«Оптимистлар шактый бугай безнең арада…»

Авыл турында, авыл кешеләренең уйлары, фикерләре турында яза башлагач, бер нәрсәгә игътибар иттем: чынбарлык хакында оптимистик рухта сөйләүчеләр аз икән. Сәбәпләре аңлашыла, әлбәттә. Ләкин бит шунысы да бар: зарланып тормыш бармый, кайда да алгарыш – оптимистлар кулында, уңай үзгәрешләрне дә «булдырам» дип тотынучылар ясый. «Без булдырабыз!» пафослы лозунг кына түгел, эчке шигарь икән, күп нәрсәгә ирешә кеше.

– Авылда оптимистларны фермерлар арасыннан эзлә син, – диде Мансур абый. Мин, гадәтемчә, килешмим бит инде. Адым саен киртә белән очраша кебек тоела алар миңа: бәяләр түбән, техника кыйммәт, кануннар буталчык…

Мансур абый да, гадәтенчә, мине үз мантыйгы белән шаккатыра. «Әгәр бертуктамый законнар, система, каршылыклар дип зарланалар икән, димәк, болар – булдыксызлар, – ди. – Белеп эшләсә, теләп эшләсә, бөтен көчләр булыша ул кешегә, андыйларны күп беләм мин. Үзе фермер булган, авылның дини тормышын алып барган хәзрәтне дә беләм».

– Хәзерге җир хуҗасы «отрублар» булып яшәргә тели, – ди Мансур абый.

– Хуторлар кебек, аерым хуҗалык булып, авылдан читтә, димәкчеме әллә сез? – дим. Юк икән. Авыл эчендә, җайга салынган инфраструктураны файдаланып, ләкин мөстәкыйль булып, үзләренә эшләп яшәргә теләүчеләрне әйтә әңгәмәдәшем.

– Авыл кешеләренең бер ишләре аларны яратмый инде, көнләшәләр. Гомер бакый шулай булган. НЭП заманын гына исеңә төшер. Бераз ирек бирү белән, җирне, хезмәтне яраткан булдыклылар берничә елда аякка баскан. Ә җыен ялкау, хәерчеләр аларга батрак булып ялланган, яки «ялчылар тоталар» дип әләкләп, соңрак кулак дип сөрдерүгә ирешкән. Көчле хуҗалардан курыккан хакимият янә хөрәсән әтрәк-әләм ихтыярын алга куйган.

Мансур абый тарихи параллельләр китерергә ярата. Безнең бөтен бәлабез наданлыктан дип саный ул. Бу урында мин дә килешәм аның белән.

– Менә Ватан, ил, дәүләт, хакимият диләр, әйеме? Күпләр аларны бер үк итеп күрә. Фермерлар өчен Ватан ул – үзләренең туган җирләре, эшкәрткән басу-кырлары, якыннары, туганнары… Дәүләтне яратканга түгел, менә шуларны яратканга көчләрен жәлләмичә тырыша алар. Хәзерге вакытта тормышны алга этәрүче көч шул авылда. Система белән дә, көнчел авылдашлар белән дә, табигать белән дә тарткалашалар. Үзләренең көчләренә ышанганга көчле дә, оптимист та алар.

Мансур абый белән бәхәссез генә килешеп (чөнки фермерлар белән ул күбрәк аралаша, димәк, белә), һәм саубуллашып, телефонымны куюга, күршеләремә кереп китәм. Анда безнең авылның иң җор, иң шаян кешеләренең берсе Фәрит абый яши. Әле кичә генә авыл мәзәкләрен сөйләп чыгып киткән иде. Аңа да соравымны бирәм. Оптимист, әлбәттә, ди ул. «Елап яшәргә ыштули?!»

– Миңа да гел: «Җилкәңне турайт, боегып утырма, үзеңне жәлләп утырсаң, кәкрәергә дә озак түгел», – дип кабатлап тора ул, – дип сүзгә кушыла җәмәгате Нәзирә апа. Яман чир белән көрәшкән вакыты аның.

Аз-маз сәясәт, аз-маз авыл хәлләре турында сөйләшеп утырсак та (уйлап карасаң, берсе дә әллә ни куандырырлык түгел), күршеләремнән күтәренке кәеф белән чыгып киттем мин. «Ирония судьбы» фильмының авыл варианты бездә булган икән. Фәрит абый белән. Яшь чакта, яхшы ук салмыш килеш кайтканда, өйләрне буташтырып, күршеләренә кереп, чәйләр эчеп, йокларга ята ул. Күрше Рафик абый сүзләреннән белә бу хәлләрне. Кызлары клубтан кайтты, дип уйлыйлар ишек ачылгач. Аннары шалтыр-шолтыр килеп чәй эчкән бу. Аннары тавыш тына, йокларга ятты, дип уйлыйлар. Үзләре зал ягында телевизор карап ята. Бераздан Рафик абый арткы өйгә чыкса, идәндә бер ир-ат ята. Танып ала инде, җилтерәтеп уята:

– Нишлисең безнең өйдә? – ди.

– Ә син бездә нишлисең? – ди исерек күршесе. – Бу – безнең өй. Әнә безнең шкаф, әнә безнең көзге!

Кыскасы, ике өйнең дә эчке төзелеше бер үк булып чыга. Бу хәлне соңрак көлке итеп сөйли башлыйлар.

– Кайткач, тагын кер, кызык-мызыкларны әзерләп куярмын, – дип озатып калды мине Фәрит абый. Тавышы элеккеге кебек көр булмаса да, йөзе һәрчак көләч аның. Ә тавыш булмауның сәбәбе – муенында һаман да көпшә тора. Берничә ел элек әшәке чир аңа да ябышкан иде, хәзер чигенгән, ди инде.

Сүз башым бит – Шүрәле, дигәндәй… Бүгенге дөнья, вазгыять турында оптимизм белән сөйләүчеләр аз булса да, оптимистлар шактый бугай безнең арада.

Лилия Фәттахова

Фото: krasivoe-foto.ru


Фикер өстәү