Бәя күтәрелә дип кредит җыю нәрсәгә илтеп җиткерер?

Россиялеләр, котырып, микрофинанс оешмаларыннан еллык 350 процент тирәсе ставка белән кредит ала. Рибачылар кармагына эләгүчеләр саны 11,9 миллионга җиткән инде. Бу икътисади яктан актив халыкның 15,8 проценты икән. Эш яшендәге һәр алты-җиде кешенең берсе, очны-очка ялгау өчен теләнеп, банкир-мошенниклар катына бара. Быелның беренче яртысында андыйларның саны 2,26 миллионга арткан.

Гадәти банктан кечерәк процент белән кредит алганда да, аны түләү өчен кысылып яшәргә, гаилә бюджетын үзеңне талаучылар файдасына көйләп корырга туры килә. Ни өчен халык, кредит сорап, банкларга бармый, микрофинанс оешмалары ишеген кага? Сорауның җавабы гади: бурычка акча җыеп, аны түли алмыйча, кредит тарихын буяп-пычратып бетергән бу катлауга инде банклар кредит бирми. Ә микрофинанс оешмалары (МФО) бирә, чөнки аз күләмдә (утыз мең сумнарга кадәр генә) тамызалар, икенчедән, процентлар коточкыч зур булганлыктан, берникадәр клиент эзәрлекләүләрдән муенына элмәк салып качса да, калганнар түләгән акча майда-балда йөзәргә җитәрлек була. Әле түли алмаучылар муенына пеня-штраф дигән камытлар да киертелә, процентка шулар да өстәлгәч, бик зур суммада акча килеп чыга. Бүген 5,4 миллион тирәсе клиент микрокредитын вакытында кайтара алмыйча, пенялар белән камчылана икән. Һәр ике кешенең берсе бурычын берничә тапкыр арттырып кайтару өстенә штраф түләп тә азаплана, димәк. Хезмәт хакы алганчыга кадәр бурычка 5 мең сум алып, берничә ел эчендә әҗәте 5 миллионга җитүчеләр турында еш ишетергә туры килә иде алдагы елларда. Күп илләрдә МФОлар тыелган, Россиядә алар чәчәк ата, судлар гадәттә кредитоманнарны түгел, кредиторларны яклый.

Шулай да кеше үзенең авыр финанс хәлендә бу очракта үзе гаепле. Һәркемнең үз җилкәсендә башы бар, ул уйлау өчен бирелгән. Тагын бер нәрсә бар: микрокредитлар белән гарип-гораба түгел, күбрәк типсә тимер өзәрдәй ирләр шөгыльләнә. Илдә хәзерге вакытта вазгыять шундый: төзелешкә бардыңмы, айга йөз меңгә кадәр, хәтта аннан да күбрәк акча эшләп алу кыен түгел. Эшче кулларга кытлык бәяләрне шулай күтәрде. 15–20 мең сумны бурычка сорап, барып чыккан хөрәсән ялкаулары гына МФО ишеген кага. Болар әле тагын туганнарыннан, танышларыннан 3–5 мең сум акча теләнеп, аны кире кайтарудан баш тарткан, шуңа күрә аларга инде бурычка беркем берни бирми.

Бу юллар авторын мәсьәләнең бөтенләй башка ягый борчый. Ни өчен кешеләр, ачыктан-ачык оттырышлы булуын күрә торып, кредит җыя? Ә бит банкка теләнеп барган һәркем үз кесәсен генә саегайтмый, безнең – беркайчан да кредит алмаучыларның –кесәсенә дә керә бит. Бәяләрнең ашкын күтәрелүе, шуңа карамастан, кайбер товарларның кытлыгы – нигездә шулар намусында. Әйе, әйе, кешеләр, бәя күтәрелә дип, кредит җыя. Бүген алмасаң, иртәгә кыйммәткәрәк төшәчәк, быел төземәсәң, киләсе елга бермә-бер күбрәк акча чыгарып салырга туры киләчәк дип, төзелешкә тотыналар. Инфляция ясалма ихтыяҗ китереп чыгара, ясалма ихтыяҗ инфляцияне өскә куа.

Хәзерге хөкүмәт даирәләрендә инфляция икътисади үсешкә китерә дигән фикер өстенлек алган. Әмма ул фикер чынбарлыкта расланмый. Башта бер урында таптану, аннан түбәнгә китү башлана. Менә бүген чиплар җитешмәү сәбәпле, автомобиль заводлары ябыла икән, моңа нигездә кәгазь акчаның күплеге гаепле. Кара акыл белән генә уйлыйк әле: иртәгә товарны ике тапкыр кыйммәткәрәк сатып булса, син аны бүген сатачаксыңмы? Ә менә сатып алучы бүген үк алырга тырышачак. Дефицит менә шулай туа да инде. 2008–2010 елгы кризиска кадәр, хөкүмәтләр кәгазь акча басуда бераз чама беләләр иде әле. Шул елларда күп итеп кредит бирү, уртача хезмәт хакларының үсеше белән ярышу башланды һәм кешелек җәмгыятен ул һәлакәткә таба алып бара. Финанс катастрофасы гына түгел, экологик һәлакәт тә, климаттагы кире кайтарып булмый торган үзгәрешләр дә –  асылда инфляция нәтиҗәсе алар.

Чын һәм табигый үсешкә бары тик тотрыклы бәяләр, хәтта аларның бераз гына түбәнәюе (дефляция) генә хезмәт итә ала. Әмма финанс хакимиятләре моны танымый, танырга теләмиләр, чөнки аларның бөтен байлыгы инфляцион куык нәтиҗәсендә тудырыла. Берәүләр байый, ә миллионнар бөлә торган вазгыять инфляциядән башка була алмый. Финанс сәясәтен теге берәүләр эшләгәнгә күрә, шулар инфляция тәгәрмәчен туктаусыз әйләндерә дә инде. Аек акылга мөрәҗәгать итик әле: товарның бәясе киләсе елга бер процентка гына арзанайса да, адәм баласы, кредит сорап, банкка барамы? Юк, әлбәттә, чөнки банкка түлисе процентларны үз кесәңә җыеп барсаң, киләсе елга син арзанлы товарны җиңелрәк алачаксың. Ә банкирлар нишли ул вакытта? Алар кем хисабына яши һәм байый? Менә шуңа күрә хәзерге финанс олигархиясе теше-тырнагы белән дефляциягә каршы. Гади халыкның хәлен җиңеләйтә, тегеләрнекен авырайта бит ул бәяләр төшү. Бәяләр төшкәндә тир түгеп эшләргә, товарны алсыннар өчен сыйфатын яхшыртырга, үзкыйммәтен төшерү өчен армый-талмый баш ватарга туры килә. Ә инфляция шартларында, киресенчә, тиз туза торган сыйфатсыз товар тоттырасың кешегә. Ватылгач, яңасын алсын, дисең.

Тагын бер кызык ягы бар кәгазь акча очсызлануның. Кешелек җәмгыяте чүп таулары астында калып бара бит инде. Бу – яшәү өчен кирәгеннән артык күп товар җитештерү нәтиҗәсе. Бер генә тапкыр кулланыла торган теш чистарткычлар, бер генә тапкыр кулланыла торган савыт-саба, хәтта бер генә тапкыр кия торган кием-салым… Болар барысы да кешеләр кыйммәтлерәк башка товарларны күпләп алсын өчен җитештерелә. Әйтик, япон кунакханәләре, кыйммәтле номерларга кешеләр кызыксын өчен, бушлай теш чистарткычлар куя башлый бервакыт. Хәзер моны тыярга телиләр бугай инде. Бушлайның бәясе кыйммәтле эченә кергән була инде ул барыбер. Бушка килде дигән иллюзия генә тудырыла.

Хәзерге икътисад фәненең тагын бер догмасы бар: дефляция шартларында җитештерү кими, заводлар ябыла, кешеләр эшсез кала дип аңлаталар. Ләкин алар хәзерге инфляция шартларында да ябыла, кешеләр эшсез кала. Бәяләр күтәрелә, ә син эшсез, кичә туплаганың бүгенгә ярамый инде. Бу бит – тагын да коточкычрак хәл. Бәяләр төшкәндә эшсез калу белән бәяләр күтәрелгәндә эшсез калу – икесе ике нәрсә. Дефляция шартларында син азрак хезмәт хаклы эш табып та тормыш дәрәҗәсен түбәнәйтми саклый аласың, инфляция чорында хезмәт хакының үсүе дә булышмый.

Бәяләр тотрыклы булганда, хәтта түбәнәйгәндә дә уңышлы үсеп булуның бер мисалы – Татарстанда сөт җитештерү. Сөтнең хәзерге сатып алу бәяләре 2010 елгы корылык вакытында урнашкан иде. Унбер ел эчендә башка әйберләргә бәяләр тапкырлап диярлек үсте, авыл хуҗалыгы товарларының сатып алу бәяләре шул килеш калды. Мондый шартларда сөт җитештерү түбәнәергә, хәтта бөтенләй диярлек туктарга тиеш иде. Хәзер карыйк әйдә, эш ничек тора. 2014 елда Татарстанда гыйнвар – июль айларында 672 мең 772 тонна сөт савылган. 2021 елның шул ук чорында бу сан 846 мең 775 тоннага җиткән. Бу гадәттән тыш корылык шартларында бит әле. 2014 елның җиде аенда йөз гектарга 169 центнер сөт туры килсә, быелның авыр шартларында бу сан – 212 центнер. Җитештерү ел саен арта. Җитештерүне арттырмасалар, авыл хуҗалыгы предприятиеләре әллә кайчан тулысынча бөләр иде, чөнки инфляция шартларында бәянең тик торуы аның түбәнәюенә тиң ул. Бәя түбәнәйсә, күбрәк җитештереп кенә отып була. Куегыз менә шундый шартларга нефтьчеләрне, энергетикларны – алар, үзкыйммәт арта, бәяләрне күтәрми булмый дип зар елыйсы урынга, җиң сызганып эшли башлар иде. Сумның курсы да ул чакта бер долларга 75 сум түгел, 7 сум 50 тиен торыр иде. Хезмәт хаклары котырып үсмәс иде, билгеле, әмма булганына да кредитларсыз җырлап яшәр идек.

Авыл хуҗалыгында үсеш мөмкинлекләре бик зур әле. Чагыштырыйк: Әтнә районында 2014 елның беренче җиде аенда йөз гектарга 509 центнер сөт сауганнар. Бу республиканың ул чактагы уртача күрсәткеченнән 3 тапкыр артык. Быел әтнәлеләр йөз гектарга җиде айда савылган сөт күләмен 1088 центнерга җиткергән инде. 2014 ел белән чагыштырганда ике тапкырдан да күбрәк. Ә республиканың уртача күрсәткечен инде 5,1 тапкыр узып киткәннәр. Менә боларның тәҗрибәсен бөтен җитештерү тармакларына күчерергә иде, әмма моның өчен бәяләр үсешен туктатырга кирәк шул. Акча басудан һәм кредит өләшүдән тыелырга.

                                                 Рәшит Фәтхрахманов

Фото: pixabay.com


Фикер өстәү