Татарстанда шторм кисәтүе игълан ителде

Татарстан урманнарында янгын куркынычы кабат югары булу сәбәпле, шторм кисәтүе игълан ителде, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе.

«2021 елның 6 августыннан 16 августына кадәр Татарстан Республикасы территориясендә урманнарда янгын куркынычы югары дәрәҗәдә (IV класс) сакланачак», — дип искәртә метеорологлар.

Элегрәк шундый ук кисәтүләр берничә тапкыр, соңгысы 2 августтан 5 августка кадәр, игълан ителгән иде.

Россиянең күп кенә төбәкләрендә (мәсәлән, Якутиядә) бу җәйдә урман янгыннары котыра. Чиләбе өлкәсендә янгыннарны сүндерделәр инде, әмма бу төбәккә шактый зыян килгән.


Фикер өстәү