Газетага язылу

Капка төбенә чыгу: Татарстанда чистарту икеайлыгы дәвам итә

Республикада чистарту икеайлыгы дәвам итә. Ул 1 апрельдә башланган иде. Татарстанның Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы мәгълүматларына караганда, ике атна эчендә өмәләрдә 25 меңнән артык кеше катнашкан. Алар 40 мең куб метр чүп җыйган.

Капка төбенә чыгу: Татарстанда чистарту икеайлыгы дәвам итә
«Татар-информ»

Теләчедә яшәүче Люзия Якупова инде күптән йорт тирәләрен тәртипкә китереп куйган. Хәтта өй тәрәзәләрен дә юган. Без яз килүгә әзер, ди ул.

– Кар күп дип борчылсак та, ул эреп бетте. Шөкер, су басулар булмады. Инде бакчалар ачылып, җир җилләп маташа. Без генә түгел, бөтен тирә-як күршеләр дә капка төпләрен тәртипкә китерә башлады. Бездә урамнарны Май бәйрәменә кадәр чистарту гадәте бар. Агачларны буяп, чүп-чарны җыеп, урамны ялт иттереп куябыз, – ди Люзия. – Беркайчан да кемдер куша дип эшләмибез. Чисталык үзебезгә кирәк бит.

Авылларда җыештыруга зур игътибар бирелә. Сабада аеруча. Олы Кибәче авылында гомер итүче Әнисә Гатиятова ел әйләнәсе чисталык һәм тәртип сагында тора.

– Ишегалларын, өй тирәләрен җыештыра башладык инде. Язга чыккач, бөтен дөнья ямьләнә. Чүбе дә баш калкыта. Һәр кеше үз йорт тирәсен, бакча артларын да тәртиптә тота. Чүп җыймыйсың яки үләнне чапмыйсың икән, чарасын күрәләр. Шуңа күрә без бөтен эшне тиешле вакытында башкарабыз. Май бәйрәмнәрендә зиратта өмә уздырабыз. Авыл халкы бик актив, юл буйларын да тәртиптә тотабыз, – ди Әнисә апа. – Безнең капка төпләрендә бер генә артык әйбер дә юк. Авыл эчендәге юлларыбыз асфальт. Авылда торсак та, шәһәрчә яшибез. Әле менә бакчамда чәчәкләр баш калкыта башлады. Аларны җәй буе үстерәм.

Балык Бистәсендә яшәүче Гөлназ Сафиуллина чистарту башлануны көтеп ала.

– Ике ел рәттән «ЭкоЯз» бәйгесендә катнашам. Ике ай эчендә эшләгән эшләремне социаль челтәргә куеп барам. Миннән күреп, әллә ничә кеше кушылды инде. Бүләктә түгел хикмәт, үзеңне тәрбияләүдә, – ди ул. – Мәктәптә укучы балаларга кадәр өмәләрне көтеп ала. Шулкадәр зур эш эшләгән кебек йөриләр әле. Чүпне дә җиргә ташламыйлар. Улым, шушы икеайлык вакытында чүплекләрне төшереп, министрлыкка җибәрә. Ә иң рәхәт мизгел – шул чүплекләрне җыештырып алганнарын күрү. Хәзерге балалар табигатьне саклый, кечкенәдән чүпләмәскә кирәкне белеп үсә. Безне дә өйрәтәләр әле. Чисталык турында күп сөйләргә була. Әмма мин аны һәркемнең күңел халәте дип уйлыйм. Эчке дөньясы чиста кеше чүпләми дә, пычратмый да!

Авыл кешесе элек-электән йорт тирәсен чиста тоткан. Ә менә шәһәрләрдә алай ук түгел. Бөтен йортына бер тәртип салучыны очратып була. Шәһәр читендәге бистәләрдә чүплекләр аеруча күп очрый. Сер түгел, кала кешесе үз фатиры яки йортыннан чыккач, нәрсә булганы турында артык борчылмый. «Без акчасын түлибез, җаваплы кешесе карасын», – диләр. Шәһәрдә бу – гадәти мөнәсәбәт. 

– Шәхси өйләр белән күпфатирлы йортлар тоташкан урында чүп өеме хасил булган иде. Ике елдан артык тау кадәр булып ятты. Узган ел бу хакта министрлыкка фото-видео җибәргәч, районның тышкы төзекләндерү бүлегеннән килеп җыештырдылар. Шөкер, быел бу урында бер чүп тә юк, – ди Царицыно бистәсендә яшәүче Раушания Хәмитова. – Өмәләрне бик көтеп алабыз. Язгы чорда бер тапкыр җыештыру көзгә кадәр җитә. Һәркем үз яшәгән җирен чиста тотсын, берәүләр эшләгәнне пычратмасын, башкалар хезмәтенә көлеп карамасын иде. Чиста һава бөтенебезгә дә кирәк.

САН

Апрельдә республикада табигать законнарын бозуның 233 очрагы ачыкланган. Шуның 111 е чүплекләргә бәйле. Экологлар 84 беркетмә төзегән, 78 кешегә кисәтү ясаганнар. Министрлык вәкилләре автомобиль юлларын тикшереп чыккан. Алар Балтач, Тукай, Лениногорск, Яңа Чишмә, Мөслим, Буа, Бөгелмә, Арча, Алексеевск, Алабуга, Биектау районнарындагы чисталыкны урынга чыгып күзәткән. Шушы көннәрдә тагын 8 районга барачаклар. Ике атна эчендә министрлыкка халыктан 105 мөрәҗәгать килгән. Ел башыннан исә 737 зар кабул ителгән. Шуның 550 се инде хәл ителгән. Мөрәҗәгатьләрнең күбесе һава чисталыгына һәм чүплекләргә бәйле. Исегезгә төшерәбез: чистарту икеайлыгы «Экологик иминлек» илкүләм проекты ярдәме белән тормышка ашырыла.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта «Экологик иминлек» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре