Кабын карап кабасы: Россиядә сәламәтлек өчен зарарлы булган ризыкларны маркировкаларга җыеналар

 Фастфуд, казылык, газлы су, ит, сөт ризыклары… Тиздән көндәлек тормышыбызда кулланыла торган шундый күп кенә ризыкларның кабында «зарарлы» дигән махсус тамга пәйда булырга мөмкин. Ник дигәндә, Россиядә сәламәтлек өчен зарарлы булган ризыкларны маркировкаларга җыеналар. Проект авторлары шул рәвешле илдә дөрес тукланучылар саны артыр, күп кенә чирләрне алдан кисәтеп булыр, дип өметләнә.

Бу фикер беренче тапкыр быелның июнендә яңгырады. Россия вице-премьеры Татьяна Голикова Федерация Советы утырышында, симерү очракларын киметү өчен, илдә зараралы ризыкларны маркировкаларга тәкъдим итте. Аның бу тәкъдимен илнең Сәламәтлек саклау министрлыгы да күтәреп алды. Сүздән эшкә күчеп, проектны әзерли дә башлаганнар инде. Ул гамәлгә керә калса, составында зарарлы матдәләр булган, артык калорияле ризыкларның кабына «зарарлы» дигән мөһер сугылачак. Аны алыргамы, юкмы икәнлеген һәркем үзе хәл итә, билгеле. Әмма проект авторлары бу тамга күпләрне «уятып» җибәрер, үз сәламәтлегенә җаваплырак карарга этәргеч булыр, дип өметләнә.

Сәламәтлек дигәннән, Казанның 7 нче шәһәр хастаханәсе табиб-терапевты Карина Хәйретдиновага соңгы арада ашказаны, эчәк авыруларыннан зарланып килүчеләр саны арткан. Табиб моның төп сәбәбен нәкъ менә дөрес тукланмауда, зарарлы ризыкларга өстенлек бирүебездә күрә.

– Зарарлы ризыкны күптән маркировкаларга кирәк. Кайчак кеше зарарлы ризык белән генә туклана кебек тоела. Мондый продуктлар симертеп кенә калмый, кандагы холестерин күләмен дә арттыра. Бу исә, үз чиратында, инсульт, инфаркт килеп чыгу ихтималын арттыра. Зарарлы ризык ашаучыларның күбесе гастрит, холецистит, панкреатит кебек ашказаны-эчәк авыруларыннан да интегә. Соңгы арада андый гозерләр белән килүчеләр саны аеруча артты, – ди табиб.

Кибет киштәсендә ризыкларны  әледән-әле тикшереп торалар анысы.

 Татарстан буенча Роспотребнадзор идарәсе белгечләре әле ел башында гына кибетләрдә сатылган 3,4 мең азык-төлекне тикшергән иде. Монда, нигездә, ипи, камыр ризыклары, ит, сөт ризыклары, консерв, үсемлек мае кебек азык-төлек турында сүз бара. Белгечләр тикшерүдә катнашкан продуктларның 11 проценты зарарлы дигән нәтиҗәгә килгән.  Узган ел идарә белгечләре гомуми авырлыгы 17,5 тонна булган сыйфатсыз ризыкны әйләнештән алган. Чагыштыру өчен: аннан алдагы елда бу сан 40,4 тонна тәшкил иткән булган.

Зарарлы ризыклар маркировкалана башлагач, вазгыять үзгәрерме? Теләчедә яшәүче танылган аш-су блогеры Рафилә Шәмсетдинова бу яңалыкның нәтиҗәле булачагына шикләнеп карый. Үзе азык-төлек алганда иң беренче чиратта аның составына игътибар итә икән.

– Минем өчен азык-төлекнең хәләл һәм ГМОсыз булуы мөһим. Составын караганда анда тезелеп киткән «Е»лар күрсәм, күп очракта  ул продукцияне кире киштәгә куям. Зарарлы азык-төлекне маркировкалау бәянең артуына китермәсме икән дигән шик бар. Аннары кабында махсус тамга булганга карап кына зыянлы продуктларны кулланмый калырлар микән? Шул ук тәмәкене дә маркировкалап карадылар бит, ләкин аны барыбер тарталар, – ди Рафилә. – Маркировкалаган очракта да, иң беренче чиратта, зыянлы кушылмалар булган балалар яратып ашый торган, кибет киштәләрендә күрүгә сорый торган продуктларны маркировкаларга кирәктер, минемчә. Мәсәлән, чипсы, газировка, «киндер», төрле сок, йогыртларга, чөнки анда «зыянлы» дигән маркировка торса, балаларның үзаңнарына тәэсир итәр иде.

Татарстанның атказанган артисты Ләйсән Гыймаева зарарлы ризыкларга тамга сугарга җыенулары турында ишеткәч, шатланып куйды. Ризыкка болай да таләпчән идем, хәзер икеләтә игътибарлырак булачакмын, ди ул.

– Дөрес туклануга ниндидер зур сынау, сәламәтлеге белән проблемалар аркасында килгән кеше ризык сыйфатына тамгасы булмаса да игътибар итәчәк. Артык сайланып тормаганы исә каптагы күзгә ташланып торган тамгага да игътибар итмәскә мөмкин, – ди Ләйсән. – Үзем азык-төлек алганда иң элек аның хәләл булуына игътибар итәм. Составында чүпрә, шикәр, төрле буягыч матдәләр дә булмаска тиеш. Итне базардан, белгән кешеләрдән генә алабыз. Майонез, кетчуп кебек соуслар да безнең өйдә күптән юк. Ипине дә кукуруз, дөге оныннан чүпрә салмыйча гына үзебез пешерәбез.

Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы төзегән зарарлы ризыклар исемлеге

– тозлап, каклап, ыслап, төрле ферментлар кушып ясалган ветчина, бекон, сосиска кебек ит ризыклары;

– баллы газлы су, энергетик эчемлекләр;

– составында трансжир майлар (попкорн, чипсы, кетчуп һ.б.) булган, кыздырылган, фритюрда әзерләнгән, баллы ризыклар, камыр ризыклары;

– грильдә яки учакта пешерелгән ит.

Динә Гыйлаҗиева

 

 


Фикер өстәү