“Бердәм Россия”нең төбәк бүлегендә Гаилә елындагы чаралар турында сөйләштеләр

2024 ел – Гаилә елы кысасындагы чараларны тормышка ашыру һәм яңа проектларны башлап җибәрү. «Бердәм Россия» партиясенең Татарстандагы төбәк бүлегендә узган селектор киңәшмәсендә сүз шул хакта барды. Моннан тыш бердәмроссиялеләр партиянең төбәк бүлекләре бурычларын карады.

Видеоэлемтә режимындагы киңәшмәне партия Үзәк башкарма комитеты җитәкчесе, партиянең Генераль советы Секретаре урынбасары Александр Сидякин уздырды. Чарада Дәүләт Советы Рәисе, партиянең Татарстандагы төбәк бүлеге Секретаре Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.

Дәүләт Думасы Рәисе урынбасары, партия Генераль советы Секретаре урынбасары Анна Кузнецова билгеләп үткәнчә, Россия Хөкүмәте Гаилә елын уздыру буенча төп чаралар планын раслаган инде. Якын араларда Дәүләт Думасының тиешле эш планын раслау күздә тотыла. Төбәкләр үзләренең чаралар планын тәкъдим итәчәк. «Төп бурычларыбызның берсе – төбәкләрнең иң яхшы эшен җәелдерү», – диде Анна Кузнецова. Аның сүзләренә караганда, партия эшендә гаилә, традицион гаилә кыйммәтләрен саклау һәм үстерү, күпбалалы гаиләләргә, махсус операциядә катнашучыларның гаиләләренә ярдәм итү мәсьәләләренә игътибар биреләчәк.

Фәрит Мөхәммәтшин билгеләп үткәнчә, партиянең Татарстандагы төбәк бүлеге Гаилә елы кысасында планлаштырылган чараларны гамәлгә ашыруга кушылачак. «Инде бүген үк барлык муниципалитетлар катнашында чаралар планын әзерләргә кирәк, – диде парламент башлыгы. – Безнең өчен бик мөһим проект бу. Төбәк бүлегендә дә, партиянең урыннардагы башлангыч бүлекләрендә дә җитди эш планлаштырабыз». Дәүләт Советы Рәисе партиянең төбәк бүлеге башкарма комитетына әлеге эшне оештырырга кушты.


Фикер өстәү