Татарстанда, бер катлы йортта янгын чыгып, ике кеше һәлак булган

Әгерҗедә бер катлы йортта чыккан янгында ике кеше һәлак булган. Бу хакта “Татар-информ” Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте мәгълүматларына таянып яза.

Коткару хезмәтенә бүген иртән бер катлы агач йортта янгын чыгуы турында хәбәр кергән. Йорт җиде фатирдан торган. Шуның икесе – торак бүлмә.

ПСЧ-101 коткаручылары йортта ике кешенең мәетен тапкан: аларның киеменә ут капкан булган.
Янгын 1 квадрат метр мәйданга җәелгән. Сәбәбен белгечләр билгели.
Татарстан прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев хәбәр иткәнчә, йортта ир белән хатынның яшәгәнлеге, икесенең дә һәлак булганлыгы билгеләнгән.

Фаҗига булган урынга район прокуроры Александр Непомнящий килгән. Янгынның сәбәпләре ачыклана., шулай ук җинаять эше кузгату турында мәсьәлә карала.


Фикер өстәү