Дин буенча хатын-кызлар ир фамилиясен алырга тиешме?

Сорауга Кабан арты мәчетенең икенче имамы Сәлимҗан хәзрәт Домнин  җавап бирә.

– Гарәп илләрендә хатын-кызлар ирләренең фамилиясен алмый, имеш…

– Бу мәсьәләдә ике төрле фикер бар. Аллаһы Тәгалә Коръәндә: «Үз әтиләрегезгә кайтыгыз», – дип әйтә. Һәр кешенең үз нәселе, үз фамилиясе бар. Ә нәсел бик мөһим. Хатын-кыз башка кеше фамилиясен алса, ул үзен шул нәселгә бәйләгән булып чыга. Шунлыктан, фамилияне алыштырырга киңәш ителми. Кайбер гаиләләрдә кыз балалар гына була. Нәселләренең фамилиясе дәвам итсен өчен, ирләренең фамилияләрен алмаган очраклар бар. Революциягә кадәр дә хатын-кызлар үз фамилияләре белән йөргән. Икенче фикер буенча, фамилия ул әллә ни мөһим әйбер түгел һәм әти-әнине инкарь итми. Әмма хатын-кызның үз фамилиясендә калуы хәерлерәк. Бу ЗАГСта да рөхсәт ителә. Аннары фамилияне үзгәртү мәшәкатьле дә бит. Кызганыч, күп кенә парлар аерылыша да. Кайбер хатын-кызлар, кыз фамилияләренә кире күчеп тормыйча, ирләренең фамилиясендә кала. Шуңа да, башта ук кыз фамилиясендә калуы хәерлерәк булыр иде.


Дин буенча хатын-кызлар ир фамилиясен алырга тиешме?” язмасына фикерләр

  1. Хэоюзер монысы да узгэрэмени? Хатын — кыз агарга пешермэскэ, юмаска да тиеш дип язды бер имам. Ир кешенен дэрэжэсе тошэ…..

Фикер өстәү