Чиргә ял юк. «Бик күп кенә респиратор авырулар баш калкыткан чор»

Яңа ел алдыннан республикада вируслы авыручылар саны кисәк артты. Дәвалау оешмаларына да, табибларга да эш икеләтә күбәйде. Шәхсән үзебезгә дә өйгә чактырткан балалар табибының килүен төнге сәгать уникегә кадәр көтәргә туры килде. Аңлап кабул иттек, билгеле. Аңа кадәр педиатрыбыз үзе дә алдан: «Авыручылар бик күп, өлгермибез, бүген бик соң гына килеп җитәрмен, мөгаен», – дип шалтыратып кисәтеп куйган иде.

Ул көннәрдә республиканың Сәламәтлек саклау министрлыгы да дәвалау оешмаларының көчәйтелгән режимда эшләвен, «ашыгыч ярдәм»не дә көне буе көтәргә туры киләчәге турында кисәтте. Бәйрәм ялларында исә вазгыять бераз тотрыклана төшкән. Татарстан буенча Роспотребнадзор идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, быелның беренче атнасында республикада грипп һәм ОРВИ йоктыруның 17593 очрагы теркәлгән. Бу алдагы атна белән чагыштырганда 37 процентка азрак. Белгечләр моны озын Яңа ел яллары галәмәте дип бәяли. Көндәлек эш, уку режимы башлангач, гыйнвар азагында республикада вируслы чирләр йоктыручылар саны кабат артачак, дип фаразлый алар. Ник дигәндә, гыйнварда елның-елында шул хәл күзәтелә.

– Бүген күбрәк А тибындагы грипп очрый. Коронавируска бәйле вазгыять тотрыклы. Ковид белән авыручылар саны алдагы атна белән чагыштырганда 27 процентка азрак. Бәйрәм чорында халык дәвалау оешмалары юлын сирәк таптый. Декабрьнең соңгы атнасы белән гыйнварның беренче атнасында авыручылар саны кимү  әнә шуңа бәйле, – диелә Роспотребнадзор хәбәрендә.

Яңа ел алдыннан белгечләр якын арада илдә тридемия инфекциясе йоктыручылар саны да артырга мөмкин, дип куркыткан иде. Тридемия дигәндә алар ковид, грипп һәм тагын берәр респиратор чир (аденовирус, бокавирус һ.б.) белән берьюлы авыруны күздә тота. Барысының да билгеләре, нигездә, охшаш, ә нәтиҗәләре шактый аяныч булырга мөмкин, дип кисәтә белгечләр. Тридемия, барыннан да бигрәк, йөрәк-кан тамырларына, үпкәгә бәрүе белән куркыныч.

«ВТ» хәбәрчесе элемтәгә кергән табиблар берьюлы берничә төрле вирус белән авыручылар саны ара-тирә очрый дип белдерсә дә, тридемиядән барлыгы ничә кешенең интегүе билгесез. Һәрхәлдә, Татарстан буенча Роспотребнадзор идарәсендә әлегә андый төгәл санны атамыйлар.

Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының штаттан тыш баш терапевты, Республика клиник хастаханәсенең терапия клиникасы башлыгы Диана Габделганиева сүзләренә караганда, бу чир барыннан да бигрәк, иммунитеты какшаган кеше өчен куркыныч.

– Бүген, дөрестән дә, бик күп кенә респиратор авырулар баш калкыткан чор. Кеше аларның һәркайсы белән аерым-аерым гына да, берничә төрле вирус белән берьюлы да авырырга мөмкин. Монда бар да иммунитетның ни дәрәҗәдә нык булуына бәйле. Әгәр дә кеше яңа гына авырып терелгән, иммунитеты какшаган икән ул яңа вирусларга каршы тора алмаячак. Нәтиҗәдә кеше алдагысы белән чагыштырганда ныграк  чирләргә мөмкин, – ди табиб.

Диана Габделганиева сүзләренә караганда, быел грипп та алдагы елдагылар белән чагыштырганда мәкерлерәк. Грипп белән авырып терелүчеләр арасында йөрәге, үпкәсе зәгыйфьләнеп калучылар шактый икән. Белгечләр февраль – март айларына республикада В тибындагы грипп өстенлек итәчәк дип фаразлый. Анысы җиңелрәк санала, аның белән авырган кешедә җитди өзлегүләр дә сирәк күзәтелә.

– Вируслы чирләрдән саклану өчен прививка ясатудан да яхшысы юк. Кеше күп җыелган урыннарга битлек кимичә чыкмаска, кулларны-битләрне һәрчак юып торырга, урамнан кергәч, борын белән авызны яхшылап чайкарга кирәк. Бүлмәләрне җилләтеп торырга да онытмагыз. ОРВИ белән авырган кеше белән аралашырга туры килсә, алда әйтелгән киңәшләрдән тыш, борынга дару тамызып куюның да артыгы булмас, – ди баш терапевт.

10 нчы шәһәр балалар хастаханәсе баш табибы Лилия Мөхәммәтгатова яшерми: Яңа ел ялларын куркып көткән алар. Бу аңлашыла да. Декабрь азагында аралашканда, балалар арасында авыручылар саны кисәк кенә артып китү турында сөйләгән иде табиб. Ул чорда бер көн эчендә аларның хастаханәсенә караган 34 участокның һәркайсына 20ләп мөрәҗәгать килгән иде.

– Озын Яңа ел ялларын тыныч кына үткәреп җибәрдек. Соңгы ике атна эчендә бездә авыручы балалар саны уртача 1,4 тапкыр кимеде. Хәзер мәктәпләрдә укулар башлангач, авыручылар кабат акрынлап арта башлар дип торабыз, – ди Лилия Мөхәммәтгатова. – Әмма, ничек кенә булмасын, бу – сезонлы күренеш. Шуңа күрә ата-аналар хәвефләнмәсен иде. Баланың температурасы күтәрелсә, ул баш авыртудан зарлана икән, кичекмәстән табиб чакыртырга кирәк. Чөнки бу салкын тию генә түгел, бик күп кенә башка авыруларның да билгесе булырга мөмкин. Баланы үзең дәваларга маташу куркыныч. Вируслы авырулардан саклану өчен исә коронавирус өйрәткән гади генә кагыйдәләрне истә тотарга кирәк. Вакытында гриппка каршы прививка ясаткан кешеләр дә ота. Хәзерге вакытта грипп белән, нигездә, әнә шул прививкасы булмаган балалар авырый.

 


Фикер өстәү