Сәрия Сабурская Кеше хокуклары көне белән котлады

Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская республика халкын Халыкара кеше хокуклары көне белән котлады/

«Бу бәйрәмне БМО Генераль Ассамблеясе сугыштан соң 1950 елның 4 декабрендә раслый. Әлеге көн 1948 елның 10 декабрендә Кеше хокуклары гомум декларация кабул ителү хөрмәтенә сайлап алынган. Декларация бөтен дөньяда кеше хокукларын тану юлында беренче адым була һәм хәзерге вакытта демократик һәм хокукый дәүләт булдыруда һәм үстерүдә аерым роль уйный. Анда барлык кешеләргә хас төп хокуклар һәм ирекнең төп нигезен һәр кеше өчен һәм тигез дәрәҗәдә дип, гомум тану тора.

Татарстан Республикасы 20 ел элек Россиядә беренчеләрдән булып Татарстан Конституциясенә ярашлы рәвештә, кеше һәм граждан хокукларына һәм ирекләренә дәүләт яклавы, аларны яклауга һәм хөрмәт итүгә дәүләт органнары, җирле үзидарә органнары һәм вазифаи затлар булышлык итү гарантияләрен көчәйтү максатыннан Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил — омбудсман вазифасын булдырды.

Артып барган куркынычлар шартларында кеше хокукларын саклауга, шәхеснең хокукый культурасын тәрбияләүгә бигрәк тә зур игътибар бирү мөһим. Бу эштә дәүләтнең һәм барлык гражданлык җәмгыятенең уртак тырышлыгы кирәк. Без Татарстан Республикасында эшне шулай оештырырга уйлыйбыз.

Татарстан Республикасы Конституциясендә: «Кеше, аның хокуклары һәм ирекләре югары байлык булып тора. Кеше һәм граждан ирекләрен һәм хокукларын тану, саклау һәм яклау — Татарстан Республикасы бурычы», дип язылган. Икътисади һәм социаль өлкәләрдә планлы сәясәт, мәгариф, сәламәтлек саклау мәсьәләләренә игътибар, динара һәм милләтара татулыкны ныгыту — республиканы уңышлы үстерү нигезе булып тора, ә димәк — кеше һәм граждан хокукларын һәм ирекләрен саклауга һәм хөрмәтләүгә нигез булып тора.

Сезне чын йөрәктән барлык хокук сакчылары һәм үз коллегаларым — бүген һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтүче Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилләрне бәйрәм белән котлыйм. Республиканың шәһәрләрендә һәм районнарында эшләүче Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең җәмәгатьчелек ярдәмчеләренә, иҗтимагый оешмаларга, массакүләм мәгълүмат чараларына кеше хокуукларын яклауда күрсәткән хезмәтләре өчен тирән рәхмәтемне белдерәм.

Татарстан халкын Халыкара Кеше хокуклары көне белән котлыйм. Бүгенге бәйрәм демократия принципларында төзелгән безнең җәмгыятьтә тынычлык һәм татулык символы булсын. Барыгызга да тынычлык, хөрмәт, татулык, күңел күтәренкелеге, сәламәтлек һәм киләсе көнгә ышаныч телим», диелә котлауда.


Фикер өстәү