Татарстанда янгынга каршы махсус режим әле дә гамәлдә

Язның коры килүе сәбәпле, урманнарда киеренкелек хөкем сөрә. Урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров әйтүенчә, Татарстанда янгынга каршы махсус режим гамәлдә булып килә. Моннан тыш, министр искәртеп үткәнчә, урманнарда булу чикләнгән.  Яңгырлар тиешенчә яумаганлыктан, республикада – IV, урыны белән V класслы янгын куркынычы кертелгән. Ел башыннан бирле төбәктә урманнар белән чиктәш җирләрдә 633 янгын очрагы, 765 термик нокта (әйтик, торфның пыскып ятуы) теркәлгән. Быелгы термик нокталар саны узган елның шушы ук чорындагыга караганда – 4,6 тапкыр, янгыннар саны 4,3 тапкыр арткан.

Сүз уңаеннан, Татарстан урманнарында янгын куркынычының чиктән тыш зур булуы сәбәпле, синоптиклар кисәтүе инде өченче тапкыр озайтылган. 3–10 май чорында урманнарда югары (IV) һәм гадәттән тыш югары дәрәҗәдә (V класслы) янгын куркынычы сакланып кала. Урманнарда янгын куркынычы турында тәүге кисәтү быел 13–20 апрель чорына кертелгән.

Исегезгә төшерәбез: 17 апрельдән 10 майга кадәр Татарстанда янгынга каршы махсус режим гамәлдә булып килә. Бу чорда учак ягарга, калдыклар, кипкән үлән-ботаклар һәм чүп-чар яндырырга ярамый.


Фикер өстәү