Ымсындырып тормасын. Мәктәп яннарында урнашкан фастфуд сату нокталарын япмакчылар

Россиядә мәктәп яннарында урнашкан фастфуд сату нокталарын япмакчылар. Россиянең атказанган табибы, Федерация Советының социаль сәясәт буенча комитет әгъзасы Жанна Чефранова шундый тәкъдим белән чыккан. Шул рәвешле, илдәге балалар саулыгын яхшыртуга тагын бер адым ясамакчылар. Берәүләр бу тәкъдимне хуплап кабул итсә, аның әллә ни нәтиҗәсе булмас, дип санаучылар да бар.

Аңлашыла ки, беренче чиратта балалар арасында симерү очракларын киметүне күздә тотып әзерләнгән тәкъдим бу. Саннар да шул хакта сөйли.

Росстат мәгълүматларына караганда, 2022 елда Россиядә 419 мең кешегә симерү диагнозы куелган. Чагыштыру өчен: аннан алдагы елда андыйлар саны 383 мең булган. Белгечләр чаң суга: бик күп яман чирләрнең башлангычы булган симерү елдан-ел яшәрә бара. Соңгы елларда ул хәтта ундүрт яше тулмаган балалар арасында да күпләп очрый башлаган. Әйтик шул ук 2022 елда Россиядә 15–18 яшьлек үсмерләр арасында 40 меңнән артык кешегә шундый диагноз куелган. Бу моннан ун ел элек булган саннар белән чагыштырганда ике тапкыр күбрәк. Бүген Россиядә һәр биш баланың берсе – артык авырлыктан, һәр ун баланың берсе симерүдән интегә.

– Мәктәп, техникум, көллият кебек белем бирү оешмалары янында тиз туклану нокталары никадәр азрак булса, биредә белем алучылар арасында симерүдән интегүчеләр саны да шулкадәр азрак була. Бу – фәнни яктан дәлилләнгән факт. Симерү – йөрәк-кан тамырлары, шикәр чире авырулары белән бер дәрәҗәдәге мәкерле чир. Ул үсмерләр арасында инсульт килеп чыгу ихтималын да бермә-бер арттыра, – ди проект авторы.

КФУ Университет клиникасының табиб-эндокринологы Ләйсән Зарипова да шул фикердә. Шулай да проблеманы хәл итү юлларын бераз башкача күрә ул. Бала сәламәт булсын өчен, аны кечкенәдән дөрес тукланырга өйрәтергә кирәк дигән фикердә белгеч.

– Зарарлы ризык сатыла торган урыннарның ябылуы әйбәт. Әмма без аларга алмашка нәрсә бирә алабыз? Башта шуны уйларга кирәк. Шул ук бургер, фри бәрәңгесе мәктәп янында булмаса, бала аны башка җирдән сатып алачак бит, – ди табиб. – Яшь организм үсә, шуңа күрә баланың гел ашыйсы килә. Шушы чорда баланың дөрес туклануы бик мөһим. Ә моның өчен аны кечкенәдән үк файдалы, дөрес итеп тукланырга өйрәтергә кирәк. Үз үрнәгеңдә, билгеле.

Табиб сүзләренә караганда, бала сау-сәламәт булсын, артык авырлыктан интекмәсен өчен, аны иң элек яшелчә ашатырга өйрәтергә кирәк. Сезоны түгел дип тә акланырга сәбәп юк. Кишер, чөгендер, кәбестә, шалкан ише яшелчә белән ел әйләнәсе кибет тулы.

– Баланы кечкенә вакыттан ук дөрес тукланырга өйрәтәбез икән, аның бургерларга исе дә китмәячәк. Көндәлек туклану тәлинкәнең яртысын – яшелчәләр, 25 процентын – катлаулы углеводлар (озак пешә торган ярмалар), тагын 25 процентын аксым (ит, балык, йомырка) тәшкил итәргә тиеш, – ди Ләйсән Зарипова.

Танылган татар блогеры Айгөл Тимер ул яктан күпләргә үрнәк. Аның блогын күзәтеп баручылар ялгышырга ирек бирмәс: гаиләләре белән дөрес туклана алар. Өйдә коры-сары, зарарлы тәм-том булмагач, балалары да аны-моны сорап интектерми. Кечкенәдән дөрес тукланырга гадәтләнгән чөнки.

– Мәктәп яннарында зыянлы ризыклар сата торган кибетләрне ябу бер дә комачау итмәс иде. Ләкин файдасы да булыр дигән өмет юк миндә. Фастфуд ашарга өйрәнгән балалар аны каян да табарлар шул. Балада иң беренче чиратта дөрес туклану гадәтен тәрбияләргә кирәк. Әти-әни тарафыннан зыянлы ризыкларга лимит кертелергә тиеш, – дип саный Айгөл.

Дөрес тукланмау аркасында бала организмына кирәкле файдалы матдәләр кереп бармый. Шул сәбәпле аның иммунитеты какшый, артык авырлык барлыкка килә, йөрәк-кан тамырлары, ашказаны-эчәк авырулары пәйда була. Хәтта бала үсешендә тоткарлыклар да күзәтелергә мөмкин, дип кисәтә Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы белгечләре.

Казанның Идел буе районындагы 73 нче мәктәбе татар теле һәм әдәбияты укытучысы Лилия Шәрәпова сүзләренә караганда, соңгы арада укучылар арасында симерү генә түгел, эчләре авыртып интегүчеләр дә күбәйгән. Шул сәбәпле кайбер укучыларга дәресләрне дә калдырырга туры килә икән.

– Замана балаларының күбесе хәзер фастфудларга шулкадәр бәйле, хәтта шуларны ашамасалар, үзләрен ач хис итәләр. Шуңа күрә мәктәп янындагы зарарлы ризык сата торган урыннарны ябарга җыенуларын ишеткәч, сөенеп куйдым. Мондый урыннарны яптыру гына түгел, аларны сатарга да рөхсәт бирмәскә кирәк, – дип саный Лилия Шәрәпова.

Бала иртән нәрсә ашый?

(Россия Сәламәтлек саклау һәм социаль үсеш министрлыгы тарафыннан уздырылган сораштыру нәтиҗәләре)

16,7 процент – кабымлык

8,8 процент – баллы йогырт яки эремчек

6,4 процент – йомырка тәбәсе, сосиска

1,7 процент – коймак

7 процент – бал, кайнатма кушылган эремчек

5,7 процент – кичтән калган ризык

20 процент – иртән бөтенләй ашап тормый

(сораштыруда 2371 ата-ана катнашкан)

 


Фикер өстәү