Бергә җиңелрәк! Ватан сакчыларын һәм аларның якыннарын ни борчый?

Ярдәмсез калдырмыйлар. Махсус хәрби операциядә катнашучыларның якыннары һәрвакыт игътибар үзәгендә. «Ватанны саклаучылар» дәүләт фондының Татарстандагы филиалында узган очрашуда уртак эшне көчәйтү турында сөйләштеләр.

Фонд филиалы җитәкчесе Гүзәл Удачина сүзләренчә, башка социаль оешмалар белән бергәләп эшләгәндә генә мөрәҗәгать итүчеләрнең мәнфәгатьләрен тулысынча кайгыртып була.

–  Татарстанда 45 социаль координатор бар. Бу кешеләр республиканың 19 районында эшли. Алар күрше районнарга барып та ярдәм күрсәтә, – ди Гүзәл Удачина. – Фондка килүчеләрнең күбесе түләү мәсьәләсе белән мөрәҗәгать итә. Махсус хәрби операциядән кайтучылар исә хәрби хәрәкәт ветераны статусын алу белән кызыксына.

Казан шәһәр Думасының  «Өмет» хатын-кыз депутатлар берләшмәсе тәкъдиме белән узган очрашуда Гүзәл Удачина даими булышып торучы оешмалар турында да сөйләде. Махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм итәргә теләүчеләр күп. Әйтик, Казан хосписы сәламәтлеге какшаган ир-атларны дәваларга риза икән. Андыйлар өчен 20 урын биргәннәр. Кирәк булган очракта паллиатив ярдәм дә күрсәтергә әзерләр.

– Безнең фонд геройларның исемнәрен мәңгеләштерү эшләрен дә башкара. Һәлак булган  танкист егетнең әтисе үз акчасына Лаеш районында чиркәү манарасын күтәрде. Шулай итеп, бу гамәле белән улының исемен мәңгеләштерде, – ди Гүзәл Удачина.

Казан Башкарма комитеты аппаратының социаль сәясәт идарәсе җитәкчесе Ирина Смирнова әйтүенчә, өлешчә мобилизация башлануга ук, башкалада махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм аларның гаиләләренә ярдәм итүче хезмәтләрнең эшчәнлеген җайга сала торган штаб оештырылды.

– «Игелекле Казан»да «кайнар линия» эшли башлады. Беренче өч айда бик авыр булды. Белгечләр тәүлек буе эшләде. Ул чакта нәрсәдер сораучылар түгел, ә психологик ярдәм өмет итүчеләр күп булды, – ди Ирина Смирнова. – Безгә төрле сораулар белән мөрәҗәгать итәләр. Өйләрен төзекләндерүне, сабыен карап торырга няня табуны үтенүчеләр дә, баласына репетитор яллаган өчен түләү таләп итүчеләр дә, махсус хәрби операциядә һәлак булганнарның якын кешеләрен җирләүдә ярдәм сораучылар да бар. Күптән түгел ирләре МХОда катнашучыларның гаиләләрен теплоход белән сәяхәткә алып чыктык. Шунда ике балалы ханым этенә вакытлыча урын табуыбызны үтенде. Ярдәм иттек.

Махсус хәрби операциядәге егетләрнең хәлен Ватан сугышчылары гаиләләре комитетының Татарстандагы бүлеге җитәкчесе Ангелина Галимова да яхшы белә.

– Безнең комитетка ирләре, балалары, туганнары МХОда булганнар килә. Аларның гаиләләре өчен төрле чаралар уздырабыз. Үзләрен ялгыз, онытылган итеп тоймасыннар, дибез. Әле менә күптән түгел Урман хуҗалыгы министрлыгы агач утыртуга чакырды. 6 гаиләне алып бардык. Алар бик теләп катнашты. Киләчәктә дә мондый гаиләләрне республикакүләм чараларга чакырырга кирәк, дигән фикергә килдек, – ди ул. – Ирләре хәбәрсез югалган хатын-кызлар да бар. Андыйларга ничек тә ярдәм итәсе килә. Кайвакыт гел элемтәдә булып, җылы сүзләремне кызганмыйм. Рәхмәт әйтәләр. Шушы сүзләр яңадан канатланып эшләргә көч бирә дә инде.

Ангелина Галимова август аенда егетләргә ярдәм илтеп кайткан. Андагы хәлләрне үз күзләре белән күргән. Комитет ярдәме белән алар егетләргә 20 тонна гуманитар ярдәм җибәргәннәр.

– Алар анда дингә якыная. Ураза тотучылар, намаз укучылар бар. Шуны исәптә тотып, «Мәрҗани» мәчете әзерләп биргән күчтәнәчләр, кирәк-яраклар илттек, – ди ул. – Безгә бердәм булырга, андагыларга да, мондагыларга да ярдәм итәргә кирәк.  Ирләрен, улларын, әтиләрен көтүчеләргә җиңел түгел. Югалтканнарга тагын да авыр. Шуңа да аларның хәлен әз генә булса да җиңеләйтер өчен, кулдан килгәнне эшлибез.

Гөлгенә ШИҺАПОВА

Фото: yashel-uzan.ru

 


Фикер өстәү