Түләвен түлибез… Нәрсә өчен – белмибез

Әле тарифлар артмаган килеш тә, түләү квитанцияләрендә акылга сыймаслык бәяләрне күргәч, халык үзе кулына калькулятор, каләм алып, исәп-хисап эшенә тотынды. Ни өчен шундый сумма? Моңа түләү каян килгән? Ә монысына ни өчен шулай? Квитанциядәге саннар астында ниләр яшеренгәнен без дә ачыклап карарга тырыштык.

Ризасызлык дулкыны

Кышның беренче аена килгән торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләүләрнең югары булуы – Россиянең күпчелек төбәкләрендә күзәтелгән проблема. Татарстанны да урап узмады ул ризасызлык җиле. Социаль челтәрләр, аралашу чатлары квитанция күчермәләре белән тулды, гаделлек һәм җавап таләп итүчеләр артты, идарәче компанияләргә чират сузылды. Прокуратура тикшерергә тотынды, ә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов халыкка аңлату эшләрен алып баруны таләп итте.

Барысын да һава торышына сылтап калдыралар. Янәсе, декабрь суык килгән бит. Торакчылар әйтүенчә, күпчелек йортларда фатир эчендәге температураны һава торышының нинди булуына карап көйли торган җайланмалар бар. Куллану арта икән, бәясе дә югарыга үрмәли дигән сүз. Җылыдан файдалангансың икән, түлисең.

Татарстанның төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Алексей Фролов аңлатканча, узган елның декабрендә уртача температура 10 градус салкынны тәшкил иткән. «2019 елның декабрь аенда температура 4 градус салкын иде. Шуңа күрә түләүләрдә берникадәр үзгәреш күрергә була. Факт буенча тиешле түләүләр алынды. Моннан тыш кайбер хезмәтләр өчен ел азагында контроль саннар алына», – дигән иде ул журналистларга.

Тик гыйнвар ае декабрьгә караганда күпкә суыграк килде сыман, шулай булгач, анысы өчен тагын да күбрәк түлисе булырмы? Фатир ияләрен бу шүрләтә дә, аптырашта да калдыра. Гади арифметика: 1 кв. метр өчен 1 градус җылылык бәясе 2 сум 30 тиен тора. Әгәр температура 10 градуска түбәнәя икән, 1 кв. метр өчен 23 сум түлисе. Шулай булгач, әйтик, 48 кв. метрлы фатирга җылылык өчен бәя 1104 сумга артачак дигән сүз.

Фролов әйтүенчә, түләүләрдә үзгәреш февральдә дә барлыкка килергә мөмкин. Монысы инде гыйнвар ялларына бәйле. «Гыйнвар аенда кешеләр өйдә булганга, торак-коммуналь хуҗалык хезмәтләреннән күбрәк файдалана. Шуңа да гыйнвар өчен түләүләр башкаларына караганда артыграк та», – диде ул.

Суыкта гынамы хикмәт? Бина эчендәге температурага тәэсир итә торган тагын берничә фактор бар әле. Шуның берсе – җил. Дөресрәге, аның тизлеге. Җил никадәр көчлерәк булса (ветровая нагрузка – Ред.), җылылык югалту (теплопотери – Ред.) да зуррак була дигән сүз.

Тагын бер мөһим фактор – йортның классы. Бу – бинаның җылылык һәм электр энергиясен ни дәрәҗәдә нәтиҗәле куллануын бәяли торган күрсәткеч. Барлыгы биш класс, алар А, В, С, D, Е хәрефләре белән тамгалана. Күпкатлы йортлар диварында күзегезгә чалынганы бардыр боларның. Хәрефләрнең асылы гади: класс никадәр югары булса, җылылык өчен түләү дә шулкадәр азрак була. А – энергияне иң сакчыл кулланучы, иң югары класс, Е иң түбән класс санала.

Бәя ничек хасил була?

Шулай да, тарифлар ничек барлыкка килә соң? Бу сорауны без Татарстанның Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгына бирдек.

-Татарстанда коммуналь хезмәтләргә тарифлар билгеләү өлкәсендә җаваплы хакимият органы булып Тарифлар буенча дәүләт комитеты тора. Хезмәтләр өчен тариф күләме комитетның җитештерү һәм инвестицияләр программасы нигезендә формалаша. Алар теге яки бу хезмәтне күрсәтүгә киткән чыгымнарга бәйле. Коммуналь ресурсны җитештерүгә, тапшыруга һәм бүлүгә бәйле чыгымнарны исәпкә алып, ул һәр хезмәт күрсәтүчегә (поставщик услуг – Ред.) рөхсәт ителгән индекс күләмендә аерым билгеләнә, – дип аңлатты министрлыкның матбугат хезмәте. – Күпфатирлы йортлардагы торак хуҗалары йортны идарә итүнең башка ысулын (идарәче компания, торак кооперативы һ.б.) сайлаган очракта милекчеләрнең гомуми җыелышы күпфатирлы йортта гомуми милекне тәртиптә тоту һәм ремонтлау чыгымнары өчен түләүгә карата башка тарифлар күләмен билгеләргә хокуклы.

Нәрсә өчен түлибез?

Коммуналь хезмәтләр бәрабәренә фатирда яшәүчеләргә уңайлы шартлар тудырыла. Бу шартларның исемлеге шушы торакта яшәүчеләр һәм торак милекчеләре ширкәте яисә башка орган арасындагы шартнамәдә һичшиксез күрсәтелергә тиеш. Тик ул шартнамәнең күчерелмәсе һәркемнең дә кулында булмаска мөмкин бит. Үзеннән-үзе сорау туа: нинди хезмәтләр өчен түлибез соң?

 

Түләргә ярамый түләмәскә?!

Торак-коммуналь хуҗалык хезмәтләре өчен түләүне аз булса да киметеп булмыймы соң? «USVR» юридик агентлыгы белгечләре моның мөмкин булуын аңлатты.

− Еш кына торак-коммуналь хезмәтләр өчен килгән квитанцияне кат-кат тикшереп, саннарны исәпләп утырырга кулланучының вакыты да, көче дә калмый. Шуңа да килгән бәя белән килешәләр дә түлиләр. Квитанцияне яхшылап карасак, анда әллә нинди пунктлар барлыгын күрергә мөмкин. Мәсәлән, «ТО СКПТ» дигән юл. Телевидениене күмәк кабул итү системасы дигән сүз инде бу. Ягъни, антенна өчен түләү. Тик барлык фатирда да телевизор да, аның өчен антенна кабеле дә юк ич. Һава өчен берәүнең дә түлисе килми. Аена 40–50 сум гына булса да, бер елга исәпләсәң, азмы-күпме акча чыгарга мөмкин. Бу очракта нишләргәме? Иң элек идарәче оешмага мөрәҗәгать итәргә кирәк. Бу антенна гомуми милек булып саналамы, тариф йортта яшәүчеләр белән килештерелгәнме? Шушы чыгымны квитанциядән сызып ату түбәндәге очракларда гына мөмкин. Беренчедән, ул йортта яшәүчеләрнең гомуми милке саналмаса һәм сез аннан файдаланмасагыз. Икенчедән, түләү күләме милекчеләр җыелышында тикшерелмәгән булса һәм шәһәр тарифына туры килмәсә. Казан өчен бу – 1 кв. метрга 0,57 сум. Өченчедән, түләү үзе эченә әлеге антенна күрсәтә торган элемтә хезмәтләрен дә алып торса, ягъни
элемтә операторы бу антеннага сигнал бирә, моның өчен идарәче оешмадан акча ала, ә бу оешма йортта яшәүчеләрнең барысына да бәяне тигез бүлә, – дип сөйләде белгечләр. – Күреп торасыз, исәп-хисап кәгазендәге һәр юлны тикшерә башласаң, экономияләүнең очына чыгарга була. Вакыт кына кирәк инде.

Түләүләр белән риза булмаганда, исәп-хисапны ничек башкарырга? «Татарстанның торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә төбәк иҗтимагый контроль үзәге» коммерцияле булмаган партнерлыгыннан без шул хакта сораштык.

– Янәдән исәп-хисап башкару өчен аның сәбәбе булырга тиеш. Бу коммуналь хезмәт күрсәтүнең сыйфатсыз булуы; торак йортта яшәүченең вакытлыча анда булмавы; фатирда яшәүчеләрнең санын дөрес күрсәтмәү һәм башка сәбәпләр ачыкланган очракта мөмкин. Әгәр дә милекче түләү кәгазендә хата тапса, идарәче оешмага мөрәҗәгать язарга тиеш, – дип аңлатты белгечләр. – Вәкаләтләр исәп-хисап үзәкләренә күчерелгән очракта да, түләүләрне билгеләү идарәче оешма җаваплылыгында кала. Мөрәҗәгатьтән соң идарәче оешма закон белән билгеләнгән срокта (10–30 көн) мөрәҗәгать итүчегә җавап бирергә тиеш. Әгәр идарәче компаниядән канәгатьләндерерлек яисә гомумән җавап алынмаса, контроль-күзәтчелек органнарына мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Министрлыкның матбугат хезмәтендә дә яңадан исәп-хисап башкару өчен акт төзергә кирәклеген искәрттеләр. Шул рәсми кәгазьдә күрсәтелгән хезмәтнең сыйфаты кимегән вакыт аралыгы, гариза бирү вакыты, аның теркәү номеры, хезмәт күрсәтүнең сыйфаты начараюының сәбәбе, күрсәтелгән хезмәтнең норматив сыйфатына җиткерү вакыты язылырга тиеш.

Фатирларда яшәүчеләрнең тагын бер баш бәласе бар әле. Кеше яшәмәгән фатирлар өчен дә йорттагылар түләгән очраклар мәгълүм. Шул сәбәпле дә кайчак квитанция кәгазендә хәйран гына суммалар килеп төшә. Моны берәр ничек хәл итеп буламы?

– Чынлап та, идарәче оешмаларның әҗәтләрне (мәсәлән, гомумйорт ихтыяҗлары өчен тотылган электр энергиясе өчен) күршеләргә йөкләү хокукы бар. Бу бурыч гомуми мәйданның күләменә пропорциональ рәвештә бүленә. Тик ул сумма төбәктә билгеләнгән нормативтан артып китмәгән булырга тиеш. Аерманы исә идарәче оешма түләргә мәҗбүр була, – ди «Татарстанның торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә төбәк иҗтимагый контроль үзәге» белгечләре. – Фатир хуҗалары еш кына счетчиктагы күрсәтмәләрне вакытында тапшырмый. Кемдәдер исәп җиһазларының срогы чыккан була, кайсыларында бөтенләй юк. 1–2 кеше генә теркәлгән булса да, фатирда күбрәк кеше торуы ачыклана, болар барысы да гомумйорт чыгымнарын исәпләүдә мәшәкать китереп чыгара. Мондый сорау тумасын өчен, гомуми җыелышлар вакытында хисап җиһазлары күрсәткечләрен язу вакытында белгечләр белән бергә йөриячәк затны сайларга киңәш ителә.

САН

Суд приставлары федераль хезмәте мәгълүматларына караганда (ФССП), россиялеләрнең 2020 ел азагына торак-коммуналь хуҗалык буенча 76 млрд сумлык бурычы җыелган икән. Әҗәтнең уртача суммасы – 24 мең сум тирәсе.

 

Россиядә торак-коммуналь хезмәтләрнең уртача бәясе 4,8 мең сум тәшкил итә. Узган ел «РИА Новости» оештырган сораштырудан күренгәнчә, Татарстанда уртача статистик гаилә торак-коммуналь хезмәтләр өчен аена 4,2 мең сум акча тота. Әлеге чыгымнар гаилә чыгымнары өлешенең 8,8 процентын тәшкил итте.

 

Татарстанның Тарифлар буенча дәүләт комитеты башлыгы Александр Груничев 2021 елның 1 июленнән торак-коммуналь хезмәтләргә тарифларның ничек үзгәрүе турында белдерде. Уртача үсеш 4,4 проценттан артмас дип өметләндерәләр. Газ бәясе – 3, ә электр энергиясе 4,6 процентка артачак. Ел уртасыннан суга бәйле тарифлар да артачак. Мәсәлән, эчә торган су — 2,8, кайнар су 3,9 процентка кыйммәтләнәчәк. Чүпкә кагылган тарифлар 7 процентка артачак. Каты коммуналь калдыкларны күмү һәм эшкәртү бәясе 16,36 процентка күтәреләчәк.

 

Яңа елга – яңа «бүләк». Дәүләт хезмәтләре порталы аша коммуналь хезмәтләргә түләүчеләргә хәзер комиссия өстәделәр. «Ак Барс» банкыннан файдаланучылардан гына алынмаячак ул. Башка банк картасыннан түләгән очракта комиссия күләме – 0,8 процент.

 

«ЖКХ Контроль» коммерциячел булмаган партнерлык уздырган сораштыру нәтиҗәләре күренгәнчә, россиялеләр торак-коммуналь хуҗалыгыктагы иң төп бәла дип түләүләрне дөрес итеп башкармауны атаган (19 процент). Икенче урында күпфатирлы йортларны сыйфатсыз идарә итү тора (14 процент). Торак йортларның халәтеннән 13 процент кеше канәгать түгел икән.

 

2020 елга караган мәгълүмат буенча, башкалада 900гә якын идарәче оешма теркәлгән, алар карамагында 400 меңнән артык шәһәр фатиры.

 

КЫЗЫК-МЫЗЫК

Смайлик Торак-коммуналь хезмәтләр өчен квитанцияне түләгәч кенә нинди шәп фатирда яшәвеңне аңлыйсың икән ул.

Смайлик Җылылык бирү мәсьәләләре буенча «кайнар элемтә» ачылды. Хәзер һәркем бу телефон номерына шалтырата һәм ни өчен элемтәнең – кайнар, ә фатирдагы батареяның салкын икәнен белә ала.

 

Татарстанда торак-коммуналь хуҗалык мәсьәләләре буенча «кайнар элемтә» телефоны эшли. Шалтыратулар +7 (843) 236-00-71 номеры буенча кабул ителә.

Чулпан Гарифуллина әзерләде


Фикер өстәү