Татарстан Дәүләт Советында киләсе елларга бюджет проектын тикшерә башладылар

2024 елга һәм 2025–2026 еллар план чорына Татарстан Республикасы бюджеты турындагы закон проектын Дәүләт Советына тапшырдылар. Якын арада документны профильле комитетларда тикшерәчәкләр, аннары парламентта аның буенча фикер алышу башланачак, дип хәбәр итә Дәүләт Советының матбугат хезмәте.

– Хәзер депутатлар бюджет турында закон проектын өйрәнә, – диде Бюджет, салым һәм финанс комитеты рәисе Леонид Якунин. – Алдагы еллардагы кебек үк, бюджетның керем өлешен арттырабыз. 2024 елда асылда 40 миллиард сумга арта ул. Шулай ук чыгым өлеше дә зурая.

Комитет башлыгы билгеләп үткәнчә, бюджет сәясәтенең төп юнәлешләре федераль дәрәҗәдә билгеләнгән. Болар – махсус хәрби операциягә, социаль мәсьәләләрне хәл итүгә, сәнәгатьне технологик яктан яңарту, инновацион проектлары тормышка ашыруга бәйле бурычлар. Узган атнада бу хакта Федерация Советында бюджет буенча үткәрелгән парламент тыңлауларында да сөйләштеләр. Шулай ук федераль һәм дәүләт программаларын гамәлгә ашыру да үзгәрешсез кала.

Леонид Якунин парламентка кертелгән 2024 ел бюджеты проектын «оптималь» дип бәяләде. «Агымдагы елда тагын нәрсәләргә игътибар итәргә икәнен карарга кирәк, – диде ул. – Хәлләр киеренке булып кала, чөнки санкцияләрнең йогынтысы дәвам итә. Әмма, әйтергә кирәк, сәнәгать эшли. Планлаштырылган керемнәргә карап фикер йөртсәк, алдагы өч елга кулай фараз төзелгән. Чыгымнар керемнәр белән тәэмин ителәчәк, дефицитның кинәт үсүе көтелми». Якунин сүзләренә караганда, быел керемнәр планда каралганнан алданрак та керә икән.

2024 елга төзелгән бюджет, алдагы еллардагы кебек үк, социаль юнәлешле булып кала. «Барлык социаль мәсьәләләрне хәл итүгә акча табылачак, республика программаларын тормышка ашыру дәвам итәчәк, – диде Леонид Якунин. – Бүген без бюджетны программалар буенча төзүнең республиканы үстерү өчен иң нәтиҗәле юл булып торуына инандык. Чыгымнарның 90 проценттан күбрәге программаларга кертелгән».
Татарстан Республикасы Рәисе керткән бюджет турында закон проекты ике телдә – рус һәм татар телләрендә әзерләнгән. Документ барлыгы 4934 биттән тора.

19 октябрьдә Дәүләт Советында парламент тыңлаулары үткәреләчәк. Моңа кадәр 17 октябрьдә муниципалитетлар белән видеоконференция режимында республика киңәшмәсе үткәрелергә тиеш. 24 октябрьгә кадәр республиканың төп финанс законын парламентның барлык профильле комитетларында карап тикшерү, шуннан соң Бюджет, салым һәм финанс комитетында аңа гомуми бәя бирү күздә тотыла. Соңыннан закон проекты өч укылышта каралачак.

2024 елга һәм 2025–2026 еллар план чорына Татарстан бюджеты турында закон проекты, теркәлгәннән соң, Дәүләт Советының рәсми сайтына урнаштырылачак.


Фикер өстәү