Спорт министры Матыцин БРИКС уеннарын 2024 елда Россиядә уздырырга тәкъдим итте

Россия спорт министры Олег Матыцин Россия Президенты Владимир Путинның хөкүмәт белән киңәшмәсендә 2024 елда Россиядә БРИКС илләренең спорт уеннарын уздырырга тәкъдим итте.

» 2024 елда БРИКС берләшмәсендә Россия рәислеге кысаларында БРИКС уеннарын безнең илдә ачык форматта уздырырга тәкъдим итәбез. БРИКСНЫ киңәйтү перспективасын исәпкә алып, без моны аеруча актуаль дип саныйбыз», диде Матыцин.

«2024 елның көзендә Бөтендөнья «Дуслык уеннары»н оештыру эшен дәвам итәбез, уеннарны уңышлы уздыру өчен җәмәгать, дәүләт оешмалары линиясе буенча барлык ресурсларныкуллануны кирәк дип саныйбыз, безнең фикеребезчә, алар даими рәвештә үткәрелергә тиеш», — дип өстәгән ул.


Фикер өстәү