Каргыш җиде буынга кадәр төшәргә мөмкин

Пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа салләллаһү гәләйһиссәлам: «Аллаһның ачуын үз өстегезгә алып, җәһәннәмнең интегүләрен үзегезгә якынайтып, бер-берегезгә карата ләгънәт, каргыш кылмагыз», – дигән. Бу сүзләрнең ни дәрәҗәдә хак булуын һәркайсыбыз аңлый. Әмма, ни кызганыч, көндәлек тормышыбызда моның нәкъ киресен чагылдырган мисаллар да шактый очрый. Авыздан чыккан бер бөртек сүз аркасында каргышка дучар булмас өчен ни эшләргә? Ләгънәттән ничек сакланырга? «Тәүбә» мәчете имам-хатыйбы Артур хәзрәт Габдуллин белән шул сорауларга җавап эзләдек.

– Артур хәзрәт, каргыш турында сөйләшүне аңа дини күзлектән аңлатма бирүдән башлыйк әле.

– Динебез каргыштан сакланырга куша. Кешеләр бер-берсен кыерсытып, талашып, сугышып яшәү өчен дөньяга килмәгән. Киресенчә, Аллаһы Тәгалә кешеләрне үзара дус яшәсеннәр өчен булдырган. Пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа салләллаһү гәләйһиссәлам динне тарата башлаганда аны туганнары, гарәпләр бик нык кыерсыткан, яратмаган. Ул алардан рухи яктан да, физик яктан да бик зур зыян күргән. Пәйгамбәребез динне тараткан чорда гарәпләр бик нык эчкәннәр, бозык гамәлләр кылганнар. Ул әдәп-әхлакка өйрәтүгә керешкәч, гарәпләр моны кабул итә алмыйча, аны интектерә башлаган. Ахыр чиккә җиткәч, пәйгамбәребез аны азаплаган ике-өч кешегә ләгънәт кылган. Аннан Аллаһы Тәгалә аңа Коръәндә: «Ләгънәт кылу ул синең хокукта түгел», – дигән сүзләр җибәргән. Димәк, ләгънәтне кемгә төшерү-төшермәүне бары тик Аллаһы Тәгалә генә белә. Күпмедер вакыт үткәч, пәйгамбәрне интектергән шушы ике-өч кеше, динне кабул итеп, мөселманга әйләнәләр. Бу кешеләр ләгънәткә лаек булса да, Аллаһы Тәгалә аларга каргыш тидермәгән. Ник дигәндә, ул киләчәктә шушы ике-өч кешенең, гаебен аңлап, тәүбә кылып, дингә киләчәген белгән. Шуңа күрә кеше безгә авыр сүз әйтсә, үпкәләтсә дә, аның сүзләрен кабул итеп, үпкәңне ләгънәткә әверелдермичә гафу итәргә тырышсаң, күпкә хәерлерәк булачак.

– Каргыш ике яклы була, диюләре дөресме?

– Каргыш, дөрестән дә, ике яклы булырга мөмкин. Пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа салләллаһү гәләйһисәлам: «Сугышкан вакытта кемнедер җиңгән кеше көчле түгел, ярсыганда үзенең ачуын тотып кала алган кеше көчле», – дигән. Мисал өчен, бер кеше икенче берәүгә каргыш сүзләр әйтте, ди. Әгәр кеше ачуы килгәндә, эчендәге бөтен начарлыкны тышка чыгарып, начар, каргыш сүзләр әйтә икән, ачуын чыгарган кеше шушы каргышка лаек булса да, Аллаһы Тәгалә аңа каргышны тидермәскә мөмкин. Бәлки, ул шушы кешене, ачуын чыгарачакмы, әллә үз-үзен кулда тотачакмы, дип сынап карагандыр? Шуңа күрә ачуын тота алмау аркасында кычкырган ләгънәтләре, шушы сынауны үтә алмаган өчен, аның үзенә кайтырга мөмкин. Пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа сгс: «Кеше икенче берәүгә гаделсез ләгънәт кыла икән, ул ләгънәт аның үзенә әйләнеп кайтачак», – дигән. Әгәр кеше кемнедер үпкәләткән, кимсеткән, рәнҗеткән өчен шушы каргышка чынлап та лаек булса, кыерсытылган кешенең догасы кабул була.  Аллаһы Тәгалә дә: «Үпкәләткән кешеңнең күз яшеннән курык. Ул миннән сораячак һәм мин аңа ярдәм итәчәкмен», – дигән.  Әмма Аллаһы Тәгалә бу каргышны аңа тидермичә, аннан соң килгән буынга да төшерергә мөмкин. Кешенең бу дөньяда җыйган каргышлары аның җанын ахирәттә дә интектерергә мөмкин. Әмма кеше, гаебен танып, тәүбә кылса, Аллаһы Тәгалә аны үпкәләгән кешенең ләгънәтеннән саклап калыр. Коръәндә дә: «Беркайчан да Аллаһы Тәгаләнең рәхимлелегенә өметегезне өзмәгез», – диелгән.

– Үсемлек, хайваннарның да каргышы төшә аламы?

– Үсемлекләр каргышы турында төгәл генә әйтә алмыйм. Әмма хайваннарга карата динебез мәрхәмәтле булырга куша. Пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа сгс бөтен хайваннарны да яраткан. Шулай бервакыт аның чапанына бер песи менеп йоклаган. Ул, шушы песигә мәрхәмәтлек күрсәтеп, аны уятмыйм дип, чапанының итәген кисеп алган. Аның бер өлеше песи астында калган. Бу песигә генә түгел, бөтен хайваннарга да кагыла. Аларның барысын да Аллаһы Тәгалә яралткан.

– Каргыш ничә буынга кадәр төшәргә мөмкин?

– Әйтелгән каргышның тиешле кешегә барып җитмәве – күрсәткеч түгел. Каргышны кеше бу дөньяда да, ахирәттә дә  күрә ала. Шуның белән беррәттән Аллаһы Тәгалә ул каргышны аннан соң килгән буыннарга да җиткерергә мөмкин. Әгәр кеше шулкадәр зур гөнаһлар кылган булса, алар өчен ләгънәт беренче, икенче, хәтта җиденче буынга да төшә ала. Бу – Аллаһы Тәгаләнең хикмәте, барысын да ул гына хәл итә. Әйтик, кеше гомер буе диннән көлде, ди. Ул бу дөньядан киткәнче аның балаларына нәрсәдер була башлый. Сынау арты сынау килә, йә баласын югалта, йә ул чирле булып туа… Шул рәвешле бу кеше бала хәсрәте кичерә. Аллаһы Тәгалә ләгънәтне аның үзенә тидермичә, башка яктан – балаларына михнәт китереп сынарга мөмкин. Шуңа күрә кешеләр белән аралашканда телеңә бик нык игътибар итәргә кирәк. Авызыбыздан чыккан бер сүзебез дә кешенең күңеленә тия ала.

– Каргыштан саклану өчен ниләр эшләргә кирәк?

– Каргыштан саклану өчен иң беренче чиратта кеше булырга кирәк. Аллаһы Тәгалә безне кеше итеп барлыкка китергән, акыл, яхшы сыйфатлар биргән. Ләкин кешеләр алардан дөрес итеп файдалана белмиләр. Игътибар итсәгез, бүген күпләр бары тик кешегә генә хас булган яхшы сыйфатларны югалтып, үзенә яман сыйфатлар алып, шулар белән гөнаһ кылып, кешеләрнең ләгънәтләрен җыеп, хайваннардан да түбән дәрәҗәгә төшә. Ләгънәттән саклану өчен син үзең кеше бул! Аллаһы Тәгаләне таны, нәрсә кушкан – шуны үтә, нәрсәне тыйган – шуннан тыел. Пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа сгс ничек кушкан, шулай эшлә. Ул: «Кешеләрне үпкәләтмә», – дигән икән, үпкәләтмәскә, кыерсытмаска тырыш. «Ачуыңны тот», – дигән икән, ачуыңны тотарга омтыл. Ихлас күңелдән, иман белән Аллаһы Тәгаләгә ышанып, чын мөселман булып, Аллаһы Тәгалә кушканча матур, әдәпле итеп яшәсәң, башкалар сиңа авыр сүз әйтсә дә, гафу итә белсәң, каргыштан куркасы юк. Бу очракта син беркемне дә үпкәләтмисең, зыян китермисең. Синең күркәм сыйфатларыңа ияреп, әйләнә-тирәңдәге кешеләр дә яхшы якка үзгәрергә мөмкин. Шуңа күрә безне шушы ләгънәт дигән яман күренештән динебез, Аллаһы Тәгалә куйган кануннар, пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа сгс күрсәткән юл гына коткара ала.

Динә Шәкүрова


Фикер өстәү