Газетага язылу

Дания Заһидуллина: «Киләчәк буынга Тукай иҗатының бөеклеген күрсәтә белү кирәк»

Шәхесләр турында сүз чыкканда, ниндидер яңалык көтә торган гадәт бар. Тарих төпкеленнән әллә ниләр килеп чыгар төсле. Сораулар да биреп йөдәтәбез. Тукай тормышына, иҗатына кагылышлы чараларга да хас бу.

Дания Заһидуллина: «Киләчәк буынга Тукай иҗатының бөеклеген күрсәтә белү кирәк»

«Тукай укулары – 2026» кысасында «Милли әдәби музейлар мәдәни киңлектә» дип аталган илкүләм фәнни конференциядә филология фәннәре докторы, профессор Дания Заһидуллина бу күренешкә карата үз сүзен кистереп әйтте.

– Тукайның иҗаты инде узган гасырның 20 нче елларында ук тупланып беткән. Шуннан бирле күпме томнар әзерләнгән, фәнни хезмәтләр, диссертацияләр якланган, хатлар, монографияләр бастырылган. Хәтта кайбер лекцияләрнең исемнәре шулай дип аталса да, күзгә күренеп торган яңалык эзләүдән мәгънә юк, дип уйлыйм. Моны пиар өчен генә кулланалар кебек тоела. Әмма мәсьәләнең икенче ягы бар. Бу – бүгенге күзлектән Тукай дәверенә ташланган караш. Шуңа күрә мин шагыйрьне искә алу көненә чыгыш әзерләгәндә дә фәнни яктан якын килмим, тамашачыларга фикерләремне, уйлануларымны җиткерергә тырышам. Тукай иҗаты бүгенге татар әдәбияты һәм мәдәниятендә нинди урын алып тора? Менә шул сорауга җавап эзләргә кирәк безгә. Бу җәһәттән заманында мәгърифәтче Җамал Вәлиди болай дип язып калдырган: «Вакытлар үткән саен Тукай исеме безнең бөекләребез исемлегендә язылыр. Тукайны аңлавыбыз тирәнәя барыр». Безгә әнә шул тирәнлекне аңларга кирәк. ХХ гасыр башында шагыйрьнең иҗатына бәя бирүчеләр нигездә аның авыр хәлдә, бик кыска гомер яшәгәнен күздә тотканнар. Бу, әлбәттә инде, фәнни өйрәнелешкә дә бик зур йогынты ясаган. Хәзер инде «Тукай мескен булган, ятимлектә үскән», – дип сыктап утырудан файда юк. Киләчәк буынга шагыйрь иҗатының бөеклеген күрсәтә белү кирәк.

Бу фикерләрне Татарстан Язучылар берлеге рәисе урынбасары Алинә Хисамиева да хуплады.

– Тукай укыган саен яңача ачыла, – диде ул. – Искә төшерик әле. Балачакта без Тукайның күбәләкләре, маэмайлары белән мәш килдек, үсмер чорда шул ук шигырьләр үзенә бер яңалык алып килде, җитлегә төшкәч, үзебез әти-әни булгач, тагын да башка күзлектән карарга омтылдык, ягъни шагыйрь иҗатының тирәнлеген ныграк аңлый башладык.

Конференциядә бу сүзләргә галимнәр дә, тамашачылар да, кунаклар да колак салмый калмагандыр, дип уйлыйм. Россия һәм төбәк әдәбияты, тарихы, милли әдәби музейлар үсеше һәм мәдәни мирасны саклау буенча актуаль проблемаларны колачлаган иде бу чара. Милли әдәби музейларның мәдәни код саклаучылар буларак ролен аерым игътибарга алдылар. Сүз уңаеннан, Тукай музеена туристларның да, җирле халыкның да сукмагы өзелмәвен, елына 40 меңгә якын кеше килгәнен җиткерделәр. Бу җәһәттән Татарстан Милли музееның генераль директоры Айрат Фәйзрахманов Тукай музеен «Шагыйрьнең туган йорты» дип атады.

Беренче мәлгә зурдан кубып әйтелгән кебек тоелса да, залдагы төрле илләрдән килгән төрле милләт халкын, чыннан да, Тукай берләштерә. Моңа өстәп, Татарстан Фәннәр академиясенең Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты директоры Илгиз Халиков: «Тукай мәгариф, мәдәният кебек төрле өлкәләрне дә бербөтен итә. Без аны берничек тә бүлеп карый алмыйбыз», – диде.

Конференция эшендә Татарстан, Чуашстан, Удмуртия, Мари Эл, Дагыстан республикалары, Әстерхан өлкәсе, Кырым, шулай ук Мәскәү, Казахстан һәм Төркия вәкилләре катнашты. Алар яшәгән җирлекнең һәрберсе Тукайга бәйле булып чыкты. Җаек шәһәрендәге музей директоры бу шәһәрне Тукайның «шигъри ватаны» дип атады. Россия музейлар берлегенең Әдәби музейлар ассоциациясе сәркатибе Юлия Матвеева Тукай иҗатын Александр Пушкин белән бәйләде. Филология фәннәре докторы Хатыйп Миңнегуловның «Габдулла Тукай һәм мөһажирлектәге татар әдәбияты» темасын Алма-Ата шәһәреннән килгән галимнәр дәвам иттерде. Тарих сәхифәләре аеруча кызыксындырды. Габдулла Тукай мирасын саклау һәм популярлаштыру урыннары буларак, Татарстан китапханәләрен, архивларны да телгә алдылар. Республикабыздагы төбәкләр дә кимен куймадылар. Буа, Кайбыч, Әтнә, Арча, Әгерҗе, Мамадыш, Саба районнарындагы белгечләр үз җирлекләрендә Тукай эзләрен тапканнар, истәлекләрне кадерләп саклыйлар икән.

15 апрель – Тукай вафат булган көн. Конференциядә катнашучылар өчен ул – Хәтер көне. Яңа Татар бистәсе зиратында шагыйрь каберенә чәчәкләр кую, дога кылу шуңа бәйле. Шул ук көнне Тукай музеенда «Безнең Тукай» дип аталган күргәзмә дә ачыла, «Татар поэзиясе антологиясе»нең беренче томын тәкъдим итү була. Идрис Газиев «Габдулла Тукай әсәрләре – граммофон язмаларында» дигән лекция-концерт үткәрә. 16 апрель көнне исә Татарстан Милли музеенда «Тукай эзләреннән» дигән күргәзмә эшли башлый. Бу – Габдулла Тукайның тормышына һәм иҗатына багышланган биш еллык сәнгать проекты. Анда профессиональ рәссамнарның һәм төбәкне өйрәнүчеләрнең 200 дән артык эше куелачак.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

 

 

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре