Россия һәм Украина 86шар хәрби әсир белән алышкан. Бу хакта Россия Федерациясенең Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкиле Татьяна Москалькова белдергән. “86га 86 форматы буенча әсирләр алышуны раслыйм”, – дигән ул. Бу хакта “РИА-Новости” яза.
Омбудсмен шулай ук якларның 24 февральдән бирле инде берничә тапкыр әсирләр белән алышканлыгын әйткән. Аерым алганда, ерак араларга йөрүче 6 шофер азат ителгән. 90 “дальнобойщик” буенча эш алып барыла.
Шул ук вакытта Россиянең уннан артыграк диңгезчесе әсирлектә калуын дәвам итә: аларга илгә кайту мөмкинлеге бирелми. Моннан тыш “Росатом”ның 4 хезмәткәрен алышу мәсьәләсе әлегәчә хәл ителмәгән.