«Күптарифлы счетчик кирәк тә түгел»: торак-коммуналь хезмәтләргә түләгәндә, ничек экономияләп була?

Август аенда коммуналь хезмәтләр өчен түләү артып килде. Түләү Мәскәүдә – 4,6, Мәскәү өлкәсендә – 3,6,  Санкт-Петербургта – 3,5,  Татарстанда  4,4 процентка арткан. Торак-коммуналь хезмәтләргә түләгәндә, ничек акчаны экономияләп була?  «ВТ» журналисты шул сорауга җавап эзләде.

 «Кулың артка җитсен!»

Казанда яшәүче Ләйсән Исмәгыйлева әнә шулай ди. Ул күпфатирлы йортта яши. Коммуналь хезмәтләр өчен аз түләми. Кыш көнендә бәяләр аеруча «тешли» икән. Ике бүлмәле фатир өчен 9 мең сум түләү килә, ди.

– Безнең йортта исәпләгечләр куелмаган. Фатир сайлаганда никтер шунысына игътибар ителмәгән. Арзанрак булсын дип, искерәк йорттан алган идек.  Моңа кадәр урам җылыттык, акчаны җилгә очырдык, – ди ул.

Күп түләмәү җаен тапканнар. Ире Рамил, акчаны  азрак түләр өчен, йорттагы фатир хуҗаларын исәпләгеч куйдырырга күндергән. Биредә яшәүчеләрдән риазлык алгач, фатирларга исәпләгеч куйганнар.

– Утны да, суны да сак тотабыз. Телевизордан Илдар Кыямовның: «Теш чистартканда, кранны ябып торам», – дигәнен ишеткән идем. Хәзер без дә шулай эшлибез. Мунчага авылга кайтып йөрибез. Лампочкаларны энергияне саклый торганга алыштырдык. Балаларны да экономияләргә өйрәтәбез. Юрганыңа карап, аягыңны сузасы. Бер ай түли алмасаң, пеня килә хәзер. Шуңа күрә без түләүне вакытында башкарабыз, – ди Ләйсән.

«Акчам җитмәгәч, хәер сорашам»

Казанның агросәнәгать паркында Кадрия Галиеваны (исеме үзгәртелде) еш очратам. Ул анда хәер сораша, коммуналь  хезмәтләр өчен түли алмый, акчасы җитми икән.

– Ике бүлмәле фатирга коммуналь түләүләр  җәен – 4 мең, кыш көне 6500 сум килә. 8100 сум пенсия алам. Җиткереп булмый бит, балам. Улымны җирләгәч, авыруым көчәеп китте. Хәзер ай саен 4 мең сумнан артык акчам даруга китә. Әле бит ашарга да кирәк. Шуңа да монда чыгып басам. Кешеләр ташламый, акчасын да бирәләр, ризык та калдырып китәләр, – ди ул.

Кадрия апа квартплата язуында  аңа кирәге булмаган хезмәтләр күп, ди. Әллә аларны сызып ташлап, кирәген генә түлисе инде дигән уйлары да бар. Без бу хакта Татарстанның торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә иҗтимагый контроль буенча төбәк үзәге башкарма директоры, Татарстанның Иҗтимагый палатасы әгъзасы Дмитрий Романовтан сораштык.

– Квитанциядәге хезмәтләрне беркем дә үз белдеге белән сызып ташлый алмый. Квартплатаны идарәче оешма формалаштыра. Анда коммуналь һәм торак хезмәтләренең исемлеге бар. Исегезгә төшерәбез: коммуналь хезмәтләргә салкын һәм кайнар су, канализация, электр, җылылык, газ, һәм чүп чыгару керә. Торак хезмәтләре дигән өлешендә күпфатирлы йортта яшәүчеләрнең гомуми милкен тәртиптә тоткан өчен тиешле сумма языла. Квартплатада өстәмә хезмәтләр дә булырга мөмкин. Болары милекчеләрнең гомуми җыелышында кабул ителә. Россия Торак кодексының 30 нчы маддәсенең 3 нче өлеше нигезендә әлеге түләүләрне һәр кеше башкарырга тиеш. Әгәр билгеле бер сумманы түләми калдыра икән, ул аның бурычы булып саналачак, –   ди Дмитрий Романов.

Халыкны борчыган сорауны аңа да бирдек. Түләүләрне башкарганда, акчаны ничек янга калдырырга соң?

– Торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләүне  ресурсларны куллануны киметү юлы белән генә экономияләп була. Иң элек фатирга исәпләгеч җиһазлар куйдырырга кирәк. Аны куйдыргач исә, энергия нәтиҗәлелеге югары класслы заманча электр җиһазлары кулланырга киңәш ителә. Көнкүреш техникасын да А һәм югарырак (А+, А++) класслыны сайларга кирәк. Кер һәм савыт-саба юа торган машиналарның экономияләү режимы булганын сайлагыз, – ди Дмитрий Романов.

Җиһазлар төзек булсын

Кайбер күршеләрдә төнлә тормыш башлана гына. Янәсе, төнлә кер юдыртсаң, аз түлисе икән. Без бу хакта да сораштык.

– Тәүлекнең төнге вакытында электр энергиясен янга калдыру куллану үзенчәлекләренә бәйле. Ике тарифлы счетчикны кулланганда, экономияләү өчен, төнге вакытта  тәүлеклек электр энергиясе күләменең 30 проценттан артыгын куллануы кирәк. Әгәр сез  иртәнге 8.00дән 17.00гә кадәр өйдә булмыйсыз икән, фатирда бирелгән расписание буенча эшләргә сәләтле күпсанлы «акыллы» көнкүреш техникасы юк икән, күптарифлы счетчик кирәк тә түгел, – ди Дмитрий Романов. –  Киресенчә, аны урнаштырганда электр энергиясе өчен түләүләр артып та китәчәк.  Коммуналь хезмәтләрне экономияләр өчен, бөтен тормыш эшчәнлеген төнге сәгатьләрдә алып барырга туры киләчәк. Мәсәлән, төнлә савыт-саба һәм кер юу машинасын кабызырга, ноутбукта эшләргә, микродулкынлы мичтән файдаланырга һәм башкасы. Ике тарифлы счетчик кечкенә бизнес өчен (мәсәлән, ипи пешерү цехы)  отышлы булачак.

Коммуналь хезмәтләргә түләүне киметер өчен, өйдәге сантехника җиһазларының да төзек булуы кирәк. «Жилище и комфорт»  идарәче оешмасында озак еллар сантехник булып эшләүче Рөстәм Фәтхуллов әйтүенчә, фатирдагы краннар төзек булырга тиеш.

– Әгәр берәр җирдә су агып ята икән, әлбәттә, түләү күп киләчәк. Мәсәлән, бәдрәфтәге су унитазга тамчылаган гына очракта да, шактый исраф ителәчәк. Суны сак тотарга киңәш итәр идем. Кирәк булмаганда, кранны ябып торырга да мөмкин бит. Алайса, кайбер фатирларга керәсең, краннан су агып тора, хуҗабикә йә телефоннан сөйләшә, йә башка шөгыль белән мәш килә. Акчаны янга калдырыйм дисәң, гади генә ике әйберне онытмаска кушар идем: суны күп тотмыйсың, утны сүндереп йөрисең, – ди Рөстәм.

 Акчаны янга калдыру өчен  20 киңәш

  1. Су һәм җылылык өчен исәпләгеч куйдырыгыз.
  2. Тәрәзәләрне җылытыгыз.
  3. Кранга махсус насадкалар куйдырыгыз. Алар суны экономияләргә ярдәм итә.
  4. Су кранын борып ачыла торганны түгел, рычаг кебеген сайлагыз.
  5. Лампочкаларны энергия саклый торганга алыштырыгыз. Алар энергияне 8–10 тапкыр кимрәк ала.
  6. Батарея белән эшләүче төнге лампалар кулланыгыз.
  7. Кулланмаган вакытта электр чыбыкларын розеткадан алып куегыз.
  8. Савыт-сабаны кул белән юганга караганда, махсус машинада юу бик отышлы. Болай эшләгәндә су 2–3 тапкыр кимрәк тотыла. Киптерү режимын сүндереп куйсагыз да була. Савыт-саба болай да кибә.
  9. Фатирдагы җылылыкны көйләгез. Әгәр сез каядыр китәсез икән, радиаторны «кысып» куярга була.
  10. Утны сүндереп йөрегез.
  11. Шәхси йортта яшәүчеләр хәрәкәткә җавап бирә торган датчиклар куя ала. Әйтик, утны йортка кеше кергәч кенә кабына торган итеп була.
  12. Көнкүреш техникасы сатып алганда, аның энергия нәтиҗәлелегенә карагыз. А классы иң яхшысы булып санала.
  13. Суыткыч ишегендәге резинкаларны тикшереп торыгыз. Әгәр ул яхшы ябылмый икән, электр күп кулланыла, әмма суыткыч яхшы суытмый. Туңдыргычка күп итеп боз кату да энергияне исраф итә. Шуңа аны ешрак чистартыгыз.
  14. Ашарга әзерләгәндә итне алдан алып куегыз. Микроволновкага куймыйча, үзе эрү файдалы да, экономияле дә.
  15. Ашарга әзерләгәндә, тиз җылына торган савыт-саба кулланыгыз.
  16. Электр чәйнеге энергияне күп ала. Шуңа да аңа суны кирәкле күләмдә генә салырга кирәк.
  17. Тузан суырткычны да еш чистартып тору кирәк. Әгәр ул чүпкә баткан икән, энергия күбрәк тотыла.
  18. Керне киемнең үзендә язылган су температурасында юыгыз. 60 градуста, 30 градуста юганга караганда, электр энергиясе 4 тапкыр күбрәк тотыла. Керне кимрәк режимда сыктыру да отышлы.
  19. ТКХ өчен уңайлы юл белән түләгез. Комиссия алмый торган банк аша яки кэшбэк кайтару мөмкинлеге булган карта белән түләргә була.
  20. Квартплатадагы сумманы һәрвакыт тикшереп торыгыз.

Коммуналь  хезмәтләр буенча ниндидер аңлашылмаучанлык килеп чыккан очракта, Татарстанның торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә иҗтимагый контроль буенча төбәк үзәгенә мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Үзәктә дүшәмбедән җомгага кадәр «кайнар линия» эшли. 8 (843) 236-29-97 номерына шалтыратып, үзегезне  борчыган сорауларны бирә аласыз.

Гөлгенә Шиһапова


Фикер өстәү