Парламентның кырык сигезенче утырышы 19 октябрьдә үткәреләчәк

Парламентның кырык сигезенче утырышы 19 октябрьдә үткәреләчәк. Дәүләт Советы Президиумы утырышында шундый карар кабул ителде. Мәсьәләләрнең бер өлеше каралганнан соң, тәнәфес игълан ителеп, утырыш 2 ноябрьдә дәвам иттереләчәк. Анда киләсе елга республика бюджеты турында закон проекты беренче укылышта кабул ителергә тиеш.

Депутатлар көн тәртибенә кертелгән мәсьәләләргә тотынганчы, Фәрит Мөхәммәтшин тәкъдиме белән, 12 нче чакырылыш ТАССР Югары Советы депутаты, 1 нче чакырылыш Дәүләт Советы депутаты Гелий Кобелевның (89 нчы яшендә вафат булган) истәлеген бер минутлык тынлык белән искә алды.

Дәүләт Советы Рәисе соңгы вакытлардагы төп вакыйгаларга күзәтүне Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановның 2024 елга Дәүләт Советына Юлламасыннан башлады. «Республиканың эчке һәм тышкы хәле анализланган чыгышта төбәк эшчәнлегенең барлык өлкәләренә кагылып үтелде, – диде парламент башлыгы. – Билгеләнгән юнәлешләр буенча эшләү өчен Хөкүмәт белән берлектә Юлламада куелган бурычларны тормышка ашыру чаралары булдырылды».

Фәрит Мөхәммәтшин шулай ук  «РОСТКИ: Россия һәм Кытай – үзара файдалы хезмәттәшлек» халыкара форумын, Россия, Һиндстан, Кытай, Бразилия, Белоруссия, Казахстан, Үзбәкстаннан килгән 400 кунак катнашында II Казан халыкара юридик форумын, Россия белән Үзбәкстан арасында төбәкара хезмәттәшлек форумын, Татарстан Дәүләт Советы белән Алтай Республикасы Дәүләт Җыены арасында хезмәттәшлек турында килешүгә кул куелуын  һәм башка чараларны искә төшереп үтте.

Дәүләт Советы Секретаре Лилия Мавринаның тәкъдиме белән Дәүләт Советының кырык сигезенче утырышын 19 октябрьдә үткәрү һәм тәнәфестән соң 2 ноябрьдә дәвам итү турында карар кабул ителде. «2024 елга республика бюджеты турында закон проектын җентекләп тикшерү зарурилыгына бәйле бу, – дип билгеләп үтте ул. – Бу вакытка кадәр комитетларда, парламент тыңлауларында, шулай ук муниципаль берәмлекләрдә бюджет буенча фикер алышулар төгәлләнергә тиеш».

Лилия Маврина әйтүенчә, парламентның чираттагы утырышының көн тәртибенә 30 мәсьәлә, шул исәптән  17 Татарстан законы проекты кертелә. Шуның 15е – беренче, 2се  икенче укылышта каралачак.

Депутатлар  2024 елга, 2025 һәм 2026 еллар план чорына республика бюджеты турында, Мәҗбүри медицина иминиятләштерүе территориаль фонды бюджеты турында Татарстан Республикасы законы проектларын карап тикшерәчәк.

Беренче укылышка шулай ук Татарстанның кайбер законнарына үзгәрешләр кертүне күздә тоткан закон проектларын, шул исәптән «Татарстан Республикасында җирле үзидарә турында», «Татарстан Республикасында кече һәм урта эшмәкәрлекне үстерү турында» һәм башка шундый закон проектларын карап тикшерү тәкъдим ителә.

Моннан тыш, Лилия Маврина сүзләренә караганда, Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты «Татарстан Республикасында гражданнарны ватанпәрвәрлек рухында тәрбияләү турында» закон проектын кертә. Аны Дәүләт Советына үтмәгән сәяси партияләр вәкилләре катнашында карап тикшерү күздә тотыла.

Утырыштан соң Президиум әгъзалары Лаеш районы Столбище бистәсендә Татарстан Дәүләт архивында булды. Парламентчылар архивның техник тәэмин ителеше, заманча эш шартлары белән танышты. Бүгенгә анда 8 миллионнан артыграк документ саклана.


Фикер өстәү