Татарстанда ир белән хатын өйләрендә янып үлгән, инвалид оныклары исән калган

Башлангыч мәгълүматларга караганда, янгынның сәбәбе – ут белән саксыз эш итү.

Татарстанда дүшәмбе – 15 гыйнварда, өйләрендә янгын чыгып, ирле-хатынлы гаилә янып үлгән. Бу хакта “KazanFirst” Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе мәгълүматларына таянып яза.

Апас районы Иске Энәле авылында ике катлы шәхси торак йортта һәм янкормада янгын чыккан. Гаилә парының 2008 елгы инвалид оныгы, йөрттагы янгын сигналы тавышын ишетеп, янып торган өйдән мөстәкыйль чыгуга ирешкән. Үсмер зыян күрмәгән.

Коткаручылар йорт хәрабәләре арасыннан 1960 елгы хатын-кыз һәм 1957 елгы ир-ат мәетен тапкан.
Башлангыч мәгълүматларга караганда, фаҗиганең сәбәбе – ут белән саксыз эш итү һәм электр җиһазыннан дөрес файдаланмау. Шул ук вакытта һәлак булган гаилә парының атна буе хәмердән айный алмаганлыклары, янгын чыкканда йоклаган булулары мәгълүм.


Фикер өстәү