38 яшьлек ир-ат әнисен хастаханәгә алып барганда котчыкмалы юл фаҗигасендә һәлак булган

Чиләбе өлкәсенең Дәүләт автомобиль инспекциясе хезмәткәрләре Ашинск районында кешеләрнең үлеменә китергән юл фаҗигасе сәбәпләрен ачыклый. Ведомствоның матбугат хезмәте мәгълүматларына караганда, 11 декабрьдә иртән Мәскәү – Чиләбе автомобиль юлының 1594 нче чакрымында “Лада Веста” (рулендә 1958 елгы ир-ат булган), алдагы машинаны узганда каршы яктан килүче “Nissan X-Trail” автомобиленә (йөртүчесе – 1985 елгы ир-ат) килеп бәрелгән. Шуннан соң “Лада Веста”, хәрәкәт юнәлешен үзгәртеп, ярымприцеплы “Вольво”га (рулендә – 1964 нче елгы ир-ат) килеп кергән. дип яза “Башинформ”.
Фаҗигадә “Лада Веста” йөртүчесе һәм пассажиры (1956 елгы хатын-кыз), шулай ук “Nissan X-Trail” йөртүчесе шундук һәлак булган. “Лада Веста” һәм “Nissan” ның ике пассажиры (хатын-кызлар) хастаханәгә озатылган.

“На земле Салавата” газетасы мәгълүматларына караганда, котчыкмалы авариядә Башкортстанның Салават районы Мурсалим авылыннан 38 яшьлек Альберт Солтановның гомере өзелгән. Әнисе бик нык җәрәхәтләнгән. Солтанов “Nissan X-Trail” рулендә булган. Башлангыч мәгълүматларга караганда, ул әнисен Уфа хастаханәсенә алып барганда фаҗигагә юлыккан. 20 еллык йөртүче стажын туплаган ир-егет юлларда бик игътибарлы, сак булган. Ләкин каршына “Лада” килеп чыккан… Хатыны һәм ике баласы (5,7 сыйныф укучылары) ятим калга


Фикер өстәү