Марат Хөснуллин: Татарстан илкүләм проектларны гамәлгә ашыруда лидерлар рәтендә

Татарстан илкүләм проектларны гамәлгә ашыру күрсәткечләре буенча әйдәп баручы төбәкләр арасына керде. РФ вице-премьеры Марат Хөснуллин төбәкләр үсеше буенча Хөкүмәт комиссиясе президиумы утырышында шулай дип белдерде. Бу хакта «Татар-информ» яза.

«Түбән Новгород өлкәсе, Татарстан Республикасы, Пенза өлкәсе, Башкортстан Республикасы, Чечня Республикасы, Бурятия һәм Адыгея республикалары, Самара һәм Төмән өлкәләре, Чувашия Республикасында эшнең югары дәрәҗәдә оештырылуын билгеләп үтәсем килә», – дип санап үтте Россия Хөкүмәте башлыгы урынбасары.

ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгында «Татар-информ» агентлыгына белдерүләренчә, 2023 елда Татарстанда илкүләм проектларны гамәлгә ашыру кысаларында инде 164 объект файдалануга тапшырылган.

«Шуларның дүртесе – «Торак һәм шәһәр төзелеше», унысы – «Мәгариф», 143е – «Сәламәтлек саклау», җидесе «Мәдәният» илкүләм проекты буенча», – дип искәрттеләр ведомствода.

ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгында билгеләп үтүләренчә, 2022 елда республикада илкүләм проектлар буенча барлыгы 125 объект файдалануга тапшырылган.

Россиядә илкүләм проектлар РФ Президенты Владимир Путин инициативасы белән 2019 елдан бирле гамәлгә ашырыла.

 


Фикер өстәү