Һава шартлары начар булу сәбәпле, Татарстанда автобус һәм йөк машинасы хәрәкәте чикләнде

Татарстанда һава торышы бозылу сәбәпле, федераль юлларда шәһәрара автобуслар, маршрут таксилары һәм йөк машиналары хәрәкәте вакытлыча чикләнде. Чикләүләр 15.00 сәгатьтән һава шартларын яхшырганчыга кадәр кертелә, дип хәбәр итә «Татар-информ».

«Волго-Вятскуправтодор» автомобиль юллары федераль идарәсендә автомобиль юлларының нинди участокларында чикләүләр кертелүен билгеләп үттеләр. Шулай итеп, түбәндәге юлларда хәрәкәтне чикләделәр:

М7 Мәскәү — Владимир — Түбән Новгород — Казан — Уфа;

М7, Ижевск һәм Пермьга бару юллары;

М7, Кировка бару юлы;

Р241, Казан — Буа — Ульяновск;

Р239 Казан — Оренбург — Акбулак — Казахстан Республикасы белән чик;

Р239, Аэропортка бару юлы;

А295 Йошкар-Ола — Яшел Үзән — М7 «Идел» автомобиль юлы;

А151 Цивильск — Ульяновск.

 


Фикер өстәү