Ислам динендә гаилә кору мәсьәләсенә зур игътибар бирелә. Аллаһы Тәгалә каршында никах иң олы гамәл булып санала. Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.с.): «Никах – минем сөннәтемдер. Сөннәтемнән баш тартучы минем өммәтемнән түгел», – дигән. Икенче бер хәдисендә: «Никахлашыгыз, үрчегез, мин кыямәт көнендә өммәтемнең күплеге белән мактанырмын», – диелә. Кабан арты мәчетенең икенче имамы Сәлимҗан хәзрәт Домнин белән без бүген шул хакта сөйләштек.
– Хәзрәт, никах шартлары турында сөйләгез әле.
– Никах дөрес булсын, барлык шартлары җиренә җиткерелсен дисәк, иң элек, әлбәттә, кызның ризалыгы таләп ителә. Динебездә кызны көчләп кияүгә бирү, мәҗбүр итү тыелган. Кайсыдыр җирлектә кызны урлау, көчләп кияүгә бирү норма дип кабул ителсә дә, динебездә кызның ризалыгын алу зарури. Мөхәммәд пәйгамбәр янына бер кыз килә дә әтисеннән зарланып: «Ризалыгым булмыйча кияүгә бирде», – ди. Аллаһ илчесе аңа: «Әгәр теләсәң, никахны юкка чыгарабыз», – дип җавап бирә. Икенче шарт – мәһәр, ягъни егетнең кызга бирелә торган никах бүләге булуы да тиешле. Аның күләме динебездә чикләнми. Тимер балдактан алып машина, фатир да булырга мөмкин ул. Ләкин кияүгә чыгучы кыз мәһәрнең зурлыгы белән егетен куркытып качырырга да тиеш түгел. Өченче шарт – шаһитләр булу, ике мөселман ир, яки хәнәфи мәзхәбе буенча мөселман булган бер ир һәм ике хатын-кыз булсада ярый. Аларның булуы никахның шартлары үтәлүен раслар өчен кирәк. Тагын бер мөһим мәсьәлә – кыз кешегә әтисенең ризалыгын алу, әти-әнисенең хәер-фатихасына ия булу. Чөнки тормыш авырлыклары, гаиләне тәэмин итү егет өстендә, ә кызларыбыз алар назлы, йомшак, нечкә күңелле. Аны кем яклар һәм терәк булыр? Әйтергә кирәк, гарәп илләрендә дә, Төркия яки Урта Азия, Пакьстан кебек мөселманнар яшәгән илләрдә дә кызларны әтиләре үз куллары белән кияү кулына тапшыралар. Һәм шул гаиләдә, Аллаһ насыйп кылса, бәрәкәте дә күбрәк булыр.
– Мәһәр артык зур булмасын, дидегез, аның төгәл күләме бармы һәм бирмәсәң гөнаһлы буласыңмы?
– Мәһәр 10 дирһәмнән дә кимрәк булырга тиеш түгел, ди галимнәребез. Бу – якынча 32 грамм көмеш бәясе, хәзерге көн бәяләре белән исәпләгәндә, 1800 сум. Никах алдыннан әйтелми калып бирелмәсә, тормыш дәвамында халык арасында таралган урта бер мәһәр кыйммәте чыгарылырга тиеш. Бергә яши башлаганчы, никах тантанасында бирелсә, хәерлерәк. Нәрсә белән бирелүе – анысы инде кызның таләбеннән чыгып, егетнең мөмкинлегенә карап билгеләнә. Кәләш күбрәк сораса, егетнең «Әссәламү галәйкүм» дип китеп баруы да ихтимал. Үткәрелгән никахлардан чыгып әйтәм: күп вакытта ул алтын алкалар, йөзекләр һәм беләзекләр була. Ләкин кайвакыт зур суммадагы акча, машина, хәтта фатир да булганы бар. Нишлисең бит, кызны үзеңнеке итәсең килсә, мәһәр табырга тырышасың инде.
– Бездә мәһәргә бүләк итеп кенә карыйлар, чынлыкта ул зур мәгънәгә ия бит.
– Чынлап та, мәһәрнең хикмәте бик зур. Галимнәребез аны кияүгә чыгучы кәләшнең хакы, шуңа да катгый бирелергә тиеш, ди. Аларча, әгәр ул-бу була калса, мәһәр аерылган яки тол калган хатын-кызга беренче вакытларда яшәп торырга җитәрлек байлык булырга тиеш. Пәйгамбәребез (с.г.с.), өйләнгәндә, мәһәр итеп 500 дирһәм (1,5 кг көмешкә тиң) биргән, дигән хәдисләр бар. Безнең бәяләргә күчергәндә, 87 мең тирәсе килеп чыга. Шуңа күрә мәһәр мәсьәләсенә җитди карарга кирәк. Өч тиенлек бүләк тә булмасын, егетләрне качырырлык артык кыйбат та булмасын.
– Никах мәҗлесен элек кыз йортында уздыралар иде. Хәзер кафе, мәчетләрдә үткәрәләр. Дин буенча ул ничек булырга тиеш?
– Анысы кешеләрнең ихтыярларына кала. Никах шартлары һәм килешүе үтәлсә, шул җитә. Әмма халкыбыз арасында таралган гадәт буенча никахны кыз ягында үткәрәләр, ә туйны – егет ягында. «Килен булып төште» дип юкка гына әйтмәгәннәр бит. Ләкин бу гадәткә хәзер халкыбыз катгый карамый. Кайда җиңелрәк, кайда арзанрак дип тә әйтеп була шунда үткәрәләр. Гомумән, кафе ише урыннарда никах үткәрү бик кулай: әзерләнәсе, пешеренәсе, азактан җыештырасы юк. Күчтәнәчләреңне, бирнәне алып килсәң, шул җитә. Мәчеткә үткәрүгә килгәндә, әгәр Аллаһ йортына ихтирам күрсәтелсә, өйләнешүчеләр, кунаклар әдәп сакласа, күркәм булыр.
– Кайбер мөселман илләрендә никахта кәләш үзе катнашмый. Бу каян килгән тәртип?
– Әйе, бу күренеш дини мохит көчле булган җәмгыятьләрдә очрый. Асылы бизәнгән, кып-кызыл алма кебек пешкән матур кәләшнең башка чит-ят ирләр каршында күренеп, игътибар җәлеп итеп утыруы тиеш түгеллегендә дип уйлыйм. Чөнки динебездә һәм халкыбызның якын тарихына күз салсак, хатын-кызлар – гыйффәтлелек, сафлык үрнәге. Элек хәтта олы яшьтәге әбиләрнең урамда берәр иргә эндәшкәндә яулык очы белән авызларын япканнарын күреп була иде. Хәзерге кебек чекерәеп авызга кереп сөйләшми иделәр.
– Күпләрдә ике гает арасында никах укытырга ярамый дигән ялгыш фикер яши, шуңа ачыклык кертсәгез иде.
– Ике гает арасында никахлашырга ярамый дигән сүз – халык арасында таралган юк-бар хорафатларның берсе. Ел фасылы, ай яки көн никахның бәхетле яки бәхетсез булуына берничек тә тәэсир итми. Гомерләребезне, гаиләләребезне бәрәкәтле итүче, ризыкландыручы, ир белән хатын арасына мәхәббәт-өлфәт салучы тик Раббыбыз Аллаһ кынадыр. Аннан сорап, Аңа ялварып һәм Аңа тәвәккәлләргә тиешбез. Пәйгамбәребез Мөхәммәд үзе хатыны Гайшәгә нәкъ менә ике гает арасындагы шәүвәл аенда өйләнгән һәм аның белән бик бәхетле булган, яратышып торганнар.
– Гарәп илләрендә хатын-кызлар ирләренең фамилиясен алмый, имеш…
– Бу мәсьәләдә ике төрле фикер бар. Аллаһы Тәгалә Коръәндә: «Үз әтиләрегезгә кайтыгыз», – дип әйтә. Һәр кешенең үз нәселе, үз фамилиясе бар. Ә нәсел бик мөһим. Хатын-кыз башка кеше фамилиясен алса, ул үзен шул нәселгә бәйләгән булып чыга. Шунлыктан, фамилияне алыштырырга киңәш ителми. Кайбер гаиләләрдә кыз балалар гына була. Нәселләренең фамилиясе дәвам итсен өчен, ирләренең фамилияләрен алмаган очраклар бар. Революциягә кадәр дә хатын-кызлар үз фамилияләре белән йөргән. Икенче фикер буенча, фамилия ул әллә ни мөһим әйбер түгел һәм әти-әнине инкарь итми. Әмма хатын-кызның үз фамилиясендә калуы хәерлерәк. Бу ЗАГСта да рөхсәт ителә. Аннары фамилияне үзгәртү мәшәкатьле дә бит. Кызганыч, күп кенә парлар аерылыша да. Кайбер хатын-кызлар, кыз фамилияләренә кире күчеп тормыйча, ирләренең фамилиясендә кала. Шуңа да, башта ук кыз фамилиясендә калуы хәерлерәк булыр иде.
– Никах яңарту дигән нәрсә бар. Ул нинди очракта яңартыла?
– Никах ул бит кием кебек искерми, яңартуга мохтаҗ түгел. Никах – ир белән хатын-кыз арасындагы шартларына туры китерелгән килешү. Менә шул килешү ул йә бар, яки юк. Никахны яңарту тормышны җанландырып җибәрә торган чара түгел. Бездә халык, сүзгә кереп, аралар салкынаеп аерым яши башлагач, кире кушылырга теләсәләр, никахны яңартыйк, диләр. Әгәр талак кылынмаса, никахны бетерергә теләп аерылышу мәгънәсенә туры килгән сүзләр әйтелмәсә, никахны яңартырга кирәк түгел. Гаиләдәге тавыш-җәнҗалны чишер өчен башка төрле ысуллар эзләргә кирәк. Ә инде әгәр тавыш купканда талак сүзләре ычкынса, шуннан соң озак вакыт аерым яшәсәләр, менә монда никахны чыннан да яңартырга түгел, ә киредән укытырга кирәк. Әлбәттә, һәр андый очракка никах укытыр алдыннан бөтен нечкәлекләре белән җирле казыйга мөрәҗәгать итәсе була. Ул никахыгыз дөресме, дәвам итәме яки тагын никах укытырга кирәкме икәнлеген ачыклап әйтер. Кайвакыт: «Хыянәт иткәч, никах яңартырга кирәкме?» – дип сорыйлар. Зина никахны бозмый, ләкин үзара мөнәсәбәтләрне какшата.
– Никахсыз яшәүчеләр дә юк түгел, аның никадәр зур гөнаһ булуы турында искәртсәгез иде?
– Никахсыз яшәү динебездә зина дип атала һәм зур гөнаһлардан санала. Андый тормышның ни яме, ни бәрәкәте булмас. Коръәндә Аллаһ безне күп аятьләрендә чисталыкка, сафлыкка чакыра. Зина кылганда кешенең иманы зәгыйфьләнә, хәдисләрдә, зина кылган кавем үзләренә Аллаһ газабын чакырырлар, диелә.
Дилбәр Гарифуллина
Илдар Мөхәммәтҗанов фотосы
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat