СССРның халык артисты Юрий Соломин вафат

СССРның халык артисты һәм Кече театрның сәнгать җитәкчесе Юрий Соломин 88 яшендә вафат булды. Бу хакта ТАСС хәбәр итә.

Агентлык мәгълүматларына караганда, инсульт нәтиҗәсендә хастаханәгә эләккән Соломинны кичә аннан чыгарганнар. Бүген исә артист вафат булган.

Үлеменең беренчел сәбәбе — бөер җитешсезлеге. Чигә өлешенә һәм баш миенә күп санлы кан савудан кичергән инсульт фонында аның авыруы катлауланган.

Актер янында аның кызы булган, дип хәбәр ителә. Хушлашу көне һәм урыны соңрак билгеле булачак.

 


Фикер өстәү