Холыксыз җәй. Давыл, яшен, янгын, су корбаннары

Эссе үзенекен итә. Соңгы берничә айда гына республика сулыкларында 39 кеше суга батып үлгән, яшен сугу нәтиҗәсендә 28 янгын чыккан… Көн дә бер афәт. Рәхәтлек белән бергә михнәте дә сагалый. «Быел җәй гадиләрдән түгел. Эсселек хәлне катлауландыра. Суыну өчен, халык рөхсәт ителмәгән урыннарда коена. Шулай ук эсседә янгыннар да бик тиз кабына. Узган ел яшен сугу нәтиҗәсендә ел дәвамында 22 янгын чыкса, быел инде бу сан 28гә җитте», – диделәр безгә Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча баш идарәсенең матбугат үзәгендә.

Җил генә димәгез…

Балтач районының Пүскән авылында быелгы җәйне онытмаячаклар. Июль аенда давыллап яуган яңгырдан соң җирләр өч көн үткәч кенә кипшергән. Кешеләр урамнарда саз ерып йөргән.

– Җәй көне шундый гарасат булыр дип көтмәгән идек. Кичкә таба булды бу хәл. Җилләп, давыллап килде болыт. Урман, кырлардан ишелеп аккан суга беркем дә каршы тора алмады. Урамда көймә белән йөзеп була иде. Фермадагы бөтен тирес урам буйлап акты. Арткы урамда су ташкыны койма биеклегенә җитте хәтта. Ишегаллары су астында калды. Хуҗалыкларга зыян килмәде, шөкер. Су кермәгәе дип хафаланучылар булды. Яз көне бу – табигый хәл, әмма җәй өчен мондый очрак аптыратты. Бер сынаудыр инде бу. Авылыбыз тау башында урнашкан дип тынычланып утырып булмый икән. Шуңа күрә йорт яннарында канаулар казып кую кирәк. Мондый афәтләрдән Алла сакласын, – ди Рәҗәп Бәдертдинов.

Без шалтыратканда Минзәлә районының Әтрәкле авылында яңа гына давыл узган иде. Гарасат колхозның гараж, ферма түбәләрен куптарган. Тик хуҗалыкларга зыян китермәгән.

– Август аенда мондый кызу булганы юк иде. Кызу булдымы, берәр хәвеф килеп чыга инде ул. «Ык аръягы» күмәк хуҗалыгына зыян килде, тик бәясен әйтә алмыйм. Бер тапкыр җил исте дә барысын да куптарды. Кызуга түзәбез инде, бәла-казасы гына башка булмасын, – ди Әтрәкле авыл җирлеге башлыгы Рөстәм Газизҗанов.
Июль аенда давыллы яңгыр Чаллы тирәсендәге бакчачылык ширкәтләренә зыян китергән иде. «Давыл бөтен алма һәм грушаларны җиргә коеп төшерде. Җил-яңгыр гына түгел, боз да яуды», – дип язган иде социаль челтәрдә «Бриз» бакчачысы. Гарасат вакытында кайбер бакчачыларның көнкүреш техникасын яшен суккан.

Көзне бүгеннән кайгыртасы. Битлекне салсак та, тынычланырга иртәрәк

«Туган нигездән берни калмады»

Яшен сугу очраклары җәй өчен яңалык түгел. Ул изге урыннарны да читләп узмый хәтта. Әнә Башкортстанның Туймазы районы Возвижение авылында яшен сугып, чиркәүдә янгын чыккан. Питрәч районының Шәле авылында берәүнең техник җиһазларына, урам баганаларындагы яктырткычларга зыян килгән. Әлмәт районының Түбән Мактама бистәсендә бер йортка яшен кереп, түбәсе һәм икенче каты янган.

Балтач районының Комзавод авылында да гает көнне күңелсез хәл килеп чыккан. 30лап йортлы авылда бер хуҗалык йорты, каралты-курасы белән көлгә әйләнгән. Әлеге хәвефне үз башларыннан кичергән Исмәгыйлевлар гаиләсе белән сөйләштек.

– Яшен иртәнге сәгать 5тә суккан. Без район үзәгендә торабыз, әмма авылга еш кайтып йөрибез. Без кайтканда янгын сүнмәгән иде әле. Урамыбызда – биш йорт. Аларда кеше яшәми. Агачлар каплап торгангамы, янгын чыкканын авылдашлар төтеннән генә күргәннәр. 1980 нче елларда күршедәге бер өйне яшен суккан иде инде, бу юлы безнекенә зыян салды, – дип сөйли Гөлназ Исмәгыйлева. – Иске һәм яңа йорт, мунча, баз, каралтылар кара күмергә әйләнде. Бер кечкенә генә көрәк тә калмады. Шунысы гаҗәп: агачларга берни булмаган. Әни үлгәнгә – 2 ел. Күңелне иң әрнеткәне – истәлеккә бер фото да калмады, барлык документлар янып бетте. Әти белән әнине хәтерләтеп торырдай берни калмады. Шок хәлендә әле мин, ышанып та бетә алмыйм. Бу хәлне искә төшерсәләр, елый башлыйм. Ә болай уйламаска тырышам. Янгын көн саен төшкә кереп йөдәтә. Сынау дип кенә дә кабул итеп булмый. Артыграк китте.
Гөлназ – гаиләдә бердәнбер бала. Әнисе авырып торгач, Исмәгыйлевлар күп вакытларын аның янында үткәргән. Барлык көчләре шушы йортка кергән. Туган нигезендә кечкенә генә булса да йорт саласы килә аның. «Безнең тормыш шунда кайный. Бәрәңгесен, җиләк-җимешен үстерәбез. Бу нигезне берничек тә ташлый алмыйм», – ди ул, күңеле тулып.
Авыл халкы, туганнары, хезмәттәшләренең барысына да рәхмәтле ул. Аларның кайгысын күтәрергә олысы да, кечесе дә булышкан. Җыештырырга бала-чагасына кадәр килгән хәтта. Кемдер акча белән, кемдер янгын кисәүләрен ташырга булышкан.

Тагын бер теләге бар әле аның. Авылдагы күперне төзекләндерсеннәр иде, ди. Янгын машиналары аның аша керә алмаган, әллә кайлардан урап узганнар. Күпер ватык булмаса, бәлкем, янгынны тизрәк сүндергән булырлар иде.

Су корбаннары

Быел коену сезоны вакытында батып үлгән 39 кешенең җидесе – балалар. Узган елның шушы чорында 59 кешенең (4се – балалар) гомере суда өзелгән.
Күптән түгел Питрәч районының Шәле авылы күленнән бер-ир атның үле гәүдәсен тартып чыгарганнар. Аксубай районының Яңа Илдерәк авылы янындагы елгада да, Спас районының Ямбакты авылындагы буада да шундый күңелсез хәлләр килеп чыккан. Көн саен бер күңелсез хәбәр ишетеп торабыз.
– Фаҗиганең сәбәбе – җиһазландырылмаган урында су керү. Буа янында «Бу урында коену тыела» дигән язу эленгән. Плитәләренә дә шулай дип ике телдә язып куйган идем. Хет нәрсә дип язсаң да, күләгәдә 30 градус эссе булганда, кеше коенмыйча түзә алмый. Авыл зур бит, 1200дән артык хуҗалык бар. Буаның суы чиста. Районда ичмаса бер урында булса да, җиһазландырылган коену урыны юк бит, – ди Шәле авыл җирлеге башлыгы Илшат Әхмәтҗанов.

Илшат Әхмәтҗанов белдергәнчә, 49 яшьлек ир-ат авылда әнисе белән яшәгән, беркайда да эшләмәгән, еш кына эчкән. Ике тапкыр өйләнгән ир балаларына алимент түләмәгән. Мәрхүмне буага балык тотарга килүче үсмерләр тартып чыгарган.

Сәрия Мифтахова

Республика сәламәтлек һәм медицина профилактикасы үзәге суда үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен кабат искә төшерә:

1. Бары тик рөхсәт ителгән урыннарда гына коеныгыз.
2. Әгәр сезне көчле агым алып китә башласа, агым буенча йөзегез. югыйсә, ярга җитмичә, хәлегез бетәргә мөмкин.
3. Арыганлыгыгызны сизсәгез, югалып калмагыз, тыныч итеп суларга тырышыгыз. Ял итү өчен, аркага ятып, җиңелчә генә ишеп, аяклар ярдәмендә үзегезне су өслегендә тотыгыз.
4. Суда озак булмагыз – бу туңуга, көзән җыеруга китерергә мөмкин.

Сәрия Мифтахова

Фото: Илдар Мөхәммәтҗанов


Фикер өстәү