Татарстанда нинди маркадагы продуктны сатып алырга ярамавын әйткәннәр

Җитештерүчене “предприятие-өрәк” дип таныганнар.

Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарәсендә нинди маркадагы продуктны сатып алырга ярамавын әйткәннәр. Башкортстанның “ФРЕШ” компаниясе җитештергән яшелчә турында сүз.

Сатудагы яшелчә нитрат микъдары ягыннан тиешле таләпләргә җавап бирми. Тикшерү уздырылганнан соң оешманың интернетта күрсәтелгән адрес буенча эшләмәгәнлеге ачыкланган.

Моннан тыш Росаккредитациянең рәсми сайтында урнаштырылган бердәм реестр мәгълүматлары буенча компания продукциясенең тиешле таләпләргә туры килүе турында декларациясенең гамәлдә булу вакыты чыкканлыгы билгеләнгән.

Шулай итеп, җитештерүче “предприятие-өрәк” дип, яшелчәне мәгълүм булмаган затлар мәгълүм булмаган урында җитештергән, дип танылган.


Фикер өстәү