Татарстанда җылы, әмма тотрыксыз һава торышы сакланачак. үз Бу турыда Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге хәбәр итә.
Иртәгә, 10 июньдә, алмашынучан болытлы һава, төнлә һәм көндез урыны кыска вакытлы яшенле яңгырлар явуы көтелә.
Төньяк-көнчыгыштан һәм көнчыгыштан уртача тизлектә җил исәчәк. Яшен вакытында җил секундына 15-18 метрга кадәр җитүе ихтимал. Төнлә — 11-16, көндез 23-28 градуска кадәр җылы булачак.
Синоптикларның фаразынча, алдагы көннәрдә республика территориясендә җылы, әмма тотрыксыз һава торышы булачак. сакланачак.