Путин йөкләмәсе буенча пенсионерларга унар мең сум сум түләү өчен 454 миллиард сум бүлеп бирелә

Россиядә пенсионерларга бер тапкыр түләү өчен 454 миллиард сум акча бүлеп биреләчәк. Россия Президенты Владимир Путин йөкләмәсе белән гражданнар сентябрь аенда бер тапкыр ун мең сум акча алачак. Бу хакта Россия Хөкүмәтенең матбугат хезмәте хәбәр итте.

«Илбашы пенсия рәсмиләштергән кешеләрнең барысын да 10 мең сум күләмендәге бер тапкыр бирелә торган пособие белән тәэмин итәргә кушты. Акчаны шулай ук эшләүче һәм хәрби пенсионерлар да алачак. Әлеге максатларга Хөкүмәт барлыгы 454 миллиард сумнан артык акча бүлеп бирәчәк», — дип белдерде Россия Премьер-министры урынбасарлары белән үткәргән киңәшмәдә.

Әлеге акчалар пенсионерларга коронавирус пандемиясе чорында барлыкка килгән өстәмә чыгымнарын компенсацияләргә ярдәм итәчәк. Шунлыктан аларның үз ияләренә мөмкин кадәр тизрәк, «өстәмә формальлекләрдән башка гына, үзләренә ничек уңайлы булса, шулай» барып җитүе бик тә мөһим, дип белдерде ул.

Россия Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы хәбәр итүенчә, Россиядә яшәүче 30,7 миллион пенсионер киләсе атна ахырына кадәр унар мең сум акча алачак.


Фикер өстәү