Рөстәм Миңнеханов ЮНЕСКО эшләре буенча комиссиясе җаваплы сәркатибе Григорий Орджоникидзе белән очрашты

Аңлашу һәм җаваплылыктан курыкмау. Татарстанның ЮНЕСКО кебек абруйлы халыкара оешма белән күпьеллык хезмәттәшлеге нигезендә беренче чиратта шул сыйфатлар ятадыр.

Республика ЮНЕСКО белән ныклап торып якынаюны 1983 елда башлый. Ул елны, тууына 800 ел тулу уңаеннан, Кол Гали исемен ЮНЕСКОның истәлекле көннәр календарена кертәләр. Соңрак бу исемлектә Габдулла Тукай да урын ала. 2000 елда исә Казан Кремле комплексы ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы исемлегенә кертелә. Бер елдан соң республиканың рәсми делегациясе ЮНЕСКО штаб-фатирына барып, Татарстан һәм оешма арасындагы хезмәттәшлек турындагы беркетмәне имзалыйлар. Документ нигезендә, Татарстан «ЮНЕСКО – дөнья төбәкләре» кысасында эш итүче беренче дәүләт булып таныла. Билгеле, бу вакыйгаларда республиканың беренче Президенты Минтимер Шәймиев шәхесе, башлап йөрүе дә әһәмияткә ия. Хәзер исә ЮНЕСКО саклавындагы корылмалар өчәү: Кремльдән тыш, Зөя утрау-шәһәрчеге белән «Болгар» музей-тыюлыгы да дөньякүләм әһәмияттәге корылмалар исемлегенә кертелде.

Күркәм эшләр әле дә дәвам итә. Казанны ЮНЕСКО комитетының 45 нче сессиясен уздыру урыны итеп сайлаулары да җаваплылык һәм ышаныч, озак еллар нәтиҗәле эшләүнең җимеше булмый ни булсын. Бу очрашу әле тагын да күбрәк башлангычларга юл ачар. Дөнья күләмендә бу җәһәттән «Татарстан моделе» дигән аты бар инде республиканың.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның ЮНЕСКО эшләре буенча комиссиясе җаваплы сәркатибе Григорий Орджоникидзе белән очрашуы да матур гамәлләрнең дәвамы, яңа уртак проектлар турында сөйләшүенә бәйле булды. Республика Президенты аңа күпьеллык нәтиҗәле хезмәттәшлеге һәм төбәктә тарихи мирас объектларын булдыруга керткән өлеше өчен «Татарстан алдындагы казанышлар өчен» ордены медален тапшырды. Очрашуда республиканың Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев катнашты.

Сүз уңаеннан, Григорий Орджоникидзе Казанга эш сәфәре белән килде. Ул ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы комитетының 45 нче сессиясен уздыруга әзерлек мәсьәләләре буенча киңәшмәдә, шулай ук Россиядә ЮНЕСКО кафедраларының координацион комитеты утырышында катнашачак. Кунакның ТИСБИ студентлары белән очрашуы да көтелә.


Фикер өстәү