ОРВИ йоктыручылар саны кимегән, грипп белән авыручылар юк. Коронавирус йоктыручылар саны да фаразланганнан азрак. Белгечләр республикадагы хәзерге эпидемиологик вазгыятьне әнә шулай бәяли. Әмма саннар чаң сугарлык булмаса да, тынычланырга иртәрәк, ди алар. Вируслы чирләр баш калкыткан чорда уяулыкны югалтырга ярамый, ди табиблар. Журналистлар белән очрашуда шул хакта искәрттеләр.
Соңгы елларда халыкны дер селкетеп яшәгән коронавирус хәзер бераз йомшара төште. Тормышыбыздан бөтенләйгә үк китеп бетмәсә дә, хәзер ул, нигездә, бернинди билгеләрсез яки ОРВИ рәвешендә генә уза. Рәсми мәгълүматларга караганда, бер атна эчендә Татарстанда 229 кеше коронавирус йоктырган. Бу алдагы атна белән чагыштырганда 65 очракка күбрәк. Ел башыннан бирле республикада ковид белән барлыгы 14050 кеше чирләгән.
Авыручылар саны артса да, хәлләр фаразланганча ук мөшкел түгел, ди белгечләр. Шуңа күрә коронавирус белән авыручылар саны кисәк артып китсә дип әзерләнгән өстәмә ятак урыннарның да кирәге чыкмаган. Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының баш эпидемиологы Дмитрий Лопушов сүзләренә караганда, бу көннәрдә аларны кире сүтәргә җыеналар.
– Вируслы авырулар котырган чорда коронавирус белән авыручылар саны кискен артырга мөмкин, дип фаразлаган идек. Шуны күздә тотып, өстәмә ятак урыннар да булдырдык. Хәзерге вакытта бездә 11 вакытлыча госпиталь эшли. Аларның санын арттырмадык, – ди Лопушов.
– Хәзерге вакытта госпитальләрдә барлыгы 292 кеше дәвалана. Биредәге ятак урыннарның 27,4 проценты буш. Норматив буенча исә аларның 5–10 проценты гына буш булырга тиеш. Шуңа күрә вазгыять ял көннәрендә дә тотрыклы сакланса, коронавирус белән авыручылар өчен исәпләнгән ятак урыннар саны киметеләчәк, – ди Татарстанның баш эпидемиологы.
Бер атна эчендә Татарстанда ОРВИ белән авыручылар саны 15 процентка кимегән. Грипп белән авыруның исә бер генә очрагы да теркәлмәгән. Әмма бу тынычланырга кирәк дигән сүз түгел, ди белгечләр. Вируслы авырулар арта һәм алардан сакланырга кирәк. Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарәсе башлыгы урынбасары Любовь Авдонина, грипп белән авыручылар саны октябрь ахыры – ноябрь башында артыр, дип фаразлый. Узган ел республикада бу сан 7 ноябрьдә арта башлаган булган.
– Хәзер гриппка каршы прививка ясату өчен иң кулай вакыт. Әлегә бу чирнең бер генә очрагы да теркәлмәде. Шуңа күрә прививка ясаткач, иммунитет барлыкка килергә өлгерәчәк, – ди Любовь Авдонина.
Бу урында кызыклы гына сан да китерде ул. Баксаң, Татарстанда вакцина ярдәмендә соңгы ике дистә ел вакыт эчендә грипп йоктыру очракларын күп тапкыр (!) киметүгә ирешкәннәр икән.
– Күптән түгел генә анализ ясадык. Соңгы 22 ел эчендә гриппка каршы вакцинациягә караш шактый үзгәрде. Элегрәк аны халыкның 10 проценты гына ясаткан булса, хәзер бу күрсәткеч 50–60 процентка җитте. Шушы вакыт эчендә грипп йоктыру очраклары исә 68 тапкыр кимеде, – дип ачыклык кертте Любовь Авдонина.
Вируслы авыруларга бирешмәс өчен киңәшләр
– Чир йоктырмас өчен, алдан ук прививка ясатырга, авыру билгеләре булган кешеләр белән элемтәгә кермәскә һәм кешеләр күпләп җыела торган урыннарда сирәк булырга кирәк.
– Вируслы авырулар котырган чорда битлектән йөрү хәерле.
– Урамнан кергәч, борын куышлыгын, кулларны сабын белән яхшылап юарга онытмагыз.
– Бүлмәләрне даими җилләтергә, тузаннарны сөртеп торырга кирәк.
– Сәламәт яшәү рәвеше, дөрес туклану, физик күнегүләр һәм йокы режимы да мөһим.
Динә Гыйлаҗиева
Фото: zonakulinara.ru
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat