Кояш акчаны ала: «ВТ» җәйге чыгымнарны исәпләде

Рәхәт тә соң җәй көне! Җылы кием сатып аласы юк, коммуналь хезмәтләр өчен түләү кими, җиләк-җимеш, яшелчәсе дә бакчада гына үсә. Беренче карашка, чыгымнар да азрактыр кебек. Тик болай фикер йөртергә ашыкмагыз. Баксаң-күрсәң, елның башка фасыллары белән чагыштырганда җәй кесәгә ныграк та суга икән әле. Җәйге чыгымнарны «ВТ» хәбәрчесе дә исәпләде.

Китереп бирмиләр

Гөлия һәм Дамир Гарифуллиннар Биектау районының Шигали бистәсендә үз йортлары белән яшиләр.

– Казандагы ике бүлмәле фатирдан үз йортыбызга күчкәнгә өч ел, – ди гаилә башлыгы. – Шуннан бирле җәй – ул безнең өчен төзелеш чоры. Йортлы булган беренче җәйдә әле йорт салынып бетмәгән иде, былтыр гараж җиткердек, быел план буенча мунча. Алдагы берничә җәйгә җитәрлек эш бар әле. Койма-капканы рәткә китереп бетерергә, беседка төзергә, бакчаны карарга кирәк. Әлегә бакчада бер теплица һәм өч-дүрт төп җимеш агачыннан башка берни юк. Кыш көне диванда кырын ятканда гына рәхәт ул. Җәй көне чыгымнар бермә-бер арта. Мунча бурасы гына да 350 мең сумга төште әнә.

Казандагы төзелеш материаллары сатучы кибет хезмәткәре Ришат Сәлахиев әйтүенчә, хәзер аларда – «урак өсте».

– Җәй көне төзелеш һәм ремонт өчен кирәкле материаллар сатып алучылар бермә-бер арта. Якын арада кибетнең эш вакытын ике сәгатькә арттыру турында да уйлана башладык инде. Күбрәк штукатурка, шпаклевка кебек коры катнашмалар, түбә һәм идәнгә җәю материаллары, обойлар һәм төзелеш инструментлары сорыйлар. Узган ел белән чагыштырганда, төзелеш материалларын запас белән алучылар күбәйде. Бу – пандемиягә кадәр дә шулай иде. Соңгы арада гына бәяләр әллә ни артмады. Хәер, алар ел ярым – ике ел дәвамында шактый кыйммәт инде. Кибеттә сатылучы товарларның 90 проценты үзебезнең илдә җитештерелгән. Шуңа күрә бернинди кытлык юк, – ди сатучы.

Аналитика агентлыкларының берсе исәпләп чыгарган: бу җәйдә, узган елның шушы ук чоры белән чагыштырганда, тырма, себерке, сусипкеч ише бакча кирәк-яраклары да 29 процентка күбрәк сатылган. Бакчачылар бер баруда кибеттә уртача 2 мең сум акча калдыра, ди.

Авыл кешесенең исә бакчада гына түгел, ишегалдында да эше җитәрлек.

– Бер нәрсәне бушка китереп бирмиләр, үзеңә тырышырга кирәк. Кышка ит тә булсын, бераз акча да керсен дип, җәй башында ук 62 мең сумга берәр айлык өч бозау сатып алдык. Печәнне үзебез җыябыз. Җәйгә ашарга дип һәркайсы 360 сумнан берәр айлык 30 бройлер чеби кайтарттык. Аларга ашарга витаминлы көрпәнең бер капчыгы 1200 сум тора. Шул ризыкта гына тотсаң, 30 чебигә бер капчык өч көнгә дә җитми. Ит алтын бәясенә төшәчәк. Мин көрпәне пешкән бәрәңге белән изгән бодай өстенә, күз алдарга дип, бераз сибеп җибәрәм. Шул рәвешле бер капчыкны бер атнага җиткерәм. 40 көннән бройлерлар суярлык булды. Авылда тавык итенең килосын 330 сумнан саталар. Без исә, тоткан акчаны санамыйча, итне үзебезнеке дип ашыйбыз. Җәй көне авылда эш тә, аңа бәйле чыгымнар да бик күп, – ди Яшел Үзән районының Күгеш авылында яшәүче Зәмирә Джороева.

  Ял итәсе килә

Җәен укучы балалар да өйдә бит әле. Мәктәп булмагач, аларны ашатырга, киендерергә, күңелен күрергә кирәк. «Сәхнә» журналы мөхәррире Зөлфия Гыйльметдинова бу көннәрдә кызын җәйге лагерьга җыендыру мәшәкатьләре белән йөри.

– Баланы лагерьга озату – җәйнең иң зур чыгымнарының берсе, – ди әни. – Мин кызыма кием-салымны, лагерьга баруын да исәпкә алып, җәй башында ук алып куйдым. Кыз кеше булгач, моңа бәйле чыгымнар күбрәк тә әле. Эчке кием-салымга гына да 2 мең  сум тирәсе акча китте. Кызым футбол белән шөгыльләнә. Шуңа күрә киемнең дә төрлесе кирәк. Чәч тузмасын өчен һәр формага туры килүче резин тасмага кадәр уйланылган булырга тиеш. Аңлашыла ки, күбрәк спорт стилендә киенсә дә, кыз баланың көяз буласы килә. Әнә шундый вак-төяккә генә дә 1 мең сум тирәсе акча китте. 3 мең сумга яңа «бутсы» сатып алдык. Гомумән дә, футбол белән шөгыльләнгәндә аяк киемен бик еш алмаштырырга туры килә. Чөнки кроссовка аякка тап-таман булырга тиеш, «бераз үскәч тә киярлеге» белән уйнап булмый. Ә бала аягы тиз үсә. Лагерьга юллама өчен 13 мең сум түләдек. Медицина белешмәләре 1 мең сум тирәсенә төште. Акча күп кирәк, кыскасы. Тик баланың көтеп алган ялы өчен берни жәл түгел. Яраткан шөгыле бар икән, без бик риза. Чөнки интернет дөньясы балаларны шул кадәр үзенә тартып алды ки, шуннан бераз бушанып тору, игътибарны башка нәрсәгә юнәлтү мөһим. Төрле гаиләләр бар, билгеле. Ике баласы футболга йөргән әти-әниләр арасында лагерьга бәйле икеләтә чыгымнарны күтәрә алмаучы әти-әниләр дә булды.

Балага гына түгел, әти-әниләргә дә ял кирәк. Күпчелек җәйне диңгез кояшыннан башка күз алдына да китерми. Гүзәлем һәм Салават Миңнехановлар кызлары Мәдинә белән әле күптән түгел генә Берләшкән Гарәп Әмирлекләреннән ял итеп кайткан.

– Без Башкортстанга елгада йөзәргә барырга җыенган идек, тик килеп чыкмады. Ә кая да булса барып ял итеп кайтасы килә. Шуңа күрә уйлаштык та, Дубайга киттек, – ди Салават Миңнеханов. – Берләшкән Гарәп Әмирлекләренә тәүге тапкыр баруыбыз. Алты көн буе экскурсияләрдә йөрдек. Чүлдә дөяләргә дә утырдык, дөньядагы иң зур мәчетләрнең берсендә дә булдык. Ял бик ошады. Анда үзеңне киләчәк заманда кебек хис итәсең. Чыгымнарга килгәндә, ул ялны ничек оештыруыңа һәм аннан ниләр өмет итүеңә бәйледер, минемчә. Арзанракка да читкә китеп рәхәтләнеп ял итеп кайтырга мөмкин. Ә шәхсән минем өчен иң яхшы ял ул – Азнакайда. Чөнки туган яктан уңай энергия алып киләсең. Анда тыныч, ашыгу-кабалану юк. Әни янына кайту да – ял. Дөньяны күрергә дә кирәк, әлбәттә. Мәсәлән, Дагыстан, Чечня, Азәрбайҗан, Үзбәкстанга бик тә барасыбыз килә. Җәйгә планнар зур, кыскасы.

Җәйге ялның бәясе дә билгеле. Бөтенроссия халык фикерен өйрәнү үзәге үткәргән сораштыру мәгълүматларыннан күренгәнчә, былтыр Россиядә яшәүче һәркем җәйге чорда ял итүгә уртача 38605 сум акча тоткан. Чагыштыру өчен: пандемиягә кадәрге 2020 елда әлеге сан 32 мең сумга да тулмаган. Чит илгә чыгучыларның чыгымнары исә – 46 мең сум чамасы. Сораштыруда илнең барлык төбәкләре дә катнашкан. Ялга иң зур чыгым тотучылар – ул зур шәһәрләрдә яшәүчеләр, билгеле. Былтыр аларның җәйге ялы бер кешегә якынча 56 мең сумга төшкән.

Кояш акчаны ала

Дизайнер Гөлшат Нуриева әйтүенчә, көз-кыш айларыннан аермалы буларак, җәй көне һәркемнең, ә гүзәл затларның бигрәк тә, матур буласы килә.

– Кыш көне без нәрсә киябез? Бәйләнгән кофта, җылы чалбар һәм калын куртка.  Кәеф яхшы булганда гардеробтан пәлтә яки тун чыгарга мөмкин. Тик бу ел саен алмаштыра торган киемнәр түгел. Шул ук пәлтәне, мәсәлән, берничә сезон кияләр. Гомумән, кышын тышкы кыяфәт ягыннан ничектер башкалардан аерылып торасы килми. Ә менә җәй көне, киресенчә, күңел гел яңа күлмәк тели. Итәк-чалбар киясеңме, әллә шортымы, сайлау мөмкинлеге зур. Һәр яңа образга туры килә торган аяк киеме дә кирәк. Шуңа күрә, һичшиксе, җәй көне кием-салымга акча күбрәк тотыла, – ди белгеч.

Җәй көне акчаның исәбе югала, ди икътисад белгече Илдус Сафиуллин.

– Гомуми статистика мәгълүматларына караганда, кыш айлары иң чыгымлы чор булып санала. Чөнки без барыбыз да Яңа ел табыны күпмегә төшкәнен, кышкы каникулда ял итү бәясен беләбез, ә шул ук Сабан туе үткәрү бәясен яки балаларның җәй буе ничә сумлык газлы су эчүен беркем дә санамый. Чынлап торып исәпли калсаң, без бүген күбрәк чыгым тотабыз. Җәй көне халык ял итеп калырга тырыша һәм моның өчен акчасын кызганмый. Табигатькә дә ешрак чыгасың, шашлык та күбрәк ашыйсың дигәндәй. Урам чатлары яшелчә, җиләк-җимеш сатучылар белән тулды. Хәтта машина да җәй көне бензинны күбрәк «ашый» бит. Чөнки күбрәк йөрелә, кондиционер эшләп тора. Җәй төзелеш чоры икәнен дә истән чыгарырга ярамый. Бу вакытта милек базарында гына тынлык күзәтелә. Җәй, гадәттә, фатир сату-алу вакыты түгел. Сәбәбе бик гади: кесәдәге акчаны торак шартларын яхшыртуга түгел, ә ялга тоталар. Җәй көне кесәдәге акчаны тотуга караш үзгәрә, – ди белгеч.

Җәй көне акчаны ничек сак тотарга?

Бәйсез финанс киңәшче Артур Закировтан биш киңәш

  1. Ашау-эчү. Җәй көне күбрәк сезонлы яшелчә, җиләк-җимеш ашарга тырышыгыз. Әгәр авылда яки үз йортыгыз белән яшисез икән, димәк, помидор-кыярны, алма-чияне бакчада үстерергә дә мөмкин. Бераз тырышлык кына кирәк. Гомумән, җәй көне сезонлы яшелчә, җиләк-җимеш арзанрак.
  2. ТКХ. Җәй көне җылылык өчен түлисе юк, ә белгәнебезчә, ул торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләүнең шактый өлешен алып тора. Чыгымнарны тагын да киметергә мөмкин. Биш көн һәм аннан да күбрәк өйдә булмаган очракта, ут, су һәм газ өчен түләүне яңадан исәпләтергә дә мөмкин. Моның өчен идарәче компаниягә командировкада яки ялда булуыңны дәлилләп күрсәтергә кирәк. Тик шунысы да бар: бу техник сәбәпләр аркасында өйдә исәпләгечләр куйдырта алмаган кешеләргә генә кагыла.
  3. Кием-салым. Җәй – ташламалар чоры. Гадәттә июль урталарында зур сәүдә үзәкләрендә төрле акцияләр, ташламалар башлана. Алардан файдаланып, шактый акчаны янда калдырырга мөмкин.
  4. Ял. Җәйге ялга акчаны ел дәвамында җыеп барырга киңәш ителә. Болай эшләгәндә, диңгез буена юллама бәясе авыр йөккә әйләнмәячәк. Киләсе ялны никадәр алданрак кайгырта башласаң, ул шул кадәр очсызракка төшәчәк. Мәсәлән, чит илгә юлламаны ел башында 50 процентка кадәр ташлама белән сатып алырга мөмкин.
  5. Транспорт. Эшегез өйдән бик ерак түгел икән, җәй көне машинада йөргәнче, җәяү әйләнеп кайтырга да була. Бу – акча янчыгына гына түгел, сәламәтлеккә дә бик файдалы булачак.

 

Сораштыру

Җәй көне чыгымнарыгыз артамы?

Җәй көне эш тә, аларга бәйле чыгымнар да күбрәк           59%

Юк, җәй көне кием-салым да азрак  кирәк бит                   18%

Мин җәен дә, кышын да акча күп тотам                              23%

«ВТ»ның «ВКонтакте» социаль челтәрендә үткәргән сораштырудан

Эльвира ВӘЛИЕВА


Фикер өстәү