Көзне бүгеннән кайгыртасы. Битлекне салсак та, тынычланырга иртәрәк

Белгечләр көз көне коронавирус белән авыручылар саны кабат артачак, дип фаразлый. Өстәвенә көзен елның-елында грипп та баш калкыта. Табиблар бу чирләргә бирешмәү ягын бүгеннән үк кайгырта башларга куша. Аларга каршы тору өчен иң нәтиҗәле чара дип вакцинацияне атый алар. 

Татарстан сәламәтлек саклау министры урынбасары Владимир Жаворонков алда әйтелгән фаразларның буш сүзләр түгеллегенә инану өчен дөньяда барган вазгыятькә күз салырга кирәк дип саный. Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы китергән рәсми саннарга ышансаң, бер атна эчендә дөнья күләмендә коронавирус йоктыручылар саны 3 процентка (6,9 миллион кешегә) арткан. Июль аенда бер Төркиядә генә дә бу чирне йоктыручылар саны бермә-бер арткан. Ә ул – белгәнебезчә, Россия, шул исәптән Татарстан халкының яраткан ял урыннарының берсе. Владимир Жаворонков бу темага кагылышлы махсус туры эфир вакытында Мәскәүдә дә коронавирус белән авыручылар санының арта башлавын искәртте.
– Соңгы 2,5 ел эчендә шундый хәл күзәтелә. Мәскәүдә коронавирус белән авыручылар саны арта башласа, ике-өч атнадан безнең республикада да бу чирне йоктыручылар саны арта башлый, – ди министр урынбасары.
Жаворонков сүзләренә караганда, бүген республиканың медицина оешмаларына мөрәҗәгать итүчеләр саны арта башлаган инде. Бер тәүлек эчендә генә дә Татарстанда 82 кеше коронавирус йоктырган. Әмма бу саннарны чирнең алдагы дулкыннары вакытында күзәтелгәне белән чагыштырырлык түгел. «Бүген республиканың сәламәтлек саклау тармагы бернинди тоткарлыксыз эшли. Көзгә таба авыручылар саны артачагын бик яхшы аңлыйбыз», – ди ул.
Белгеч сүзләренә караганда, бүген коронавирус, нигездә, кондиционер янында озак утырганнан соң салкын тию кебегрәк формада уза. Кеше тамак авыртудан зарлана, төкерек йоту авырлаша. Температура да күтәрелергә мөмкин.
Көзен елның-елында грипп та баш калкыта. Шуңа күрә белгечләр вируслы чирләр котырган чорга организмны бүгеннән үк әзерли башларга киңәш итә. Җәй – моның өчен иң кулай вакыт. Бакча нигъмәтләреннән организм өчен файдалы витаминнар җыеп, иммунитетны ныгытып, кояш нурлары астында җитәрлек күләмдә Д витамины алып калыр чак. Белгечләр вируслы чирләр, шул ук коронавируска, гриппка каршы иң нәтиҗәле көрәш ысулы дип вакцинацияне атый.
Владимир Жаворонков белдерүенчә, соңгы арада республика халкының коронавируска каршы вакцинациягә мөнәсәбәте яхшырган. Халык арасында уздырылган сораштыру нәтиҗәләре шуны күрсәткән. «Бүген халык вакцина ясатсаң, чирне йоктырган очракта да, аны җиңелрәк уздырасын аңлый», – ди министр урынбасары. Күп кенә чирләрне, шул ук яман шешне башлангыч стадиядә ачыкларга ярдәм итүче диспансеризация турында да истән чыгармаска киңәш итә ул. Хәзерге вакытта республикада яшәүче 60 меңләп кеше шушы тикшеренүне узган.

Динә Гыйлаҗиева

Фото: https://news.myseldon.com/ru/news/index/271307333


Фикер өстәү