Рөстәм Миңнеханов Казанда БРИКС уеннарын уздыру буенча оештыру комитетын җитәкләячәк

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов быел Казанда БРИКС илләренең Спорт уеннарына әзерләнү һәм аларны үткәрү буенча оештыру комитетын булдыру турында Указга кул куйды. Оештыру комитетына ул шәхсән үзе җитәкчелек итәчәк.

Оештыру комитеты рәисе урынбасарлары: Татарстан вице-премьеры – Министрлар Кабинеты Аппараты җитәкчесе Шамил Гафаров һәм Казан мэры Илсур Метшин. Оештыру комитеты әгъзаларына министрлар, Росгвардия, Федераль иминлек хезмәте һәм Роспотребнадзорның Татарстандагы идарәләре җитәкчеләре, Казан аэропорты, “Казан Экспо”, “Сетевая компания” генераль директорлары, Идел буе физкультура һәм спорт университеты ректоры һәм башкалар кергән.

Указ нигезендә, оештыру комитеты Уеннарны әзерләү чаралары планын эшләргә, аның үтәлешен, бирелгән акчадан файдалануны контрольдә тотарга, уеннар үткәрү бурычларын хәл кылуда хакимиятнең иҗтимагый оешмалар һәм иҗтимагый берләшмәләр белән берлектә эшләвен җайга салырга тиеш. Оештыру комитеты үз вәкаләтләренә керүче мәсьәләләрне хәл кылу өчен оператив штаб һәм эш төркемнәре булдырырга мөмкин.

Исегезгә төшерәбез: БРИКС илләре уеннары быел июнь аенда Парижда узачак Олимпиада алдыннан үткәрелә. Анда 50дән артыграк ил спортчыларының катнашуы көтелә. Алар 30 спорт төре буенча көч сынашачак. Ә инде октябрь аенда Татарстан башкаласында БРИКС илләренең югары дәрәҗәдә очрашуын уздыру күздә тотыла.


Фикер өстәү