Кичә кичке сәгать унда Удмуртия Республикасының Татарстан белән чиктәш Малопургинск районы юлында фаҗига булган. Бу хакта “Татар-информ” Удмуртия Дәүләт автомобиль инспекциясе мәгълүматларына таянып яза.
“Volkswagen Touran” (рулендә 44 яшьлек ир-ат булган), алдагы машинаны узарга чыккач, “чыгымчылап”, ярымприцеплы «Shacman” йөк машинасына килеп бәрелгән.
Фаҗигадә “Volkswagen” йөртүче – 26 яшьлек егет шундук һәлак булган. Пассажиры – 43 яшьлек ир-ат хастаханәдә җан биргән.