Кризис янамый, әмма бәяләр үсәчәк

Европа һәм Кытайдан аермалы буларак, Россиягә энергетик кризис янамый. Киресенчә, газга рекордлы бәяләр фонында Россиянең ташкүмер компанияләре Көнбатышка чимал озатуны арттырырга җыеналар.

Дөрес, бәяләр бездә дә үсәчәк. Федераль хөкүмәт әле яңа гына 2022–2024 елларга тарифлар сәясәтен билгеләде. Федераль бюджет проектыннан күренгәнчә, ел саен электр энергиясенә бәя 5 процентка үсәчәк. Әмма Европадагы энергетик чималга комсызлык акрынлап тагын ягулыкны кая куярга белмәү белән алышынырга мөмкин, диләр. Шуңа күрә Кремльдә Милли байлык фондындагы акчаны кысып кына тотарга, дөресрәге, тотмаска тырышалар. Үткән атна ахырында гына Кремль сайтында Путинның әмерләре исемлеге эленде. Әлегә кадәр Милли байлык фонды эчке тулай продуктның 7 процентыннан артып китсә, капчыкны чишеп, акчаны тота башлыйлар иде. Президент хәзер «түшәм»не яңа югарылыкка күтәрергә – 10 процент итәргә куша. Аның бу әмере Финанс министрлыгының Дәүләт Думасына керткән бюджет проектында искә алынган. Минфин фаразы буенча, 2025 елга ук «кара алтын»га ихтыяҗ 4–5 тапкыр кимеп, баррельнең бәясе 25 долларга кадәр төшәчәк икән. Бу 2030 еллар башында ук Россиядә бюджет кысырлыгы китереп чыгарырга мөмкин дип кисәтәләр министрлык белгечләре.

1 сентябрьгә Милли байлык фондында (ФНБ) акча күләме 8,478 триллион сум тәшкил иткән. Бу – эчке тулай продуктның 7,4 проценты кадәр. Хөкүмәт капчыктагы акчаны ишәйтү нияте белән яна. 2022–2024 елларда аңа тагын 8,203 триллион сум салмакчылар. Гомуми сумма шулай итеп 16,681 триллионга җитеп, эчке тулай продуктның 11 процентын тәшкил итәр дип фаразлыйлар. Әгәр дә иске кагыйдәләр сакланса, хөкүмәт алдагы өч елда 6 триллион сум акчаны инвестицияләргә тота алыр иде. Әмма Путин «түшәм»не күтәргәннән соң, бары тик 1,5 триллионны гына файдалану мөмкинлеге кала. Бу инде нефть һәм газ сатканнан, ташкүмер озатканнан кергән акча «үле капитал» булып капчыкта ятачак, углеводородларга бәя күтәрелү безнең тормышны аз гына да җиңеләйтмәячәк дигән сүз.

Әле Себердә өр-яңа миллионлы шәһәрләр төзисе бар. Моның өчен дә зур акча таләп ителә. Билләрне кысып буу шул сәбәпле дәвам итәр дип уйлыйк. Хәер, чиновниклар урлаган акчаны кайтарып булса, тагын бер параллель бюджет төзелер иде, мөгаен. Тик чиновниклар хәзер качып котылу әмәлен эзлиләр. «Российская газета» мәгариф министрының элекке урынбасары, соңгы эш урыны Саклык банкының вице-президенты урындыгында булган Марина Ракованың илдән качуы турында материал бирә. Аны «оешкан җинаятьче төркем составында аеруча зур күләмдә мошенниклык»та гаеплиләр. Ракова «Порше» машинасына утырып юкка чыкан. Ә менә «оешкан җинаятьче төркем»гә «Порше»да урын табылмаган. Алар тикшерү изоляторында утыралар.

                                               Рәшит Фәтхрахманов

Фото: pixabay.com

 


Фикер өстәү