Әҗәлдән качам димә: суга бату очракларын ничек киметергә?

Җәйне никадәр генә зарыгып көтеп алсак та, елның-елында хәвеф-хәтәр, фаҗигаләре белән хәтердә уелып кала ул. Табигать бәла-казалары да, борчу-мәшәкате дә никтер аеруча күп була бу чорда. Ни кызганыч, суга бату очраклары да җәйнең алыштыргысыз өлешенә әверелеп бара.

Әҗәлдән качам димә

Ел башыннан бирле Татарстан сулыкларында 17 кешенең гомере өзелгән. Шуларның унысы коену сезоны башлангач вафат булган. Чагыштыру өчен: узган елның шушы чорында республика сулыкларында 23 кешенең гомере өзелгән булган. Быел җәй башлану белән батып үлгән ун кешенең өчесе – балалар.

Балаларның суга батуы турында беренче ачы хәбәрне 17 июнь көнне ишетергә туры килде. Дүрт үсмер, Чаллыдагы «SunDale» комлыгы буйлап йөргәндә, су эчендә урнашкан утраучыкка таба йөзеп барырга уйлыйлар. Әмма икесе анда барып җитә алмый, агып китә. Бәхеткә, аларның берсе йөзеп чыга ала. Икенчесе төпкә бата. Егетнең мәетен ярдан 50 метр ераклыкта табып алалар.

Чирмешән районының Күтәмә авылында яшәүче 9 яшьлек малайга да балыкка киткән җирдән исән-сау әйләнеп кайтырга язмаган. Иптәшләре, шактый озак балык тотканнан соң, өйләренә таралыша. Малай исә утырып кала. Кичке якта аның туганнары чаң суга. Бөтен авыл белән эзләргә керешәләр. Иң элек яр буенда киемнәрен табып алалар. Күтәмә авыл җирлеге хезмәткәре Алена Михляева сүзләренә караганда, кичке якта авылның «Ватсап» төркемендә бала югалу турында хәбәр тарала. Малайны авылдашлары, полиция һәм янгын сүндерү хезмәткәрләре эзләргә чыга.

«Ирләр колгалар белән елга төбенә төртә-төртә эзләде. Ике сәгать буе эзләүнең нәтиҗәсе булмады. Авылыбыз егете баланың гәүдәсен ярдан бер метр ераклыкта 1 метр тирәнлектән табып алды. Ул вакытта коткаручылар килеп җиткән иде инде. Су коенырга теләгән, күрәсең. Аның мәетен судан чыгарулары әле дә күз алдымда. 9 яшьлек сабый бит ул. Бик зур кайгы. Бу хәсрәттән әле дә айный алмыйбыз», – ди Алена Михляева.

Саба районының Кече Шыңар авылы халкы да – бүген тирән кайгыда. Берничә көн элек шушы авыл егете Динар Хөсәенов Миңгәр авылы буасында батып үлгән. 18 яшьлек егетнең иптәшләре белән кич чыгып киткән җирдән кире әйләнеп кайтмавына якыннары әле дә ышана алмый. Авылның фельдшеры Рузилә Мөхәммәтова әйтүенчә, бөтен авыл кара кайгыда.

Яшь гомере өзелгән кичтә Динар иптәшләре белән башта күрше Тимершык авылына клубка бара. Аннары яшьләр Миңгәр авылындагы буага юл тота. Ул авыл уртасында урнашкан. Рузилә ханым сүзләренә караганда, анда балыкчылар кереп балык тота торган зур сал бар. Коену сезоны башлану белән, яшь-җилкенчәк яр кырыена бәйләп куелган шушы салны ычкындырып җибәрә икән. Егетләр килгәндә, сал буа уртасында йөзеп йөргән. Алар аны алып чыкмакчы булганнар.

«Динар бик акыллы, тырыш, сабыр, тыныч егет иде. Бик тәртипле гаиләдә үсте. Быел КАИның радиотехника факультетында беренче курсны тәмамларга тиеш иде. Тик торуны белмәде. Әле үләсе көнне дә, Казаннан кайтып, озак итеп печән чапкан. Мунча кереп чыккач, кич чыгып тормыйм дип тә уйлаган булган үзе. Әмма иптәшләре чакыргач, каршы килмәгән. Әҗәлдән качып котылып булмый шул. Бик кызганыч», – дип сөйләде «ВТ» хәбәрчесенә Рузилә Мөхәммәтова.

Динар баткан урында тирәнлек – 6 метр. Егетнең аягын көзән җыерган дип фаразлыйлар. Күреп торабыз: быелгы җәй артык җылылары белән иркәләргә охшамаган. Кичкә таба су керерлек түгел, киресенчә, урамга калынрак киенеп чыгарга туры килгән көннәр дә булды. Ә бу көнне яшьләр кичке тугыздан соң су кергән. Өстәвенә, Миңгәрдәге бу буада астан чишмә бәреп тора, ди авыл халкы. Андый урында суның җылыначагы юк, билгеле.

Югары Ослан районының Ключище авылы янындагы елгада батып үлгән 13 яшьлек кызны да әҗәле иптәш кызлары белән йөреп кайтырга чыкканда сагалап торган. Күпер аша узып барганда, кызлар суга сикереп карарга булган. Әмма аларның икесе генә йөзеп чыга алган. Хәтерләсәгез, әле берничә көн элек кенә Казандагы «Миллениум» күпереннән сикергән бер кыз баланың да гомере өзелде.

Белдерү элеп котыла

Татарстанның кече суднолар буенча баш дәүләт инспекторы Юрий Венедиктов фикеренчә, балаларның суга батуында иң беренче чиратта ата-аналар үзләре гаепле. «Судагы фаҗигаләрнең барысы да ата-ананың балага игътибар итмәве, аларның ни теләсә, шуны эшләп йөрүе аркасында килеп чыккан. Шуңа күрә ата-аналарга тагын бер кат мөрәҗәгать итәсем килә: балаларны су янына үзләрен генә җибәрмәгез. Үз башларына үзләре хуҗа булып йөрмәсеннәр. Алар мәктәп яны, сәламәтләндерү лагерьларында яки туганнары, якыннары карамагында ял итәргә тиеш», – ди белгеч.

Юрий Венедиктов сүзләренә караганда, сезон башланганнан бирле теркәлгән батып үлү очраклары, нигездә, суда кешенең хәле авыраю, рөхсәт ителмәгән урыннарда су коену аркасында килеп чыккан. Рәсми саннарга күз салсак, бүген республикада 50 комлык исәпләнә. Әмма бүген шуларның 34е генә эшли. Шуларның 24е – Казан, Чаллы, Әлмәт, Түбән Кама шәһәрләрендә, Зәй, Лениногорск, Бөгелмә, Алексеевск, Яшел Үзән, Лаеш, Тәтеш, Яңа Чишмә, Кама Тамагы, Апас һәм Спас районнарында, калган сигезе ял базаларында эшли. Венедиктов сүзләренә караганда, быел республика районнарына яңа комлык төзү һәм төзекләндерү өчен барлыгы 24 миллион сум акча бүлеп бирелгән. Әмма бу акчаны тиешле максатта тоткан районнар саны бармак белән генә санарлык. Әйтик, Әлки, Актаныш, Әтнә, Балтач, Теләче, Кайбыч, Менделеевск, Чүпрәле, Питрәч, Сарман, Саба, Чирмешән районнарында андый комлыклар бөтенләй юк.

– Республиканың ун районындагы комлыкларда әле дә коткару постлары булдырылмаган. Лениногорск районындагы Менделеев урамы буендагы инеш янында, башкаланың Гаврилов урамындагы комлыкта да юк алар. Төпченә башласаң, килешү төзеп булмый, комлык ачу өчен урын юк кебек һаман да шул бер үк сәбәпне ишетәсең. Болар бар да – район дәрәҗәсендә хәл итеп булырлык мәсьәләләр бит. Халыкның ял итү урыннарын тәртипкә китерәсе урынга, «Су коену тыела» дигән такта-белдерү элеп куялар да шуның белән шул, – ди Юрий Венедиктов.

Татарстанның кече суднолар буенча баш дәүләт инспекторы гадәттән тыш хәлләр буенча комиссиянең чираттагы утырышында Татарстан Премьер-министры урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллинга бу уңайдан мөрәҗәгать белән дә чыкты. Аерым алганда, комлыклар булдыруга бүлеп бирелгән акчаның вакытында һәм максатчан рәвештә файдаланылуын контрольгә алуны сорады ул.

Һәр секунд исәптә

Тәҗрибәле водолаз Павел Ступник су янында үзеңә генә түгел, әйләнә-тирәдәге кешеләргә карата да икеләтә игътибарлы булырга кирәк дип саный. «Күпләр «коткарыгыз!» дип кычкырган очракта гына кешегә ярдәм итәргә кирәк дип уйлый. Әмма – бу зур хата. Еш кына бата башлаган кешенең ярдәм сорап кычкырырга вакыты да, мөмкинлеге дә булмый. Суга батучы кеше, кычкырыр урынга, мөмкин кадәр күбрәк сулыш алырга тырыша. Шуңа күрә суга кереп киткән кешене беркайчан да күздән югалтырга ярамый», – ди Руслан Брагин.

Коткаручы сүзләренә караганда, төпкә китәр алдыннан кеше берничә тапкыр батып калка әле. Рәсми саннарга ышансаң, беренче минутта суга батучыларның – 90 процентын, 6–7 минуттан соң фәкать 1–3 процентын гына коткарып калырга мөмкин. «Суда алты минуттан да озаграк тормаган кешене коткарып калып була әле. Аннары инде аның аңы томалана. Балаларда ул аеруча тиз бара. Шуңа күрә суга батучыны коткарганда һәр секунд кадерле. Су төбенә киткән кешене инде коткарып булмаячак», – ди Руслан Брагин.

Билгеле булганча, суга бату очраклары, гадәттә, кешенең суда паникага бирелүе, тәнен көзән җыеру яки исерек килеш су коену аркасында килеп чыга. «Су коенганда көзән җыерса, баш бармакны тотып, аякны мөмкин кадәр өскә күтәрергә кирәк, – ди Руслан Брагин. – Балтырны көзән җыерган очракта да су астында шундый хәрәкәтләр ясарга тырышыгыз. Ботны көзән җыерган очракта, киресенчә, аякны тездән бөгеп, үзеңә таба тартырга кирәк.»

 Суга батучыны коткарганда истә тотарга кирәкле киңәшләр

– Еш кына суга батучы, куркудан, үзе дә сизмәстән, коткаручыны да үзе белән су астына өстери башлый. Шуңа күрә ул сиңа ябышмасын өчен, батучыны арткы яктан, иң яхшысы чәченнән эләктереп алырга кирәк.

– Суга батучы сиңа ябышкан очракта, «тозак»тан ычкыну өчен, батучы белән бергә суга чумарга кирәк. Бу очракта ул, су өстендә калырга теләп, коткаручысын җибәрәчәк. Батучы төпкә төшеп киткән булса, коткаручы, суга чумып, батучының кулыннан, култык астыннан яисә чәчләреннән эләктерергә һәм, су төбеннән ныклап этенеп, аяклар һәм буш кул белән эшләп, су өстенә йөзеп чыгарга тырышырга тиеш.

– Ярга чыккач, суга батучыга беренче ярдәм күрсәтелә. Зыян күрүче аңында булса, йөрәк тибеше тоемланса, аны, башы түбәндә булырлык итеп, каты коры урынга яткырырга кирәк. Аннары аның өс киемнәрен салдырып, тәнен кул яисә коры сөлге белән яхшылап ышкырга. Кайнар эчемлек биреп, җылы одеялга төрергә дә онытмагыз.

– Зыян күрүче аңында булмаса, әмма пульсы һәм сулышы сизелгән очракта, башын артка җибәреп, аскы теш казналыгын тартып, башы аска төшеп торырлык итеп яткырырга һәм бармак белән авыз эчен чистартырга, тәнен корытып сөртергә һәм җылытырга кирәк.

– Аңында булмаган, сулышы сизелмәгән кешенең иң элек сулыш юлларынна суны чыгарырга тиешбез. Моның өчен ярдәм күрсәтүче зыян күрүчене эче белән үзенең тездән бөгелгән аягы өстенә куя, бер кулы белән калак сөякләре арасына баса, икенче кулы белән, маңгаеннан тотып, башын күтәрә. Бу хәрәкәтләр 10–15 секундтан артмаска тиеш. Аннары судан чыгарылган кешегә тиз арада ясалма сулыш алдырырга кирәк. Сулыш һәм йөрәк тибеше булмаганда, ясалма сулыш алдыруны йөрәккә массаж белән аралаштыру мөһим.

– Беренче ярдәм күрсәткәннән соң, суга батучыны кичекмәстән хастаханәгә озатырга кирәк.

Динә Гыйлаҗиева

Фото: Илдар Мөхәммәтҗанов


Фикер өстәү