11 гыйнвар тарихта ниләр белән истә калды?

Бөтенроссия тыюлыклар һәм милли парклар көне

Бәйрәм 1997 елда Кыргый табигатьне саклау үзәге һәм Бөтендөнья кыргый табигать фонды (WWF) башлангычында гамәлгә куела.

1916 елда Россиядә беренче дәүләт тыюлыгы – Баргуз оештырыла һәм, еллар үтү белән, тыюлык халыкара танылу ала: 1986 елда ЮНЕСКО карары белән ул биосфера тыюлыгы дәрәҗәсе ала һәм биосфера резерватлары челтәренә кертелә.

Хәзерге көндә илдә 40,7 млн гектар мәйданда аеруча сакланыла торган табигый территория – 101 дәүләт табигый тыюлыгы һәм 40 милли парк бар. Ә Татарстан биләгән гомуми мәйданның 2 проценты – 135,2 мең гектар табигый территория шундый ук дәрәҗәдә аеруча сакланыла.

 

Халыкара «Рәхмәт» көне

«Рәхмәт» дигән сүз беренче тапкыр XVI гасыр ахырында басылган француз сүзлегендә барлыкка килә дип санала. Рус сүзе шул ук вакытта барлыкка килә. Ул рәхмәт белдерүче «Спаси Бог» фразасыннан килеп чыга.

Галимнәр фикеренчә, рәхмәт сүзләре тылсымлы сыйфатларга ия. Алар ярдәмендә кешеләр бер-берсенә шатлык бүләк итә, шулай ук игътибар күрсәтә һәм уңай хис-кичерешләр тапшыра.

 

Кызлар приюты

1844 елның 11 гыйнварында Казанда сәүдәгәр Александр Крупеников инициативасы белән кыз балалар өчен приют ачыла. 1844 елның 15 гыйнварында аңа император Николай I хөрмәтенә «Николаевский» исеме бирелә. Беренче попечителе Казан губернаторы Шиповның хатыны була. Аның ире приютны төзүгә 3 мең сум акча бирә, аның үрнәге буенча сәүдәгәрләр – Александровлар, Тагановлар һәм Щербаковлар да шактый акча бирәләр. Шәһәр магистраты хәзерге Бауман урамында ике катлы таш йортны бушлай бүлеп бирә. Башта приют 30-50 кызга исәпләнгән була. Әмма беренче айларда ук  80 бала кабул ителә, 1894 елда анда 115 бала була, шуларның 60ы даими яши һәм 55е килеп йөри торган була. Приют 1917 елда ябыла.

 

Беренче лотерея

1569 елның 11 гыйнварында Англиядә тарихта искә алынган беренче лотерея уйнатыла. Уен Лондонның Изге Паул соборы бинасында уза. Ул вакытта Англия казнасында акча җитми, Королева Елизавета I дәүләт лотереясе үткәрергә, ә кергән барлык акчаны җәмәгать файдалануындагы биналарны төзүгә һәм реконструкцияләүгә кертергә карар итә. Ул вакытта 40 меңгә якын лотерея билеты басыла. Уңышлы лотерея 1569 елда Иске портларны реставрацияләргә, ә соңыннан җәмгыять ихтыяҗлары өчен акча кертергә мөмкинлек бирә.

 

 


Фикер өстәү