Татарстанда берьюлы өч машина бәрелешү сәбәпле 20 яшьлек кыз һәлак булган

Ике җиңел автомобиль һәм бер йөк машинасы бәрелешкән.

Кичә кичен Алексеевск районында Алексеевск-Биләр юлының 15нче чакрымында бик зур авария булган: ике җиңел машина һәм бер йөк машинасы бәрелешкән.
Татарстан Дәүләт автомобиль инспекциясе хәбәренә караганда, “Hyundai” (рулендә 20 яшьлек егет булган). каршы к полосага “очып”, «JAC” йөк машинасына һәм “KIA” җиңел автомобиленә килеп бәрелгән.

Фаҗигадә “Hyundai” пассажиры – 20 яшьлек кызның гомере өзелгән. Шул ук вакытта җиңел автомобильләр рулендәге егетләргә һәм “KIA” пассажирына зыян килгән.
Авариянең сәбәпләре ачыклана.


Фикер өстәү