Депутатлар 17 нче утырышка әзерләнә

Алтынчы чакырылыш Дәүләт Советының унҗиденче утырышы 26 ноябрьдә узачак. Парламент президиумы утырышында шул мәгълүм булды. Депутатлар 30 мәсьәләне карап тикшерүгә җыена, шул исәптән 12 республика законы проектын һәм 9 федераль закон проектын.

Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин көн тәртибенә кертелгән мәсьәләләрне карап тикшерүгә керешкәнче, гадәттәгечә, соңгы вакытларда республикада булып узган кайбер әһәмиятле вакыйгаларны билгеләп үтте. Ул үзара салым механизмын киңәйтү турында Дәүләт Советының закон инициативасына аерым тукталды. Республика парламентының муниципаль берәмлекләрдә генә түгел, бәлки торак пунктлар территориясенең бер өлешендә генә дә үзара салымны оештыру тәкъдимен Дәүләт Думасы депутатлары һәм сенаторлар хуплаган. «Федераль закон 20 ноябрьдән үз көченә керә, – диде Дәүләт Советы Рәисе. – Хәзер микрорайоннарда һәм шәһәрнең төрле территорияләрендә гражданнар җыеннарын үткәрергә мөмкин. Шулай итеп, без халыкны җирле әһәмияттәге мәсьәләләрне хәл кылу процессына ныграк җәлеп итәчәкбез».
Депутатлар Дәүләт Советының унҗиденче утырышында иң элек 2021 елга һәм планда каралган 2022, 2023 еллар чорына Татарстан Республикасы бюджеты турында закон проектын (икенче укылышка әзерләнгән) караячак. Закон проектына Министрлар Кабинетыннан, парламентның профильле комитеты, КПРФ фракциясеннән һ.б. барлыгы 357 төзәтмә кергән. Закон проектын Бюджет, салым һәм финанс комитеты утырышында карап тикшерү барышында төзәтмәләрнең бер өлеше төшереп калдырылган. Шуңа күрә парламентчылар Дәүләт Советы утырышында 337 төзәтмәне генә караячак. Республика бюджеты белән бер үк вакытта, гадәттәгечә Мәҗбүри медицина иминиятләштерүе территориаль фонды бюджеты да карап тикшереләчәк.
Дәүләт Советы Секретаре Лилия Маврина билгеләп үткәнчә, җирле үзидарә турында республика законының 24 статьясына үзгәрешләр кертү (Татарстан башкаласы – Казан мэрын турыдан-туры сайлау турында сүз бара) һәм Татарстан Республикасы башкаласы статусы хакында закон проектлары беренче укылышка әзерләнгән.
Депутатлар унҗиденче утырыш кысасында Дәүләт Советының инвалидларга, инвалид белән яшәүче гаиләләргә җир кишәрлекләрен беренче чиратта бирү тәртибен һәм шартларын закон нигезендә җайга салу мәсьәләсе буенча Дәүләт Думасы Рәисе Вячеслав Володинга мөрәҗәгатен карап тикшерәчәк. Унҗиденче утырышта шулай ук 2019 елда мәгарифне үстерү программаларын тормышка ашыруның барышы турында Министрлар Кабинеты доклады тыңланачак.
Президиум утырышында Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин күпьеллык актив эшчәнлек, парламент белән хезмәттәшлек, республикадагы барлык хакимият дәрәҗәләренең диалогына уңайлы шартлар тудырган өчен Президент Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәровка Рәхмәт хаты тапшырды.


Фикер өстәү