Бүген Рөстәм Миңнеханов республиканың Дәүләт Советына еллык Юллама белән мөрәҗәгать итәчәк

Бүген Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов республиканың Дәүләт Советына еллык Юллама белән мөрәҗәгать итәчәк.

Чараны «ТНВ» каналы турыдан-туры трансляциялиячәк. Юллама белән мөрәҗәгать 9.55 сәгатьтә башлана. 22.00 сәгатькә кабатлап күрсәтеләчәк.

Алтынчы чакырылыш Татарстан Дәүләт Советының «Татарстан Республикасы Рәисенең республиканың эчке һәм тышкы хәле турында Татарстан Республикасы Дәүләт Советына еллык Юлламасы» мәсьәләсе буенча кырык алтынчы утырышы  14 сентябрьдә Сәйдәш исемендәге Дәүләт Зур концертлар залында (Ирек мәйданы, 3 йорт) үткәрелә.


Фикер өстәү