«Индексация» дигән татлы сүз. Дефляциягә мәдхия урынына

Планета масштабындагы ковид-протестларны бүген бәяләр күтәрелүгә каршы урам  хәрәкәтләре алыштыра. Үткән атналарда инфляциянең 9 процентка җитүенә ризасызлык белдереп, Бельгия эшчеләре урамга чыкты. Көнбатышның башка илләрендә дә халыклар йоклап ятмый: социаль яклау таләп итеп, урамнарга чыгалар. Протестларны басуның исә бер генә юлы бар: хезмәт хакларын күтәрү, ягъни индексация.

Пенсиясе берничә йөз сумга артып килү өлкәннәр күңеленә ләззәт бирә, айлык кереме арту бюджеттагыларны да сөендерә. Хөкүмәт хәтта шундый таләп куя: бизнес та даими рәвештә хезмәт хакларын индексацияләргә тиеш. Бюджетка бәйсез эшмәкәрләрнең исә хезмәт хакын арттыруның җиңел бер генә юлы бар: җитештерелгән товарга бәяне күтәрәсең. Индексация дигәндә, сүз бит күбрәк эшләтеп, күбрәк түләү турында түгел, ә бер үк күләмдәге хезмәткә түләүне арттыруны күз алдында тота. Социаль юнәлешле министрлыклар кулында бизнесны эшләүчегә күбрәк түләтүнең механизмнары бар. Әйтик, «минималь хезмәт хакы» дигән төшенчә. Шуны арттырдыңмы, бизнес минимальдән кимрәк түли алмый. Маховик шулай әйләнә: илдә уртача хезмәт хаклары квартал саен артып тора. Хезмәт хакының артуы хөкүмәтнең финанс блогы өчен дә сөенечле, чөнки зуррак керемнән зуррак салымнар түләнә. Пенсия фондына взнос та күбрәк керә. Бу исә аңлашыла инде: пенсияләрне индексацияләү мөмкинлеге ача. Хезмәт хакларын түләүнең бу схемасын карасаң, барысы да ал да гөл кебек: тормыш яхшыра дигән иллюзия туа. Бу иллюзия массаларда протест потенциалын юкка чыгара, чөнки киләчәккә матур өметләр уята. Әмма ул өметләр һәрвакытта да «инфляция» дигән диварга килеп бәрелә. Әйтик, ун ел рәттән даими индексацияләнгән хезмәт хакына һәм пенсияләргә без ун ел элек сатып алганга караганда күпкә кимрәк товар сатып ала алабыз. Индексация зуррак булган саен, инфляция куәтлерәк. Бәяләр гадәттә индексация турында игълан итүгә үк үсә башлыйлар. Социологлар моны инфляцион көтү (инфляционные ожидания) нәтиҗәсе дип атыйлар. Чиновниклар моннан бик оста файдалана: индексация турында сүз берничә ай алдан кузгалтыла, кешеләр акча арту өмете белән яшәгәндә, инфляцион көтү тәгәрмәче бәяләрне акрын гына өскә этә һәм бюджет шул рәвешле индексация өчен мая туплый.

https://vatantat.ru/2022/06/85857/

1990 нчы елларда, без, ыргылып, базар икътисадына килеп кергән чакта, шундый закон бар иде: бюджеттагыларның хезмәт хакларын квартал саен инфляция күләмендә индексацияләргә. Ул законны без ун елга якын үз җилкәбездә күтәрдек. Сиксәненче еллар торгынлыгында тотрыклы рәвештә кулга ике йөз сум хезмәт хакы алып килгән бәндәләр бик тиз арада мең сум һәм йөз меңләгән сумлык хезмәт хакларына ияләндек. Деноминация (акчаның нульләрен кисү) алдыннан бу фәкыйрегез кулына айга миллион сумга якын хезмәт хакы ала иде. «Айның соңгы көннәре бигрәк тә авыр, аеруча соңгы утыз көне» дигән афоризмны бөтен нечкәлеге белән аңлый идек без, фәкыйрь миллионерлар, ул чакта. Ике меңенче елларда ничектер теге инфляция күләмендә индексация турында закон онытыла төште. Хезмәт хакы арту бәхетен бюджеттагылар берничә елга бер генә татый башлады. Ел саен даими рәвештә пенсияләр генә индексацияләнә һәм алары да Росстат күрсәткән инфляция дәрәҗәсендә генә иде. Инфляция турында сөйләгәндә, Росстатның бик кысмыр икәнен беләбез бит инде. Әмма даими индексация пенсияләрне арттыра иде барыбер. Шундый вазгыять урнашты: бюджеттагыларның хезмәт хаклары өлкәннәр пенсиясе белән тигезләшә, хәтта кимрәк тә була башлады. Бераз соңга калып, вазгыятьне төзәтергә уйладылар: бюджеттагыларның төбәктәге уртача хезмәт хакына бәйле хезмәт хаклары турында указлар пәйда булды. Индексациянең ул формасы тормышка ашырылып ук бетмәде, билгеле, чөнки федераль бюджет мәсьәләне төбәк бюджетлары өстенә тапшырып, проблемадан җайлы гына котылды. Төбәк бюджетлары исә һәрвакытта да кысыр һәм мәсьәләне акча басу юлы белән хәл итә алмыйлар иде.

Индексация – финанс наркотигы ул, сызлауны вакытлыча басып тора, әмма ахыр чиктә авырту көчәя генә. Язмада мин шул фикерне дәлилләргә теләгән идем. «Индексация бөтенләй булмаса, тормыш ничек булыр иде?» дигән сорауга 24 февральдән соңгы тормыш җавап бирә. Бәяләрнең март шашынуын онытмадык бит әле. Төзелеш материалларына үткән елгы бәяләр котыруы да истә. Силуанов җитәкчелегендәге хөкүмәтнең финанс блогы үзен бик саран тота килеп туган вазгыятьтә. Пенсияләрне индексацияләү көттереп кенә һәм саран гына тормышка ашырылды. Хезмәт хаклары кемнекедер кимеде, кемнекедер арткандыр да, мөгаен. Әмма тоташ рәвештә базарга инфляция күләмендә акча чыгарып ташлау булмады. Һәм без нәрсә күзәтәбез?

Яңа салым режимы. Нинди үзгәрешләр көтәргә?

Тормыш авырайды, әлбәттә. Ашарга акча җиткерү кыенлаша башлады. Төзелеш турында сүз дә алып барып булмый. Торак базары ихтыяҗның кискен кимүен күрсәтә. Хезмәт хакларының кискен артуына өмет булмау сәбәпле, процент ставкалары төшерүгә карамастан, кешеләр кредит алырга ашыкмыйлар. Нәтиҗәдә төзелеш материалларына бәяләр сизелерлек түбәнәя башлады. Росстат һәм хөкүмәт дефляция турында сүз кузгаттылар. Нәрсә генә дип әйтмәсеннәр, дефляция – уңай күренеш ул. Кризистан чыгуның алшарты – бәяләрнең түбәнәеп тотрыклануы. Инфляция һәм индексация исә – банкирлар тегермәненә су коя торган елгалар гына алар. Һич кенә дә икътисади алгарышка хезмәт итмиләр. Бәяләр төшүнең тагын бер уңай ягы бар: кешеләр исраф итүдән туктый, товар бик кирәк булганда гына алалар. Арзанаю көтелә икән, нигә дип товар җыярга ди әле.

Дефляция нәтиҗәсендә бюджетка акча керү кими, әлбәттә. Тик чишелә торган проблема бу. Бердән, индексация өчен акча кирәк булмаячак, бюджетның башка чыгымнары да арттыруны таләп итмәячәк. Хезмәт хаклары түгел, ә халыкның реаль керемнәре артачак. Бизнес та дефляция шартларында үзен башкача тотарга гадәтләнәчәк. Бәя арттыру хисабына түгел, ә үзкыйммәтне киметү һәм товар әйләнешен яхшырту хисабына гына үсеп булачагына төшенәчәк. Соңгысы сыйфатны яхшыртудан башка була алмый. Димәк, фәнни-техник яңарыш өчен акча тотарга туры киләчәк. Хөкүмәт курыккан дефляция менә нинди потенциаль мөмкинлекләр ачачак. Эшмәкәрләр кул астындагы белгечләрдән чын мәгънәсендә квалификация таләп итә башлаячаклар. Хезмәт базарыннан чын белгечләр эзләү башланачак. Яңа шартларда чын талантларны эзләү башланды да инде. Эш бирүчеләр хезмәт базарын бернигә дә ярамаган кандидатлар басудан зарланалар, чөнки нәтиҗәле эш күрсәтә алмаучыларны массакүләм кыскартулар башланган һәм шулар эш эзли. Компетенция юк, ә күккә ашкан хезмәт хаклары сорыйлар, дип әйтә җитәкчеләр. Бизнес беренче тапкыр йөз сәләтсез хезмәткәрне йөз талантка алыштыруның (соңгыларына күбрәк хезмәт хакы түләргә туры килсә дә), икътисади яктан күпкә отышлырак булуын аңлый башлады. 34 хезмәткәрнең 28ен яңага алыштыру нәтиҗәсендә керемнең дүрт тапкыр, табышның җиде тапкыр, уртача хезмәт хакының 35 процентка артуын әйтүче эшмәкәр бар. Икътисад дефляция рельсларына басса, барлык бизнесның талантлар эзләвенә юлыгыр идек. Ихтыяҗ бар икән, тәкъдим барлыкка киләчәк ул. Эшсез калучыларга квалификациясен үстерү белән шөгыльләнергә туры киләчәк. Эштән куылганчы ук, компетенцияне кайгыртуның уңышлы икәнен аңлау туачак. Мәгариф системасына бөтенләй башка таләпләр куелачак. Хезмәт хакы арта икән, индексациядән башка артачак. Нәтиҗәле эш хисабына. Икътисадның инфляциягә һәм индексациягә корылган моделе тупыйкка килеп терәлде бит инде. Мәйданга дефляция чыга икән, аннан курыкмаска, киң юл ачарга, аның потенциалын файдаланырга гына кирәк. Россиягә тарих беренче тапкыр шундый үсеш мөмкинлеге бирә. Ул мөмкинлекне файдаланыр өчен махсус хәрби операция төгәлләнергә, тышкы сәясәт дипломатик җайга салуларга көйләнергә тиеш, билгеле. Арзанлы һәм сыйфатлы товар алдында барлык санкцияләр дә чигенәчәк. Җир шары күләмендә экологик, энергетик, азык-төлек һәм  социаль проблемаларны бары тик дефляциядән соң килә торган тотрыклы бәяләр аша гына хәл итеп була. Әмма процент капиталына корылган икътисад моделе безне инфляцияле һәм индексацияле тормыш кысаларында тотарга омтылачак. Без ул модельнең җимерелү стадиясен күзәтәбез әле.

                                                         Рәшит Фәтхрахманов    


Фикер өстәү