Татарстанда 3 машина бәрелешкән: ике йөртүче һәлак булган

Кичә Лениногорск янында “Лада” машинасы, “Узу тыела” билгесен санга сукмыйча, “BMW” автомобилен узу өчен каршы як полосага чыгып, “Skoda”га килеп бәрелгән. Бәрелү шуның кадәр көчле булган: “Лада” двигателе, кузовыннан аерылып, BMW салонына килеп кергән. Бу хакта “Татар-информ”га Татарстан Дәүләт автоинспекциясендә хәбәр иткәннәр.

“Лада” йөртүчесе шундук һәлак булган, ә иномаркаларның рулендә утыручылар хастаханәгә озатылган. Соңрак хәбәр ителгәнчә, Skoda автомобиленең йөртүче хастаханәдә җан биргән.


Фикер өстәү