Бюджет турында закон проекты Дәүләт Советына кертелде

2022 елга һәм пландагы 2023-2024 елларга Татарстан Республикасы бюджеты турында закон проекты Дәүләт Советына кертелде. Документ якын араларда профильле комитетларга башлангыч карап тикшерүгә тапшырылып, парламентта республиканың төп финанс законы буенча фикер алышулар башланачак.

“Бюджет турында закон проекты Дәүләт Советына алынды, аның буенча эшлибез, – диде  Бюджет, салым һәм финанс комитеты рәисе Леонид Якунин. – Бюджет кодексында күздә тотылган барлык процедуралар үтәлде. 2022 елга керемнәр, агымдагы елдагы белән чагыштырганда, асылда 20 миллиард сумга күбрәк күләмдә каралган. Чыгымнар – – 24 миллиард сумга күбрәк.  Социаль өлкә, сәламәтлек саклау, мәдәният, әйләнә-тирә мохитне саклау кебек җиде иң мөһим өлкәне финанслауга чыгымнар арттырылган. Бюджет дефицит белән төзелгән. Аны  счетларда калган акча һәм өстәмә чыгымнар хисабына каплау күздә тотыла.

Аның әйтүенчә, бюджет проекты көтелмәгән чыгымнарны исәпкә алып булдырылган. “Пандемия дәвам итә. Шунлыктан бюджет проектында аның аянычлы нәтиҗәләрен мөмкин кадәр киметүгә средстволар бүлеп бирү күздә тотыла”, – дип билгеләп үтте Леонид Якунин.

Бюджет проекты социаль юнәлешлелеген саклап кала. Комитет башлыгы сүзләренә караганда, хәзер проект җәмәгатьчелеккә фикер алышу чыгарыла. Төрле оешмалар һәм иҗтимагый берләшмәләр тәкъдимнәре дә исәпкә алыначак, дигән сүз бу.

Алдагы өч елга муниципаль бюджетлар исә дефицитсыз төзелгән. Монысы да – Татарстанның бюджет сәяәтенең төп үзенчәлекләреннән берсе.”Россиянең башка төбәкләрендә җирле бюджетлар коммерцияле кредитлар хисабына төзелгән. Татарстанда исә  бөтенләй башкача –дефицитны каплауны республика бюджеты үз өстенә ала”, – дип басым ясап әйтте Леонид Якунин.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов керткән бюджет турында закон проекты татар һәм рус телләрендә тәкъдим ителә. Документ барлыгы 4 255 биттән тора. 11 октябрьдә Дәүләт Советында парламент тыңлаулары үткәреләчәк. 6 октябрьдә муниципалитетлар белән киңәшмә уздырылачак. 15 октябрьгә кадәр республиканың төп финанс законы парламентның барлык  профильле комитетларында каралачак, ә 15 октябрьдә Бюджет, салым һәм финанс комитеты утырышында бюджет буенча җыелма бәяләмә чыгарылачак.

Шуннан соң гына бюджет турында закон проекты өч укылышта карап тикшереләчәк. Бюджетны беренче укырылышта караганда, гомуми финанс күрсәткечләре (керемнәр һәм чыгымнар күләмнәре, дефицит күләме) расланыла.

2022 елга һәм пландагы 2023-2024 елларга  Татарстан Республикасы бюджеты турында закон проекты Дәүләт Советының рәсми сайтына урнаштырылачак.

Дәүләт Советына, республика бюджеты белән беррәттән, Мәҗбүри медицина иминиятләштерүе территориаль фонды бюджеты турында закон проекты да кертелгән.

 

 

 

 

 

 

 


Фикер өстәү