Шәп шусын! Казанда илнең иң көчле чаңгычылары ярыша

Бу көннәрдә Казан илнең чаңгы үзәгенә әверелде. Башкала читендәге Тынычлык бистәсендә чаңгы ярышлары буенча Россия Кубогының бишенче этабы уза. 11 гыйнварда хатын-кызлар арасында булган беренче ярышта Олимпия чемпионы Вероника Степанова җиңү яулады. Ир-егетләр арасында финишка беренче булып Александр Большунов килде. Гаҗәп түгел.

Өч мәртәбә Олимпия чемпионы Александр Большунов, Савелий Коростелев, Сергей Ардашев, Иван Горбунов, Олимпия чемпионы Вероника Степанова, Мария Истомина, Лидия Горбунова, Дарья Непряева… Исемнәре чаңгы сөючеләргә яхшы таныш әлеге спортчылар бу көннәрдә Казанда ярыша. Татарстан башкаласында Россия Кубогының бишенче этабы уза. Сүз уңаеннан, Александр Большунов белән Вероника Степанова бу сезонда илнең иң көчле чаңгычылары булып санала һәм алар гомуми зачетта беренче урында бара. Димәк, җиңүгә төп дәгъва кылучы да алар.

Кызганыч, Олимпия чемпионнары Юлия Ступак белән Наталья Непряева, Пекин Олимпиадасында ике мәртәбә бронза медальләр откан Александр Терентьев Казанга килә алмадылар. Әмма көндәшлек салкын көнне кыздырырлык дәрәҗәдә булачак. Тынычлык бистәсендәге чаңгы-биатлон комплексы беренче зур ярышны кабул итә. Татарстан спортчылары да үзләрен күрсәтергә тырышачак. Сергей Ардашев – гомуми зачетта икенче урында. Ә хатын-кызлар рейтингында сигезенче һәм тугызынчы урыннарда Лидия Горбунова белән Дарья Непряева урнашкан.

Ярышлар 11 гыйнварда башланды. Беренче көнне спортчылар 10 чакрым арада ирекле стильдә узышты. Хатын-кызлар ярышында финишка беренче булып Вероника Степанованың килүе гаҗәп түгел. «Казандагы трасса миңа ошады. Чөнки җиңдем. Кемнең күпме салат ашаганын белдек. Әмма мин 1 гыйнварда күнегүләр ясый башлаган идем инде. Казандагы барлык ярышларда чыгыш ясарга җыенам», – диде ул. Ә ирләр арасында 15 чакрымны беренче булып, алдан көтелгәнчә, Александр Большунов узды. Бу аның быелгы сезондагы рәттән 13 нче җиңүе! Татарстаннан Иван Горбунов финишка дүртенче булып килде.

13 гыйнварда спортчылар класстик стильдә ярышачак. Ә 14 гыйнварда алар скиатлон узышына чыгачак. Ярышларны килеп караган өчен акча түлисе юк. Моннан тыш, чаңгычыларның чыгышын «Матч ТВ» каналыннан да күрергә мөмкин. Чаңгы-биатлон комплексында күңел ачу чаралары да җитәрлек булачак.

Татарстанның Чаңгы узышлары федерациясе фотосы

 

 

 

 

 

 

 

 

 


Фикер өстәү