34 яшьлек хатын-кыз ике баласын үтергән: мәетләрне 12 яшьлек улы тапкан

Псков өлкәсендә яшәүче 34 яшьлек ана ике баласын үтергән. Балаларның скелетка әйләнгән мәетләрен аларның абыйсы тапкан, дип яза “МК-Псков”.

Башлангыч мәгълүматларга караганда, вәхши ана үзе үтергән ике улының мәете белән 3 ай яшәгән. Баланың берсенә әле бер яшь тә тулмаган, икенчесенә 4 яшь булган. Тагын бер баласы – 8 яшьлек кызының мәете дачасындагы караватта табылган.

Хатын-кызның тагын бер улы булган: 12 яшьлек малай беренче сыйныфтан бирле әбисе белән яшәгән. Өч бала әниләре белән шушы әбиләренең фатирында яшәгән.

Әби кеше фатирын өлкән оныгына мирас итеп калдырырга вәгъдә биргән. Шуңа күрә малай фатирга барып карамакчы булган. Әбисен бу хакта кисәтмәгән.

12 яшьлек малай фатирга кергәч, караватта юрган астында энесенең скелетын күргән. Бу хакта әбисенә кайтып әйткән. Тегесе хокук саклау органнарына мөрәҗәгать иткән.

Полиция хезмәткәрләре, чыннан да, караватта үтерүче ананың улы – 2019 елда туган баланың мәете ятуын ачыклаган. Караватның икенче ярусында тагын бер сабыйның скелетка әйләнгән мәете табылган.
Вәхши ана бу вакытта Великие Луки шәһәрендәге фатирында булган. Үзе белән 2018 елгы кызын да алган булган. Ул кызының да үлүен, мәетенең авылда ятуын әйткән.

Аның сүзләренә караганда, йортны ана капиталы хисабына сатып алган. Шунда пропискага кергән. Йортта бернинди дә уңайлыклар, хәтта электр уты да юк. Гомумән, торак яшәү өчен яраксыз булып чыккан.
Чыннан да хатын-кызның коточкыч сүзләре расланган. 23 ноябрь кичендә полиция хезмәткәрләре целлофан капчыкка салынган тагын бер бала мәетен тапкан.

Балаларын үтерүче хатын-кыз 2019 елдан бирле Великие Луки шәһәрендә профилактик учетта торган. Сәбәбе – өлкән улын тәрбияләү, карау һәм укыту буенча бурычларын үтәмәве. 2020 елның декабрь ахырында аны учеттан төшергәннәр.

Җинаять эшен тикшерү дәвам итә.


Фикер өстәү