Мәскәүнең көньяк-көнчыгышында урнашкан бер парковкадагы машина багажнигында мәет тапканнар, дип хәбәр итә «Бишенче канал».
Полиция хезмәткәрләрен җирле кешеләр чакыра, чөнки машина инде берничә ай хәрәкәтсез торган була. Машина багажнигында ир-ат мәете табыла.
Гәүдә шулкадәр бозылган — беренче караганда үлем сәбәбен ачыклый алмаганнар. Аны аутопсиядә билгеләячәкләр.
Полиция тикшерү башлаган.