Алтынчы чакырылыш Дәүләт Советының утыз өченче утырышы 14 июльдә үткәреләчәк

Алтынчы чакырылыш Дәүләт Советының язгы сессиясендәге соңгы – утыз өченче утырышы 14 июльдә үткәреләчәк. Парламент Президиумы утырышында шундый карар кабул ителде. Депутатлар 19 мәсьәләне, шул исәптән республиканың 3 законы проектын, 6 федераль закон проектын һәм Россия төбәкләре законнар чыгару органнарының ике мөрәҗәгатен карап тикшерергә җыена.

Дәүләт Советы Рәисе көн тәртибенә кертелгән мәсьәләләрне карауга керешкәнче, гадәттәгечә, соңгы вакытларда республикада булып узган әһәмиятле вакыйгаларны билгеләп үтте. Фәрит Мөхәммәтшин сайлау кампанияләре чорында кешеләрдән җыелган тәкъдим-наказларны үтәүгә аерым тукталды.

Дәүләт Советы Секретаре Лилия Маврина әйтүенчә, утырышның көн тәртибенә кертелгән ике республика законы проекты (күпфатирлы йортларда гомуми милекне капиталь төзекләндерү һәм урманнардан файдалану турында законнарга үзгәрешләр кертү хакында) беренче укылышта каралачак. Җир өсте  электр транспортында пассажирлар һәм багаж йөртүне оештыру турында законга үзгәрешләр кертүне күздә тоткан закон проекты исә икенче укылышка әзерләнгән.

Шулай ук Дәүләт Советының Дәүләт Думасына ике закон инициативасы (Административ хокук бозулар турында Россия Кодексына, мәгълүмат, мәгълүмати технологияләр һәм мәгълүматны саклау турында федераль законга үзгәрешләр кертү буенча) карап тикшереләчәк. Биредә сүз Россия субъектларының дәүләт символларына карата ихтирамсызлык өчен административ җаваплылык билгеләү турында бара.

Язгы сессиянең соңгы утырышы кысасында Әлки районы Сихтермә-Хузангай авылы исемен үзгәртү турында Дәүләт Советы карары проекты буенча фикер алышу да булачак әле. Исегезгә төшерәбез: Әлки районы советы Сихтермә-Хузангай авылында яшәүчеләр исеменнән Дәүләт Советына авылның тарихи – Сихтермә (чуаш телендә «бишек» дигәнне аңлата) исемен кире кайтаруны сорап хат юллаган иде.

«Мәрхәмәт» хатын-кыз депутатлар берләшмәсе утырышның көн тәртибенә авыллар һәм бистәләрдә яшәүче аналарга өченче баласын тудырганнан соң бер тапкыр түләү билгеләү зарурилыгы турында Россия Хөкүмәте Рәисе Михаил Мишустинга Дәүләт Советы мөрәҗәгатен карап тикшерүгә кертергә тәкъдим иткән.

Моннан тыш утырышта парламентның беренче яртыеллыгындагы эшенә йомгак ясалачак. Бу җәһәттән Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшинның чыгышы көтелә.

Президиум утырышында шулай ук Татарстан Үзәк сайлау комиссиясен оештыру мәсьәләсе каралды. Быел сентябрь аенда аның вәкаләтләре срогы чыга. Үзәк сайлау комиссиясе 14 кешедән торырга тиеш. Җидесен – Дәүләт Советы, калганнарын Татарстан Президенты билгели.


Фикер өстәү